“Шәфкать”тә балаларга хезмәт тәрбиясе бирелә (фото)
Узган ел "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенең "Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен теплица" дип аталган социаль проекты "Лукойл" акционер оешмасы үткәргән социаль һәм мәдәният проектлары конкурсының "Экология" номинациясендә җиңеп чыкты һәм грант отты. Бүгенге көндә үзәктә әлеге проектны тормышка ашыру өстендә эш бара: территория җыештырылды, фундамент әзерләнде, материал сатып алынды, үзәккә йөрүче...
Узган ел "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенең "Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен теплица" дип аталган социаль проекты "Лукойл" акционер оешмасы үткәргән социаль һәм мәдәният проектлары конкурсының "Экология" номинациясендә җиңеп чыкты һәм грант отты. Бүгенге көндә үзәктә әлеге проектны тормышка ашыру өстендә эш бара: территория җыештырылды, фундамент әзерләнде, материал сатып алынды, үзәккә йөрүче балалар, укытучылар һәм әти-әниләрдән эшләргә теләге булган төркем төзелде.
Проект җитәкчесе Гөлфия Яковлева балалар белән "Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр - файдалы продуктлар" дигән темага даими рәвештә дәресләр үткәрә. Мондый дәресләр балаларда хезмәткә карата уңай караш тәрбияли, табигатьне сакларга өйрәтә, хезмәткә кызыксыну уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев