Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сездән - подписка, бездән - игътибар

2018 елның беренче ярты еллыгы өчен ташламалы бәядән "Хезмәт даны", "Трудовая слава" газеталарына язылучылар арасында 21 июльдән 6 сентябрьгә кадәр акция игълан иткән идек. Акция кагыйдәләре буенча анда кимендә 100 кеше катнашса гына ул үткәрелгән булып санала. Әллә җәйге һәм көзге мәшәкатьләр райондашларыбызны эшләреннән аера алмады, әллә әле киләсе елга...

2018 елның беренче ярты еллыгы өчен ташламалы бәядән "Хезмәт даны", "Трудовая слава" газеталарына язылучылар арасында 21 июльдән 6 сентябрьгә кадәр акция игълан иткән идек. Акция кагыйдәләре буенча анда кимендә 100 кеше катнашса гына ул үткәрелгән булып санала. Әллә җәйге һәм көзге мәшәкатьләр райондашларыбызны эшләреннән аера алмады, әллә әле киләсе елга кадәр вакыт бар дип уйладылар, акциядә барлыгы 22 кеше генә катнашты. Шулай булса да, без исемлеккә теркәлгән газета укучыларыбызны игътибарсыз калдыра алмадык, язылучылар арасында электр чәйниге, урын-җир җыелмасы һәм 8,4 килограммлы кер юупорошогы уйнаттык. Призлар Кукмараның Ворошилов урамында яшәүче Ольга Алексеева, Гомәров урамыннан Әлфия Гайфетдинова, Королев урамыннан Диләрә Гарифуллиналарга насыйп булды.

Ольга Алексееваның бүләген - урын-җир җыелмасын алырга аның тормыш иптәше Анатолий абый килгән иде.

-Ольга 8 сыйныфтан бирле киез итек-киез комбинатында эшләп лаеклы ялга чыкты. Мин исә ПМК-90 да эретеп-ябыштыручы идем. "Трудовая слава" газетасын кайчан укый башлаганымны да хәтерләмим инде. Авылда, Балды-Кенәдә торганда ук өебезгә килә иде, шуннан бирле аерылган юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев