Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль хезмәтләр җыелмасын алу өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондының район бүлекчәсенә барып, гариза язарга кирәк

Өлкәннәр, инвалидлар 1 октябрьгә кадәр социаль пакеттан файдалану-файдаланмау турында нык уйланып, дөрес карар кабул итәргә тиеш. Аннан соң ел дәвамында бу карарны үзгәртеп булмаячак. Социаль пакеттан баш тартучылар аена 716,40 сум, ягъни елына 8596,8 сум акча ала. Әмма чир көчәеп китсә, бу акчаларга гына кирәкле дару алып булмаячак. Мәсәлән, шикәр...

Өлкәннәр, инвалидлар 1 октябрьгә кадәр социаль пакеттан файдалану-файдаланмау турында нык уйланып, дөрес карар кабул итәргә тиеш. Аннан соң ел дәвамында бу карарны үзгәртеп булмаячак. Социаль пакеттан баш тартучылар аена 716,40 сум, ягъни елына 8596,8 сум акча ала. Әмма чир көчәеп китсә, бу акчаларга гына кирәкле дару алып булмаячак. Мәсәлән, шикәр авыруын дәвалау өчен елына, аның төренә карап, 62,5 мең сумга кадәр, күкрәк бизендәге яман шешне дәвалау өчен 1,4 мең сумнан 1 миллион 265 мең сумга кадәр, үпкәдәге яман шешне - 42,6 меңнән 1 миллион 34 мең сумга кадәр, ашказаны-эчәктәге яман шешне - 99 меңнән 1 миллион 285 мең сумга кадәр, бронхиаль астманы - 3-32 мең сумга, эпилепсияне дәвалау өчен 7,7 меңнән 178 мең сумга кадәр акча кирәк.
Федераль программаны финанслау күләме анда торган гражданнар саныннан чыгып исәпләнә. Димәк, социаль пакетны сайлаган кешеләр күбрәк булган саен, акча да күбрәк бүленә, дигән сүз. Бу исә кыйммәтле препаратларга мохтаҗ авыруларга ярдәм итү мөмкинлеген арттыра. Бүген хәлегез уңай булып, кыйммәтле дарулар кулланмыйсыз икән, социаль пакеттагы акчаларыгыз югала дип борчылмагыз - алар бик нык авыручыларны дәвалауга китәчәк. Әлеге программада катнашу әнә шулай бер-береңә ярдәм итәргә мөмкинлек тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев