Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соңарган очрашу

Уйлар, уйлар... Бу уйларның чиге бар микән? Алар сине чолгап алалар да, күңелләрне йомшартып елаталар, елмайталар, җаныңа үтеп кереп газаплыйлар. Үзенең ятим каласын сизгәндәй көн-төн елаган сабыйның әнисен табиблар бер атна буе үгетлиләр. "Баланы ташлау зур гөнаһ", - дип куркытып та, оялтып та карыйлар. Бернәрсәгә исе китмәгән яшь хатын бер...

Уйлар, уйлар... Бу уйларның чиге бар микән? Алар сине чолгап алалар да, күңелләрне йомшартып елаталар, елмайталар, җаныңа үтеп кереп газаплыйлар.
Үзенең ятим каласын сизгәндәй көн-төн елаган сабыйның әнисен табиблар бер атна буе үгетлиләр. "Баланы ташлау зур гөнаһ", - дип куркытып та, оялтып та карыйлар. Бернәрсәгә исе китмәгән яшь хатын бер төнне бала табу йортыннан чыгып кача.
"Улым! Бердәнберем! Инде син йоклыйсыңдыр. Күземә йокы керми. Уем - да син генә, әллә ниләр уйлап бетердем. Аптырагач, сиңа шушы хатны язарга керештем. Уйларымнан эчем бушамасмы дим. Бүген сиңа 20 яшь тулды. Инде армиягә дә барып кайткансыңдыр. Кемнәр озатты икән сине анда? Беренче класска мәктәпкә кем җитәкләп барды, кулыңа чәчәк бәйләмнәрен кем тоттырды икән? Шушы уйлар, үкенечле, газаплы еллар мине - кырык яше дә тулмаган хатынны - кырык елга олыгайтты. Сиңа әти буласы кеше белән без сине дөньяга тудырыр өчен генә очрашкан кебек булдык. Хатыны, ике баласы булган кешегә син дә, мин дә кирәк түгел идек. Бала табу йортына хәлемне белергә килгән әнием дә, туганнарым да тәрәзәдән: "Алып чыкма, яшьлегеңне әрәм итмә" - дигән сүзне кабатлап тордылар. Ашарыма акчам, торырга урыным булмагач, бер ялгызым ничек үстерермен дип курыктым шул, курыктым. Юк, юк, син бу сүзләремне аклану дип кабул итә күрмә. Һич алай түгел. Акланудан, үкенүдән ни мәгънә. Кылган гөнаһыма мин әҗәрен алдым инде. Минем беркайчан гаиләм булмады. Инде булмас та. Әниемне дә, туганнарымны да беркайчан кичермәячәкмен. Синнән баш тарткан көнем - иң каһәрле көнем. Бер елдан аңыма килеп, сине эзләтә башлаганда, мин соңарган идем инде. Бала табу йортына килеп, баш табибның аякларына ятып елый-елый кайдалыгыңны сорасам да, әйтмәде. "Теләмәгәч - ташладым, теләгәч - эзли башладым, дип бала күңеле белән шаярмыйлар. Эзләмә, ул бик яхшы урында. Сеңлем, үзең дә аңлыйсың: син нәкъ бер елга соңардың. Оныт аны. Үзеңнең тормышыңны җайларга тырыш. Бәлки, кирәк дип тапса, ул үзе сине эзләп табар", - дип саубуллашты да табиб, бүлмәсеннән этеп үк диярлек чыгарып җибәрде. Кайлардан гына эзләтмәдем үзеңне. Һәркайсының җавабы бер: "Белмибез". Инде өметем сүнде. Мин сине, балам, эзләп таба алмадым. Хәзер хәлем дә юк, хәтта яшәргә дә көчем бетеп бара. Әмма бик күрәсем килә, ни өчен икәнен аңлата да алмыйм. Бәлки гомеремнең соңгы сәгатьләре җиткәнен сизенеп үз гомеремдә бер тапкыр булса да "Улым, балам!" - дип дәшәсем килгәнгәдер. Җан тартмаса да, кан тарта диләр бит. Өйләнеп, үз балаларың булгач, бәлки күңелең йомшарып, үзеңә гомер биргән кешене күрәсең килсә, эзлә мине, улым. Исән булсам, алдыңа тезләнеп бәхиллегеңне сорармын. Дөнья хәлен белеп булмый, әгәр очрашулар насыйп булмаса, ишет, балам, сине күргәнем, кулларыма алып кочканым булмаса да, мин яраттым сине, бөтен җаным белән яраттым. Әти-әниле килеш ятим үсәргә мәҗбүр иткәнебез өчен кичер безне. Хуш, улым, хуш!
"Әниең" дип язып калдырырга хакым юк, шуңа күрә исемемне генә язам, синең бәхетле булуыңны теләп Эльвира..."
Вәсиләнең каршысына килеп туктаган машинадан озын буйлы, киң җилкәле ир чыкты. Исәнләшкәннән соң, күршесе булып яшәгән Эльвираның кайда яшәвен сорады. "Туганыдыр инде", - дип уйлады Вәсилә, егетнең күпереп торган куе чәченә, кап-кара каш астындагы зәп-зәңгәр күзләренә карап. Ул коеп куйган Эльвира иде. Ир-егетнең зәңгәр күзләрендә моңсулык, сагыш, гаҗизлек ярылып ята.
-Нәрсә булды, әллә берәр кайгылы хәбәр алып килдегезме, Ходаем?! - дип әйткәнен сизми дә калды Вәсилә.
Ир-егет әйтергәме, юкмы дигәндәй кулларын чалбар кесәсенә бер тыкты, бер алды. Аннан бер карарга килеп:
-Эльвира - минем әнием ул, - диде.
Вәсиләнең аптырабрак калуын күреп, сүзен дәвам итте:
-Минем аны беркайчан да күргәнем булмады. Ул мине бала тудыру йортында ук калдырып чыккан. Бу турыда мине уллыкка алган әти-әнием армия срогын үтәп кайтканнан соң сөйләделәр. Шул көннән соң мин аны эзли башладым. Ике елдан соң гына кайда яшәгәнен белдем. Тапсам, каршына басып, күзләренә карап: "Ни өчен кирәгем булмагач тудырырга иде", - дип әйтермен дип уйлый идем. Аннан соң "Минем аны гаепләргә ни хакым бар соң? Шушы якты, матур дөньяны бүләк иткән өчен мин аңа рәхмәтле булырга тиеш бит", - дип, үзем белән үзем сөйләшә идем. Мин кемгә охшаганмын, башка туганнарым бармы, әтием кем, шушы сорауларыма җавап эзләп, ни өчен әниемнең миннән - газиз баласыннан баш тартканын беләсем килеп сезнең авылга әниемне күрергә килдем. -Ир туктап калды.
-Сезнең күзләрегез әниегезнеке төсле. Иягегездәге миңегез дә. Эльвираның безнең авылга килеп урнашканына 20-25 ел тирәсе бардыр. Ул бер ялгызы яшәде. Үткәннәре турында сөйләргә яратмады. Авыл халкы белән дә бик аралашып яшәмәде. Аның бердәнбер серләшкән кешесе хәзер шактый өлкән яшьтәге, авылыбызның абыстае - Оркыя әби. Әйдә, мин сине аның янына озатып куям.
Ишек каккан тавышка чыккан Оркыя әби, ирне күргәч, барысын да аңлады.
-Әйдә, улым, өйгә уз, бераз ял итеп ал, хәзер чәй өлгертәм.
Ир берни аңламыйча хуҗабикәгә иярде. Өйгә кергәч, Оркыя күрсәткән урынга утырды да: "Нигә берсе дә әнинең кайда яшәгәнен әйтмиләр?" - дип гаҗәпләнеп уйлады. Чәй кайнаган арада кунакны күзәткәләгән карчык ирнең сабырсызланып утыруын күреп: "Бу баланың тизрәк әнисе турында беләсе килә. Борчылганы йөзенә чыккан, кара ничек тирләгән. Нәкъ Эльвира, ул да борчылганда кызарып тирләп чыга иде, балакаем. Сүзне ничек башларга, әниең юк инде дип, ничек әйтергә?" - дип уйлады Оркыя. Аннан нидер исенә төшеп түр якка кереп китте дә, кулына бер хат тотып чыкты.
-Мә, улым, бу хат сиңа, әниеңнән.
Ирнең бернәрсә аңламыйча үзенә төбәлгән сораулы карашына җавап итеп сүзен дәвам итте:
-Әй, тиз дә уза инде бу гомер, - дигәнең. Бүген бар син, иртәгә юк. Эльвираның бу дөньядан киткәненә дә елдан артык гомер үтте. Сине кайлардан гына эзләмәде, бик тә күрәсе килә иде үзеңне. "И, Оркыя апа, үлгәнче улымны күрсәм, табаннарын үбә-үбә кичерүен сорар идем. "Кичерер иде микән, әллә юк микән, син ничек уйлыйсың", - дип миннән сорар иде балакаем. "Кичерер, балам, кичерер", - дип юата идем. Үзен гомере буе синең алда гаепле санап яшәде, шуңа сагыну әчесе дә өстәлеп, йөрәге тәмам эштән чыккан диделәр табиблар. Үләр алдыннан синең үзеңнең эзләп киләсеңне сизенгәндер балакаем: "Оркыя апа, син исән вакытта, улым сине эзләп тапса, шушы хатны тапшыр. Әгәр мине кичерсә, аның белән минем каберемә килегез, аны ничек өзелеп яратканымны аңлатырга тырыш, зинһар. Әтисенең кем икәнен минем янга килсә генә әйтерсең" - диде. Бермәлгә Оркыя сүзсез торды да аннан күзләре кызарып беткән иргә карап:
-Әгәр теләсәң әниең янына алып барам.
-Хәзер үк бара алабызмы? - дип сикереп торды ир.
Шушы сүзләрне генә көткән Оркыя ашыга-ашыга җил бәрүдән саклану өчен кия торган киезләнеп беткән башлыгын эзләп табып киде дә:
-Әйдә, улым киттек, - диде.
Алар кире әйләнеп кайтканда көн кичкә авышкан иде. Оркыя, кунып кит, дип күпме кыстаса да, ир калмады.
-Рәхмәт, Оркыя әби. Әнием сезне сайлап ялгышмаган. Сез хәзер минем өчен иң якын кеше. Мин сезнең янга гел килеп йөрермен. Теләсәгез яшәргә шәһәргә алып китәрмен. Хәзер миңа китәргә кирәк. Бүгенге көнем тормышымдагы иң авыр көн булды. Бу төнемне ялгыз үткәрәсем килә. Сау булыгыз, Оркыя әби, - диде дә капкага таба атлады.
-Улым! - дигән тавышка борылып караган ирнең күзләреннән мөлдерәп-мөлдерәп яшьләр тама иде.
-Улым, әниең гомере буе сине сагынып, юксынып яшәде. Берүк аңа рәнҗеп яшәмә. Бәхетле бул, игелекле балалар үстер. Әниеңне онытма. Әтиеңә карата да начар уйлар белән яшәмә. Әниең, балакаем, әйтә иде: "Оркыя апа, һәр кешенең яраткан һәм күралмаган кешесе була. Ә минем өчен алар икесе дә бер үк бәндә" - дип әйтә иде. Шулай булгач, әниең ул кешегә карата битараф булмаган. Үзеңне сакла, балам. Исән-сау кайтып җит. Ир машинасына кереп утырды да, әнисе яшәгән урамга таба кузгалып китте. Капка төбенә килеп туктагач, бу төнен нәкъ менә әнисе яшәгән йорт янында үткәрергә дигән уйга килде ул. Эчкә узарга базмады. Бер якка янтайган агач капканың шыгырдавы кичке тынлыкны бозар дип уйлады. Капка төбенә куелган эскәмиягә утырды да күзләрен йомды. Йокымсырап киткән ирне таң алдыннан бер кошның сайравы уятты. Якыннанрак тыңларга теләп алма бакчасы янына килүгә кош сайраудан туктады. Куркыттым бугай дип читкә китүгә, кош тагы сайрарга тотынды. Шәһәрдә үскән егет кошның сайравына куанып бетә алмады. Кошны ул әнисенә тиңләде. Әнием мине күрә, үзен гафу иткәнемне белеп, сөенеченнән әнә ничек куанып сайрый дип уйлады. Белмәссең Ходайның хикмәтен, шушы йортта 20 ел яшәгән Эльвираның үз бакчасында сандугач сайраганын ишеткәне булмады бит. Юкка гына сандугачны җәннәт кошына тиңләмиләрдер. Әйдә шулай булсын, ир-егетебезнең күңеленә тынычлык иңдереп, аның уйлары белән килешик. Әнә бит, йөзенә елмаю чаткылары чыкты. Болай булгач, ул юлга тыныч күңел белән кузгалыр. Хәерле юл сиңа.
Ә без бу ир-егет белән нәкъ ун елдан соң кабат очрашырбыз. Ул вакытта аның гаиләсе булыр. Сигез яшьлек Эльвира исемле кызы үсеп килер. Институтны тәмамлап хирург булып эшли башлавына да биш ел узып китәр.
...Анвар таң алдыннан берөзлексез шалтыраган телефон тавышына уянды.
-Алло! Тыңлыйм сезне... Исәнмесез, Нәкыя... Нәрсә булган? Машина авариясенә очраганнар... аңында түгел? Ярар, хәзер килеп җитәрмен...
Нәкыя, Анварны көтеп, дәваханә ишеге төбенә үк чыгып баскан. Машинадан төшүгә Анвар:
-Авыруның хәле ничек? - дип сорады.
-Берсе һаман да хушына килми әле, Анвар Акберович. Шофер егеткә Ризван Ихсанович операция ясый башлады. Икенчесе дә шунда. Операция бүлмәсенә ашыккан Анвар:
-Беренче ярдәмне күрсәттегезме? -дип сорады.
-Әйе...
Авыруның хәле бик авыр була. Баш сөяге янчелгән, кабыргалары сынган. "Вакыт көттерми, коткарырга кирәк, нишләргә икәне ачык - операциягә". Анвар ашыгып Нәкыягә:
-Син әзерме, эшкә керешәбез, Нәкыя!
Ниһаять, биш сәгатькә якын сузылган операция тәмам. Шәфкать туташлары авыруны палатага алып китәләр. Анвар кулындагы резин перчаткаларын салды да тәрәзә каршына килеп басты. Инде яктырган. Әнә, кешеләр ашыга-ашыга эшкә киләләр. Күңелне шөбһәләндереп күк күкри, яңгыр коя. Әмма тормыш өчен көрәшкән кешеләрне күкрәү тавышлары куркытмый, ә бәлки яшәргә өндидер. Анвар уйларына нокта куярга теләгәндәй, тиз генә барып бүлмә ишеген бикләде. Аннан тиз-тиз халат, күлмәк төймәләрен чиште дә, көзге каршына килеп басты. Күкрәгенең уң ягындагы биш тиенлек ярылып яткан миңенә карап бераз уйланып торды. Моңарчы аңа игътибар да ителмәгән бит. Кем дә булса миңен уң яктамы, сулдамы дип сораса, мөгаен, җавап бирә алмаган булыр иде. Бүген беренче тапкыр игътибар белән карады. Төймәләрен тиз генә төймәләде дә, үз-үзен сизмәстән көчле бер тойгы белән авыру яткан палатага ашыкты. Аны уйлары төрлечә тинтерәтте. Дулкынлануын яшерергә тырышып карый, булдыра алмый. Палата ишегенә килеп җиткәч кире борылды. Аннан Нәкыяне дәшеп алды да:
-Авыруның хәле ничек? Һушына килдеме?
-Әйе, Анвар Акберович. Әмма бераздан тагын һушын җуйды, саташа башлады.
-Һушына килеп алгач әйбәт. Барысы да уңышлы булачак.
Бераз уйланып торды да:
-Нәкыя, авыруның документлары бар идеме? Кайсы яктан, кем икәнен белмәдегезме?
-Карарга вакытым булмады. Барысын да сезнең өстәл тартмагызга салып куйдым.
Анвар, Нәкыягә авыруга тиешле ярдәм күрсәтүен үтенеп, үзгәрешләр булса үзен чакыруын сорап, бүлмәсенә ашыкты. Калтыранган куллары белән паспортның икенче битен ача алмый азапланды. Хафизов Кәрим Салих улы дигән сүзләрне күрүгә, ул үзенең ялгышмавын аңлады. Аннан фотога карап: "Тау белән тау гына очрашмый. Синең белән мондый хәлдә очрашырбыз дип кем уйлаган". Ул янә тәрәзә каршына барып басты. Яңгырдан соң бөтен дөнья, барча табигать яшеллеккә күмелгән. "Искиткеч матур, ямьле көн бүген" - дип уйлады Анвар.
Кәрим һушына килде. Әтисенә охшаган улы бүген әтисен үлемнән коткарды. Ул яшәячәк.

фото http://alfaday.net/clipart/png-psd-on-transparent-background/294235-fotostok-cvety-gvozdiki.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X