Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугышлар чыга күрмәсен!

Мин 1940 елда дөньяга килгәнмен. Быел июнь аенда 75 яшемне тутырам. Әнкәйнең унике баласыннан бер мин генә исән-сау инде. Ун туганым сугышка кадәр һәм сугыш чорында вафат булганнар. Безгә сугышның ачлыгын да, яланачлыгын да татырга туры килде. Мин биш класс укыганнан соң, эшә чыктым. Без, малайлар, атка утырып йөрергә кызыгып,...

Мин 1940 елда дөньяга килгәнмен. Быел июнь аенда 75 яшемне тутырам. Әнкәйнең унике баласыннан бер мин генә исән-сау инде. Ун туганым сугышка кадәр һәм сугыш чорында вафат булганнар. Безгә сугышның ачлыгын да, яланачлыгын да татырга туры килде. Мин биш класс укыганнан соң, эшә чыктым. Без, малайлар, атка утырып йөрергә кызыгып, өлкәннәргә ат җигәргә булыша идек. Җәй көне камытны - арбага, ә кышын чана башына басып кидергәнебез хәтергә сеңеп калган. Безнең баштан кичкәннәрне яшь буынга күрергә язмасын, сугышлар чыкмасын. Хәзерге тормышка сөенеп бетә алмыйм, бик рәхәт яшибез, Аллага шөкер.

Котдус ШАЯХКӘМОВ, Мәмәшир авылы

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk