Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш урлаган яшьлек

Язмамның геройлары - хезмәт ветераны Наилә апа һәм сугыш ветераны Мөхәррәм абый Гыйльфановлар Купка авылында яшиләр.

Мөхәррәм абый моннан 86 ел элек дөньяга аваз сала. Балачак һәм үсмер еллары һәрбер балага хас булганча күңелле хатирәләр белән генә исендә калган аның.
Шау-гөр килеп өлкәннәр һәм яшьләр язгы кыр эшләрен тәмамлап йөргән мәлдә авылга шомлы хәбәр тарала: "Илдә сугыш башланган!" Нишләргә? Озаккамы? Күпме дәвам итәр, беркем берни белми. Авыл улларын, ирләрен, оныкларын сугыш дигән афәткә көн дә озатып тора.
1943 елның 3 ноябрендә Мөхәррәм абыйга да сугышка чакыру килеп төшә һәм ул шул көннән илебез азатлыгы өчен көрәшкә чыгып китә. Казанда ике атналык укуларда булганнан соң, Мәскәүгә, Мәскәүдән Украина фронтына җибәрәләр аны. Беренче чирканчыкны Польша чигендәге Бух елгасы янында 17 танк белән немецларга каршы контратакага күтәрелгәндә ала ул. Атыш вакытында батальон командиры белән 75 кеше янып үлә, бары тик 7 кеше генә исән кала. Танкларны ремонтлап, төзәтеп тагып алга ыргылалар алар, Весла елгасына барып җиткәч, яңадан командалары туплана. Ә инде Одер елгасы ярларындагы урманга көч җыярга туктагач, немецлар снаряд яудырып шактый сугышчыны кыралар. Бу вакытта да язмыш Мөхәррәм абыйга тормыш бүләк итә. Аларның гаскәре Одер елгасы ярыннан бертуктамый Берлинга кадәр бара. Шәһәр урамнарында 2 майга кадәр сугыш дәвам итә. 2 майда Рейхстаг янында Мөхәррәм абыйның аягы яралана. Җиңү көнен госпитальдә каршылый якташым. 5 ай госпитальдә ятканнан соң, янә ул үзенең 36нчы танк бригадасын эзләп таба. Сугыш беткәннән соң да тиз генә туган ягына кайтмый әле авылдашым, 1950 елның 10 октябренә кадәр хезмәт итә.
Авылда ул төрле эшләрдә эшли, ә урып-җыю чорында комбайнга утыра.
1953 елны Наилә исемле сылуга өйләнеп, гаилә коралар алар. Наилә апа да аңарчы үз гомерендә күп авырлыклар, югалтулар кичергән була. Сугыш башланганда аңа 13 яшь була. Әтиләрен беренче көннәрдә үк сугышка алалар, өйдә 4 бала кала, ул китеп 1 ай үтүгә, әниләре үлеп китә. Наиләгә - 13, ә иң кечкенәсенә 7 генә ай. Җәй көне үз өйләрендә яшәсәләр, кыш көне - әбиләрендә. Чөнки кышын өйләре суык, ашау юк дәрәҗәсендә. Наиләнең берүзенә 3 баланы тәрбияләргә кирәк. Чоры да нинди бит әле, син бала дип тормыйлар, илгә дә булышырга кирәк. Иптәш кызларын окоп казырга җибәрсәләр, Наиләгә, балалар булу сәбәпле, урман кисәргә туры килә. Яз, көз айларында тишек чабата белән Күкшел, Мәмәшир, Чишмәбаш авылларыннан чана белән орлык ташыйлар. Бер көнне алып кайтсалар, икенче көнне Кукмарага илтеп тапшырырга кирәк. Ә җәйләрен йомырка тутырылган чиләк-көянтә асып Кукмарага барасы. Кыскасы, япь-яшь кыз бала килеш тә Наиләнең эшләмәгән эше калмый - колхоз эшен дә башкара, кассир, хисапчы, телефонистка да була.
1949 елны чит җиргә кирпеч сугарга җибәрәләр аны. "Анда барып эшләгәч, кием-салым, ипи бирәләр иде, шуңа сөенә идек", - дип искә ала ул елларны Наилә апа.
Мөхәррәм абый белән Наилә апа матур тормыш корып инде 60 елга якын бергә гомер итәләр. 7 бала - 3 ул, 4 кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Бүгенге көндә һәркайсы үз оясын корып, әти-әниләрен тәрбия кылып яшиләр. Ә Наилә апаның һаман да кулыннан эш төшми, ияләнгән гадәт буенча һәркөн үзенең яраткан тегү машинасы артына утыра да, балаларын, оныкларын куандырып, ни дә булса тегә ул. Без күргәнне, Ходаем, илгә-көнгә, балаларның балаларына күрсәтмәсен иде, дип һәркөн изге теләктә торалар Мөхәррәм абый белән Наилә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk