Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш вакытында солдатларның күрмәгәннәре калмый

Туеш авылында яшәүче 42 яшьлек Хәбибулла Гайнановны Кукмара хәрби комиссариаты сугыш башлануның беренче көнендә үк яу кырына җибәрә. Ләкин ул сугышка барып җитми. Бераздан аның Киндеркүл авылыннан бер иптәше белән Арча районында булуы турында хәбәр килә. 41нче елның көзендә Хәбибулланың каенсеңлесе Марзыя апа белән Киндеркүл кешесенең хатыны солдатлар янына Арчага...

Туеш авылында яшәүче 42 яшьлек Хәбибулла Гайнановны Кукмара хәрби комиссариаты сугыш башлануның беренче көнендә үк яу кырына җибәрә. Ләкин ул сугышка барып җитми. Бераздан аның Киндеркүл авылыннан бер иптәше белән Арча районында булуы турында хәбәр килә. 41нче елның көзендә Хәбибулланың каенсеңлесе Марзыя апа белән Киндеркүл кешесенең хатыны солдатлар янына Арчага баралар. Күрешкәч, аларның киемнәрен юып, ашатканнан соң, көч-хәл белән йөк поездына утырып кире кайталар.

Арчадан солдатларны Суслонгерга җибәрәләр. Анда запастагы 46нчы бригада урнашкан була. Бераз урман эченә кергәч, ат абзарын хәтерләткән, ярымкараңгы, кечкенә генә тәрәзәле землянкалар күренә. Анда 120ләп солдатны урнаштыралар, сәндерәләрнең һәр катында дүртәр солдат йоклый. Солдатларны мунча кертеп, хәрби киемнәр бирәләр. Ашау ягы бик начар була - ашта бер өшегән бәрәңге, кәбестә һәм шулпа. 600әр грамм икмәк бирелергә тиеш булса да, солдатларга килеп җиткәнче ул 400 граммга гына кала... Алар, күгәргән консерва банкасына мылтык мае салып, фитиль яндыралар. Тимер мич өсләрендә өшегән бәрәңгеләрне турап, киптереп ашыйлар.

Тактик занятиеләргә солдатлар өч чакрым ераклыктагы полигонга баралар. Алар һәр көнне түш белән шуышып, "урра" дип кычкырырга тиеш булалар. Ләкин ач һәм хәлсез солдатларның тавышлары үзләреннән ерак китми. Төшке аштан соң бичара ир-егетләр нарат агачларын кисәләр һәм җилкәләренә күтәреп, ашханәгә, пекарняга, землянкага ягу өчен алып кайталар. Авыр эштән солдатлар ябыгып, коры сөяккә кала, йогышлы авырулар да читләтеп үтми. Корчаңгы иярткәннәрнең барысын да бер землянкага җыялар. Бервакыт солдатларның ботинкалары югала башлый. Шуннан соң алар бар булган киемнәрен баш астына салып йоклыйлар. Ботинкасы булмаганнар чабата киеп йөри, аларны занятиегә җибәрмичә, кар көрәттерәләр, чыныктыралар.

Хәбибулланы бераздан Уралдагы Чиләбе шәһәренә җибәрәләр. Андагы трактор заводы үзенең эшчәнлеген үзгәртеп, 1941 елда ук танклар чыгара башлый. Эш вакытлары 16-18, хәтта 20шәр сәгатькә сузыла. Тәүлеккә 20 танк һәм авыр хәрби машина эшләп чыгарырга тиеш булалар. Ач һәм йокламаган хәлдә солдатлар икешәр, өчәр норма үти. Тәмам ябыккан, тимерләр тутырылган авыр ящикларны да күтәрә алмас хәлгә килгән Хәбибулланы өенә кайтарып җибәрәләр.

Сугышка алынганда хатыны биш бала белән калган була, алтынчы сабые Хәбибулла сугышта вакытта туа. Газиз кешеләре янына авырлыклар белән кайтып җиткән, арган, йончыган, сәләмә киемле ирне хәтта балалары да танымый. Солдатның шинеле бетләрнең күплегеннән "селкенеп" тора. Өйдән йөгереп чыккан хатыны ирен исән-сау күрүгә сөенеп бетә алмый. Бик тырыш хатын була ул - колхозда да эшли, икмәк тә пешерә, авыл почтасын да тарата, балаларын һәм авыру ирен дә тәрбияли. Әкренләп балалары да кул арасына керә башлыйлар. Көннәр шулай үтә тора. Сугыш та бетә. Хәбибулланың олы улы Сәмигулла солдат хезмәтен Одессада уза, ике тапкыр машинасы белән хәрби парадта катнаша. Калган малайлары да үзләренең Ватан алдындагы изге бурычларын тиешенчә үтиләр. Гаиләдә җиденче бала булып бер кызчык туа. Әмма Хәбибулла гына аннан соң озак яшәми, 52 яшендә мәңгелеккә китеп бара. Балалары әниләре Мәликәне дә кадер-хөрмәттә яшәттеләр. Ул кече улы Фәрит гаиләсендә яшәп вафат булды.

Әминә ГАЙНАНОВА, Кукмара

фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk