Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рейтингта без ничәнче урында?

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы моннан ике ел элек республика мәктәпләрендәге белем бирүнең торышын чагыштырып карарга мөмкинлек бирүче рейтинг игълан иткән иде. Ул вакытта белем йортларының кайсында укыту-тәрбия эшчәнлеге югары дәрәҗәдә алып барылуын, ә кайсында бик үк яхшы булмавын биш күрсәткеч ярдәмендә ачыклаган булсалар, быел исә критерийлар саны сигезгә җиткән....

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы моннан ике ел элек республика мәктәпләрендәге белем бирүнең торышын чагыштырып карарга мөмкинлек бирүче рейтинг игълан иткән иде. Ул вакытта белем йортларының кайсында укыту-тәрбия эшчәнлеге югары дәрәҗәдә алып барылуын, ә кайсында бик үк яхшы булмавын биш күрсәткеч ярдәмендә ачыклаган булсалар, быел исә критерийлар саны сигезгә җиткән.

"Белем бирүнең югары сыйфаты өчен" муниципаль берәмлекләр рейтингында Кукмара 21нче урында булса да, милли мәгариф, балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендәге эшчәнлек рейтингларында, 48 шәһәр һәм район арасында беренче унлыкка кереп, бишенче урынны алып тора. Рейтингта эшчәнлекләре уңай бәяләнгән муниципаль берәмлекләр - "яшел", уртачалар - "сары", ә белем бирүнең сыйфаты начар булганнар "кызыл" төркемгә кертелгәннәр. Районыбызның лидерлык позициясен алып торучы Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Актаныш янәшәсендә ике рейтинг буенча да "яшел"ләр арасында булуы зур мәртәбә, билгеле.

Милли мәгарифне үстерү буенча муниципаль берәмлекләр рейтингы туган телдә белем алучы укучылар, республика олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар санын, татар теленнән бердәм республика тестының уртача күрсәткечен чагылдырган критерийларны үз эченә алган. Ә икенче рейтинг исә өстәмә белем бирү, балалар хәрәкәтенең үсеше, физик тәрбия һәм массакүләм спорт эшчәнлеге, республикакүләм конкурслар, хокук бозуларны кисәтү, дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруны бәяләү, "Ел укытучысы - 2015" республика конкурсы нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнгән.

-Инновацион мәгариф учреждениеләре арасында уздырылган район рейтингында, 125 балл белән беренче урынны күппрофильле лицей алып тора. Икенчедә - Зур Кукмара (96 балл), өченчедә - Кукмара беренче гимназиясе (87 балл). Ә инде 26 урта мәктәп арасында иң күп балл туплаучылар Поч.Сутер (111), Урта Комар (107), Пычак (102) һәм Нырья (100) мәктәпләре, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Диләрә Ганиева.

-Рейтинг нәтиҗәләреннән канәгать калдык, - ди күппрофильле лицей директоры Любовь Камалова. - Узган уку елында лицейны 54 укучы тәмамлады. Егет-кызларның барысы да аттестат алдылар- Бердәм Дәүләт имтиханнарын да һәр укучы яхшы гына тапшырды. Рус теле фәненнән уртача балл лицей буенча - 75,2, ә математикадан - 54. Укучылар төрле конкурс-бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында уңышлы гына катнашып киләләр. Алинә Рәхимянова, Юлия Иванова, Ләйлә Гыйлаева, Адилә Гыйззәтуллина, Алина Хмелевалар технология, татар теле, әдәбият, татар әдәбияты буенча олимпиадаларның төбәк, республика призерлары һәм җиңүчеләре булдылар. Муниципаль этапта исә 47 призлы урын яуланды. Шулай ук төрле иҗади конкурслардан, фестивальләрдән дә читтә калмыйбыз. "Сәламәтлек мәктәбе - 2014" федераль бәйгесендә җиңүче булдык. "Алтын таҗ"да - өч, "Йолдызлык" республикакүләм эстрада сәнгате фестивалендә ике призлы урын яуланды. Укытучыларның да уңышлары бихисап. Без балаларга төпле белем, тиешле тәрбия бирү өчен бар көчебезне куеп эшлибез.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=810.f3y50ji6LgJzkk3yq7mb_-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk