Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Россельхознадзор” кисәтә: Чисталык һәм тәртип сезгә бәйле!

Җирне чүп-чар, каты көнкүреш калдыклары белән пычрату җир законын бозуның иң таралган тәре. Нәтиҗәдә, җир физик яктан гына пычранмый калмый, туфракның уңдырышлы катламы тыгызлана, аның су һәм һава үткәрүчәнлеге бозыла. Җирне саклау, яхшырту, җил, су эрозиясеннән саклау һәм җирнең торышы сыйфатын бозучы, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы башка процессларны кисәтү...

Җирне чүп-чар, каты көнкүреш калдыклары белән пычрату җир законын бозуның иң таралган тәре. Нәтиҗәдә, җир физик яктан гына пычранмый калмый, туфракның уңдырышлы катламы тыгызлана, аның су һәм һава үткәрүчәнлеге бозыла.

Җирне саклау, яхшырту, җил, су эрозиясеннән саклау һәм җирнең торышы сыйфатын бозучы, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы башка процессларны кисәтү буенча чараларны һәм билгеләнгән таләпләрне үтәмәгән өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар Кодексы буенча физик затларга - 1-1,5 мең сум, вазыйфаи затларга 2-3 мең, юридик затларга 40-50 мең сум штраф каралган.

Моннан тыш, РФ Җир Кодексының «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» «Әйләнә-тирә мохитне саклау объекты буларак туфракка салынган зыян күләмен билгеләү методикасын раслау турында»гы боерыгы нигезендә хокук бозучыга ирекле рәвештә яки суд карары нигезендә җир хокукын бозу сәбәпле, китерелгән зыянны тулы күләмдә каплау Вазыйфасы каралган. Бу очракта әйләнә-тирә мөхитне саклау өлкәсендә закон бозу сәбәпле, салынган зыян өчен компенсация турында дәгъва егерме ел дәвамында тәкъдим ителергә мөмкин.

2003 елның 6 октябреннән «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон нигезендә көнкүреш калдыкларын һәм чүп-чарны җыю һәм чыгаруны оештыру җирлек карамагындагы мәсьәләгә керә. 1998нче елның 24 июненнән «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» федераль законда җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә каты көнкүреш калдыклары һәм чүп-чарны җыю һәм чыгаруны оештыру керә. Шулай ук анда муниципаль берәмлек территориясен экологик, санитария һәм башка таләпләр нигезендә калдыклардан даими чистарту каралган. Башка сүз белән әйткәндә, закон буенча җирлекнең җирле үзидарә органына үз территориясендә каты көнкүреш калдыкларын һәм чүп-чарны җыю һәм чыгару оештыру, шул исәптән чүп һәм калдыкларны җыю буенча санкцияле урыннар булдыру, әлеге җирлек чикләренә кергән җир участокларының, милек формасына карамастан, экологик, санитария, башка таләпләр нигезендә калдыклардан даими чистартуны оештыру бурычы йөкләнә.

Югарыда әйтелгәннәргә нигезләнеп, җитәкчеләргә җирнең пычрану проблемасына игътибар бирүне һәм җир участокларын бер категориядән икенчесенә күчерүне законлаштыру буенча кирәкле чаралар күрүне тәкъдим итәбез.

Татарстан Республикасында җир участоклары пычранган (рөхсәтсез чүп түгү урыннары булган) очракта «Россельхознадзор» Идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җир күзәтү бүлегенә түбәндәге адрес буенча үз фикерләрегезне әйтеп хәбәр итә аласыз: 420059, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 20 «а» йорты, телефон/факс: 8843570-27-65.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев