Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суслонгер сүзен ишетүгә тәннәр чымырдый – якташыбыз истәлекләре

Тарихи Нюрнберг процессы барышын телеграф аша турыдан-туры Мәскәүгә хәбәр итеп торуда катнашкан авылдашыбыз Нургали абый Нуриәхмәтов (1926-1996) турында язма әзерләгәндә ("Тарихи процесс хәбәрчесе", "Хезмәт даны", 30.08.2011) улы Ильясның рөхсәте белән аның шәхси архивы белән танышырга туры килде. Документлар арасыннан язылып та, ниндидер сәбәпләр белән газеталарга җибәрелми калган бер мәкалә чыкты....

Тарихи Нюрнберг процессы барышын телеграф аша турыдан-туры Мәскәүгә хәбәр итеп торуда катнашкан авылдашыбыз Нургали абый Нуриәхмәтов (1926-1996) турында язма әзерләгәндә ("Тарихи процесс хәбәрчесе", "Хезмәт даны", 30.08.2011) улы Ильясның рөхсәте белән аның шәхси архивы белән танышырга туры килде. Документлар арасыннан язылып та, ниндидер сәбәпләр белән газеталарга җибәрелми калган бер мәкалә чыкты. Сугышка кергәнче, Нургали абый яшьтәшләре белән Суслонгерда ярты ел чамасы хәрби әзерлек үтә. Авылдан чыгып киткән 17 яшьлек малай-егетләргә Суслонгерда җиңел булмаган, язма шул хакта. Суслонгерда булган хәлләр күп еллар рәсми даирәләр тарафыннан сер итеп сакланды. Бары 80нче еллар ахырында, хәбәрдарлык чорында, вакытлы матбугатта бу темага кагылышлы язмалар күренә башлады. Нургали абый да шул язмаларны укыганнан соң язарга уйлаган. Язманың башында ул М.Шәриповның "Социалистик Татарстан" газетасында 1989 елның 19 октябрендә чыккан "Нинди җир ул Суслонгер" дигән мәкаләсен укуын һәм үзенең дә шул хакта язарга уйлавы турында искәрмә ясый. Шуңа күрә язманың исеме "Без дә анда булдык" дип атала. Соңгы вакытта район газетасында да бу темага кагылышлы язмалар басылгач, бу мәкаләне үзгәртүләрсез газетага тәкъдим итәргә булдым.

Заһит ШӘМСЕТДИНОВ, Чишмәбаш авылы

1943нче елның ноябрь башында без, 1926нчы елда туганнар, медицина комиссиясе үттек. Авырлыкларны да үлчәделәр. Күбебез 45-48 килограмм килде. Армиядә хезмәт итәргә яраклы дип таптылар, кулга повестка тоттырдылар.

Вакыт җитте, без Кукмара тимер юл станциясендә поезд көтәбез. Китәбез. Кая? Билгесез. Аркада зур булмаган катомка. Катомкада кружка, кашык, сөлге кебек көн дә кирәк әйберләр. Күп өлешен бәрәңге кушып пешерелгән ипидән киптерелгән сохари алып тора. Аз булса да ит, май кисәкләре дә юк түгел.

Пассажир поезды килде: озатулар, аерылышулар, кочаклашу, үбешү, күз яшьләре. Машинист гудок бирде, поезд кузгалды. Хуш, Кукмара! Хуш, туган-үскән яклар! Күзләр вагон тәрәзәсендә. Менә яулык болгаучылар күренмәс булды.

Кырлар ала-кола. Кар юка әле. Кичкә таба поезд "Сурок" дигән тимер юл станциясендә туктады. Сурок - безнеңчә йомранга охшаш җәнлек - байбак була икән. Безгә вагоннардан төшәргә приказ бирелде.

Сораштырабыз, иснәнәбез. Мари АССР территориясе икән. Баш шәһәре - Йошкар-Олага җитәргә 40 чакрым бар. Бу урыннарны Суслонгер дип атап йөртәләр. Монда 46нчы запастагы бригада (берничә полктан торган гаскәри берләшмә) урнашкан.

Тирә-як куе урман. Комлы җирләр. Юан-юан, башлары күккә ашкан, шәмдәй төз наратлар үсә. Ара-тирә каен, усак та күренгәли. Мондый урманда Габдулла Тукай әйтмешли, байбагы да, Шүрәлесе дә, башкасы да булыр. Бер чакрым чамасы урман эченә керәбез. Землянкаларның түбәләре күренә башлады. Туктадык. Безне роталарга бүлделәр. Без автоматчылар ротасы составына кердек. Барыбыз да Кукмара районыннан. Күбебез татарлар, тагын керәшен татарлары, удмуртлар һәм бер рус егете дә бар. Ул татарча белә, тәрҗемәче вазыйфасын да үтәде. Без русча начар "сукалыйбыз" бит әле.

Менә землянкага керәбез. Землянка зур, ат конюшниен искә төшерә. Кечкенә тәрәзәләр, ярым-караңгы. Монда бер рота, ягъни 120ләп солдат сыя икән. Ике як стена буйлап өч катлы ялангач сәндерәләр сузылган. Сәндерәләрнең һәр катында 4 солдат йоклаячак. Урыннарны күрсәттеләр. Землянка уртасыннан 3 тимер мич тезелгән. Электр, радио, газета-журналлар, плакатлар күрмәссең. Монда 6 ай торачакбыз, аннан соң фронтка. Икенче көнне командирлар безне урман эченә алып киттеләр. Анда каен чыбыкларыннан мата үрдек, мендәр тышына нарат ылыслары тутырдык. Шулай итеп, матраслы, мендәрле булдык. Шундың өстенә, 4 кешегә бер одеял, бер простыня бирделәр. Ятак урыны әзер.

Мунча кердек, хәрби киемнәр өләштеләр. Киеп килгән чабаталар, ямаулы киемнәр землянка чормасына очтылар. Төшке ашка ашханәгә барабыз. Ашханәдә багана утыртып, ике сайгак кадакланган өстәлләр. Идән җәелмәгән, аяк асты ком. Аш килде. И, Хода! Аш өстендә йолдызчыклар җемелдәми, берничә өшегән бәрәңге, кәбестә һәм шулпа. Аның калориясе күпме генә булгандыр инде. Кем үлчәгән! Икенче тәлинкәдә өшегән бәрәңге боламыгы иде. Ит, май дигән сүзләрне онытырга туры килә.

Сугыш... сугыш... Фронтка күп кирәк бит дип үзебезне юатабыз. Сугыш кына гаепле булды микән? Каргышның, ләгънәтнең иң олысы фашистлар башына төшсен! Тагын кеше башына 600 грамм ипи бирелергә тиеш, ләкин авызга килеп җиткәнче 400-500 грамм кала микән. Мондагы тәртипсезлекне, урлашуны әйтеп-сөйләп бетереп булмый.

Занятиеләр башланды. "ППШ" маркалы автоматлар бирделәр. Әйбәт корал, әрсез. Ком керсә дә, су керсә дә ата диләр. Шунысы начар, йөгергәндә 72 патрон сыешлы чүмеч кадәр патрон савыты арканы төяме-төя. Соңыннан мөгезсыман патрон савыты чыкты. Монысы әйбәт, аркага сыланып кына тора. Запасын итек кунычына да, кесәгә дә тыгып була. Рәхмәт конструкторга.

Тактик занятиегә 3 чакрым ераклыктагы полигонга (хәрби өйрәнүләр өчен мәйдан) барабыз. Анда көн саен бер нәрсә: түш белән шуышабыз, "ура" кычкырабыз (ач, хәлсез булганлыктан "ура" тавышы үзебезнең яннан еракка китми һәм "дошман"га каршы һөҗүмгә күтәреләбез. 6 сәгать буена шул. Әйтерсең лә фронтта гел түш белән генә шуышасы, башка нәрсәне белү кирәк түгел. Алты айга өч тапкыр автоматтан өчәр патрон атканбыздыр. 9 патрон атып, автоматтан төз атарга өйрәнү мөмкинме? Дошманны кыра алырбызмы?

Политзанятиеләр үткәрелми. Илдә, дөньяда, фронтта нинди хәлләр бар? Белмибез. Безнең башыбызда ничек кенә тамак туйдыру кайгысы.

Төшке аштан соң һәр көн 2-3 чакрым урман эченә утынга барабыз. Якыннан кисәргә ярамый, маскировка кирәк. Наратны кисеп аударабыз. Ике метр озынлыктагы кисәкләргә турыйбыз. Шуны ике солдат җилкәләренә күтәреп ашханәгә, пекарняга, землянкага ягу өчен алып кайталар.

Берничә ай вакыт үтте. Ачыктык, хәлсезләндек. Беркөн табиб килеп безнең авырлыкны үлчәде. Гәүдәләрнең авырлыгы 8-10-12 килограммга кадәр югалган. Ничек йөргәнбез, яшьлек күтәрә, күрәсең. Бик нык ябыккан иптәшләрне тазарту батальонына җибәрделәр.

Төнлә, ишек төбендә, кечкенә өстәл янында дневальный тора. Өстәл өстендә күгәргән консерва банкасына мылтык мае салынган, шуңа филтә тыгылган кысык лампа пыскый. Тимер мич тирәсендә шәүләләр күренә. Болар өшегән бәрәңгене, юка телемнәргә кисеп, тимер мичкә сылыйлар. Күрәсең, алар станциягә вагоннан бәрәңге бушатырга барганнардыр. Землянка салкын, чыш-пыш килеп янган чи утыннан җылысы шуның кадәр генә.

Бервакыт корчаңгы авыруы таралды. Авыручыларны бер землянкага җыйдылар. Алар анда шәрә килеш, бөтен гәүдәләрен сары мазь белән майлап, берәр атна ятарга мәҗбүр булдылар.

Ботинкалар югала башлады. Бөтен киемнәрне баш астына салып йоклый башладык. Одеялны баш очындагы кадакка бәйлибез, чөнки төнлә югалачак. Ботинкасызлар занятиегә бармыйлар. Аларга чабата кидертәләр, обмотканы тезгә кадәр чорнаталар (моннан да күңелсез җан иясе бар микән?) Алар землянка тирәләрен, юлларны кардан чистарталар. Бу чын мәгънәсендә, солдатны мәсхәрәләү, аннан көлү иде. Безне шулай "чыныктырдылар".

Шушы хәлләрне күргәннән соң, хәзер 46 ел вакыт үткәч тә, Суслонгер сүзен ишетүгә тәннәр чымырдап китә. Менә шундый җир иде ул Суслонгер. Анда булган кайбер иптәшләр белән очрашабыз, туганнарча кочаклашабыз. Авыр сугыш елларын, Суслонгерны искә алабыз.

Нургали НУРИӘХМӘТОВ, Чишмәбаш авылы

Фото: http://wikimapia.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk