Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рудник халкын чупакабра куркытып тора дигән имеш-мимешләр йөри

Кичкә таба бакчада су сибеп йөри идем. Борылып карасам, тавыкны эләктергән төлкене күреп алдым. Сәер: гадәттәгечә кабарып торган койрыклы түгел, йоны коелып беткәнме... Табигать белән бергә кыргый җәнлекләр дә үзгәрә бугай. Күршем, кулына көрәк тотып, артыннан барган иде, хәйләкәр төлке су буендагы таллыклар арасына кереп югалды. Шул тирәдә оя корган...

Кичкә таба бакчада су сибеп йөри идем. Борылып карасам, тавыкны эләктергән төлкене күреп алдым. Сәер: гадәттәгечә кабарып торган койрыклы түгел, йоны коелып беткәнме... Табигать белән бергә кыргый җәнлекләр дә үзгәрә бугай. Күршем, кулына көрәк тотып, артыннан барган иде, хәйләкәр төлке су буендагы таллыклар арасына кереп югалды. Шул тирәдә оя корган , балалары бар икән, дип сөйли халык. Ярый әле, тавык күршебезнеке булып чыкмады, барлык кош-кортлары исән-сау. Әмма быел безнең Рудник авылында моңарчы булмаган хәл күзәтелә: ничәмә-ничә хуҗалыкның тавык-чебиләрен харап итте бит төлкеләр. Төлке болай булдыра алмас, башка җәнлек түгел микән, бәлки, сасы көзәндер, дип әйтүчеләр дә бар.

-Унсигез тавыгыбыз һәм әтәчебез әрәм булды. Февраль аенда сатып алып, өф-өф итеп кенә, коры сөт ашатып үстергән идек, - дип сөйли бер авылдашым. - Хезмәтебез дә, тавыклар да жәл. Аларны төнгә читлеккә яба идек, шунда кереп пыран-заран китергән бит явыз. Кайсы тавыкның башы юк, кайсысының канын эчкән. Алтысы бөтенләй күренми: алып киткән, димәк. Әтәчебез, читлектән очып чыкса да, котыла алмаган. Төлке булган, дисәм дә инде...

-Иртән торуга унҗиде тавыгыбыз исән түгел. Бишесе үле көе тәгәрәп ята, муеннары гына тешләнгән, кайсының башы юк: мәчеләр ашаган булуы да ихтимал. Биш тавыгыбызны алып китәргә өлгергән, калганнарын төрле урыннарга: суган, кәбестә түтәлләренә, комлыкка күмеп куйган: соңрак берәмләп ташымакчы булгандыр. Аптырыйм: бернинди шау-шу ишетмәдек бит. Әтәчебез генә исән калган, бик усал ул безнең, сугышкандыр төлке белән, - дип сөйләде икенче бер йортның хуҗабикәсе. - Шушы хәлдән соң дус хатын белән наратлыкка яшь күркә җыярга барлык. Шул тирәдәге йорт-җирдән тавыклар кыткылдаган, әтәч кычкырган тавышлар ишетелде. Төлке өчен азык җитәрлек икән әле монда, дип көлеп-шаяртып алдым. Күп тә үтмәстән, бер ир шул яктан йөгереп килгән төлкене күреп калган. Авызында тавык, ди.

-Кичке тугыз сәгатьтә генә ишегалдыннан кергән идек, тавыкларыбыз урыннарында иде. Бераздан, унберенче яртыда чыгып карасак, өчесе юк, бишесе үле. Кан-мазар күренми. Абзар астыннан казып кергән, төлкедер инде... Ни арада өлгергән, диген. Әтәчебез генә утырып калган. Почмакка поскан үзе, юньләп ашамый да, курыккандыр..., - дип сөйли икенче авылдашым.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=719.U_oQCYVep8MTOAsd-4NR4mCP0Ii6H-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев