Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әсән-Елгада "Чишмә бәйрәме" гөрләде (фото)

Әсән-Елгада узган "Чишмә бәйрәме" авыл халкын чишмә буена жыйды.

"Акъяр" чишмәсе моннан нәкъ бер ел элек ачылган иде. Бик матур урында - авыл уртасында, су буенда ул. Чишмәнең тәмле суын эчеп, аның янныдагы эскәмиядә рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга, зур самовар янында фотога да төшәргә була. Шунда ук аллы-гөлле чәчәкләр дә үсеп утыра. Искиткеч матур! Хәзер һәр өйдә краннан су агып торса да, безнең чишмә буеннан жәен-кышын кеше өзелми.

Инде менә бер еллык бәйрәм... Чара авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре башлангычы белән оештырылган, әзерлек эшләрендә башка бюджет оешмалары да катнашкан. Бәйрәм тамашасы үзебезнең авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт номерлары белән аралашып барды. "Хыял" балалар ансамбле чыгышы да бик матур булды. Бәйрәмгә күрше Мамадыш районы Олыяз мәдәният йортының җыр-бию ансамбле дә килгән иде. Аларның чыгышларын да халык яратып кабул итте. Бәйрәм табынсыз булмый - авыл халкы өчен чишмә янында пылау, коймак пешерелде, тәмле чишмә суыннан чәй кайнатылды. Менә шундый сыйлы бәйрәм булды ул.

Дөресен әйтик, авылда эшнең бетеп торганы юк. Бакча, йорт-кура мәшәкатьләре белән җәйне күрә дә алмый калабыз. Авыл халкы өчен "Чишмә бәйрәме" оештыруда үзебезнең авыл егете, бүгенге көндә Зәй районында Башкарма комитет рәисе булып эшләүче Илнар Хафизов, Пычак авылы җирлеге башлыгы Габделфәт Нәфыйков, Әсән-Елга авылы мәдәният хезмәткәрләренең өлеше аеруча зур булды. Илнар Хафизов бәйрәмне күңелле итеп алып баручы да бит әле! Уен-көлке дә, житди-мәгънәле сүзләр дә күп булды чарада. Илнар безнең бер генә бәйрәмне дә оештырудан читтә калмый, Сабантуйларны да үзе алып бара. Гомумән, авылны яңарту, төзекләндерү өчен дә күп көч куя.

Авылыбыз һәрвакыт төзек, матур булсын, чишмәбез гел челтерәп агып торсын, балаларыбыз, оныкларыбыз: "Без - Әсән-Елгадан" дип горурланып үссеннәр!

Авыл халкы исеменнән Нурания МИФТАХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев