Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Строй-Гарант"ның иң күләмле хезмәтләре - Зур Сәрдек һәм Аш-Буҗи балалар бакчалары (+фото)

Районыбызда ел саен яңа объектлар төзү, булганнарын капиталь төзекләндерү буенча күләмле эш башкарыла. Аларның күбесен районда соңгы елларда гына барлыкка килгән берничә төзелеш оешмасы башкара. Моннан биш ел элек 10-15 кешесе белән төзелеш-ремонт эшләренә керешкән "Строй-Гарант" оешмасы бүген 100гә якын төзүчене берләштерә. Төзелешкә нинди һөнәр ияләре таләп ителә - барысы...

Районыбызда ел саен яңа объектлар төзү, булганнарын капиталь төзекләндерү буенча күләмле эш башкарыла. Аларның күбесен районда соңгы елларда гына барлыкка килгән берничә төзелеш оешмасы башкара.
Моннан биш ел элек 10-15 кешесе белән төзелеш-ремонт эшләренә керешкән "Строй-Гарант" оешмасы бүген 100гә якын төзүчене берләштерә. Төзелешкә нинди һөнәр ияләре таләп ителә - барысы да бар, булганнары да тәҗрибәле, алтын куллы. 17се - югары белемле. Күп эшчеләр, элеккеге ПМК-90 оешмасы таралгач, бирегә килгән.
-Белгечләр җитәрлек булгач, эшне график нигезендә алып бара алабыз. Объектның нигезеннән алып, ишек йозагы куюга кадәр барысы да үз көчебез белән башкарыла, - ди оешманың генераль директоры Илсур Шәрипов.
Ә хезмәт күләме аз түгел. Иренмичә, бөртекләп санап чыктык. Быел гына да Татарстанның төрле районнарында 24 фельдшер-акушерлык пунктлары төзегәннәр. 18е инде куллануга тапшырылган. Үз районыбызда да соңгы өч елда сафка баскан модульле медпунктлар шушы оешма егетләре көче белән корылды. Азнакайның "Нефтемаш" заводыннан кайтарылган әзер корпусларны алар көздән салып калдырган нигез өстенә санаулы көннәр эчендә төзеп куялар. Шул арада сантехника, электр, җылылык системасы да үткәрелә. Шундый тизлек, төгәллек, чисталык белән эшләмәсәләр, башка районнар да республиканың махсус программасы нигезендә башкарыла торган бу җаваплы төзелешне аларга йөкләрләр идеме? Хәзер бит төзелеш оешмалары аз түгел, әмма җиренә җиткереп эшләүчеләре сирәк.
Тагын әлеге оешма сигез районда участок ветеринария пунктлары төзегән, аның Янилдә сафка бастырылганы инде кыш айларында ук куллануга тапшырылды. Моннан тыш, полициянең участок инспекторлар йортлары төзү, медпунктлар ремонтлау кебек эшләргә дә алынганнар. Әмма иң күләмле хезмәтләре - Зур Сәрдек һәм Аш-Буҗи халкы күз текәп көтеп торучы 50шәр урынлы балалар бакчалары. Әти-әниләрне сөендереп, аларны август аенда ук файдалануга тапшыру өчен, оешма төзүчеләре атнаның җиде көнендә иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр көч түгә. Төзелеш кырмыска оясыдай кайнап тора. Бинаның эчке ягында бизәү, буяу эшләре барса, тышкы якта төзекләндерү, уен мәйданчыгы, чәчәкләр утырту өчен газоннар ясауга керешкәннәр. Бюджет оешмаларында эшләүчеләр дә төзүчеләргә ярдәмгә килгән.
-Һәр бакча төзелешендә 30ар кеше эшли. Бер көн эчендә генә дә күләмле хезмәт башкарыла: 70 кубометр бетон эретмәсе тотып бетерәбез. Башка төзелеш материаллары белән дә тоткарлык юк, - ди Илсур Шәрипов.
Төзүчеләр арасында яшьләрнең күп булуы күзгә ташланды.
-Коллективның уртача яше - 25-28 тирәсе, - ди оешма җитәкчесе. -Яшьләр күп килә, әле бүген генә дә югары уку йортын тәмамлаган, берничә ел бездә практика үткән бер егет эшкә урнашты. Үзара аңлашып эшләү, кирәк чакта ярдәмләшү булмаса, бер генә коллектив та нәтиҗәле хезмәт куя алмый. Мин үзем шуңа омтылам. Оешмабызның тоткасы булган кадрларга - баш инженер Илгиз Низаметдинов, өлкән прораб Николай Сергеев, директор урынбасары Рамил Әхмәтҗанов, производство-техник бүлек начальнигы Азат Сибгатуллинга мин бик рәхмәтле. Төзелеш эшендә тәмам чарланган прораблар Наил Насыйров, Заһир Ризабетдинов, Раниф Саттаровлар да иртәдән кичкә кадәр объектларда оештыру белән мәшгуль. Ялларда тик тормыйбыз, ул көннәрдә эшләгәннәргә икеләтә хезмәт хакы түләнә.
Түләү дигәннән, оешма җитәкчесе аның күләме турында әйтмәсә дә, Кукмарада сер тормый - хезмәтнең авырлыгына карап, 20-30 мең түләнә дип ишеткәнебез бар. Иң мөһиме - 100 кешегә үзенең торган җирендә хезмәт урыннары булдырылган. Эш эзләп читкә киткән яшьләрнең бик азы гына яңадан әйләнеп кайта бит.
Илсур Шәриповның исеме иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләр арасында да еш ишетелә. Районда зур мәдәни чаралар, спорт ярышлары үткәрү өчен матди булышлык күрсәтүдән дә читтә калмый. Инде ничә ел Казан Сабантуенда районны чагылдыручы милли утарда әлеге оешма егетләре төзегән йорт тирә-юньгә балкып тора. Район үзәк дәваханәсендә сугыш ветераннары өчен палаталар булдыруга да зур өлеш керттеләр.
-Бар нәрсәне дә акча белән бәйләргә ярамый, дөньяда изгелек, ярдәмчеллек, шәфкатьлелек дигән төшенчәләр дә бар. Кешегә бәя шул сыйфатларга карап куела, - дип кабатларга ярата Илсур Шәрипов.
Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk