Редакция хезмәткәрләре Яңа ел алды гастрольләренә чыкты (фотолар)
Яңа ел алдыннан уйламаган-көтмәгәндә урамны иңләп килүче Кыш бабай белән Кар кызы, әкият геройларын очратсаң, шулкадәр күңел була! Без, редакция хезмәткәрләре дә, узган атнада балачагыбызга кайтып, кайбер оешма-предприятие хезмәткәрләрен, райондашларыбызны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап, шигырь сөйләү, җыр-биюгә булган осталыкларын күрсәтүчеләргә үзебезнең бүләкләребезне, тәм-томнарны таратып кайттык. Кыш бабай - Алсу...
Яңа ел алдыннан уйламаган-көтмәгәндә урамны иңләп килүче Кыш бабай белән Кар кызы, әкият геройларын очратсаң, шулкадәр күңел була! Без, редакция хезмәткәрләре дә, узган атнада балачагыбызга кайтып, кайбер оешма-предприятие хезмәткәрләрен, райондашларыбызны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап, шигырь сөйләү, җыр-биюгә булган осталыкларын күрсәтүчеләргә үзебезнең бүләкләребезне, тәм-томнарны таратып кайттык. Кыш бабай - Алсу Гатауллина, Кар кызы - Светлана Афанасьева, кулларына бәбәйләр (берсенең - бер, икенчесенең - игезәкләр) тоткан чегән кызлары Лилия Нургалиева белән Гөлия Нуриевалар үз "роль"ләрен шулкадәр оста итеп башкардылар ки, Яңа ел гастрольләреннән кайтып та кергәннәре юк диярсең...
...Редакция бинасыннан урамга чыгуга ук сәламли башладылар үзебезне. Шофер халкы бигрәк игътибарлы бит ул - узып барышлый да күреп алалар: кайсы кул болгый, сигнал бирә. Әһә, без әйтәбез, юлыбыз уңачак! Сөенә-сөенә, күршеләребез - "Олимп" Боз сараена юл тоттык. Чегәннәр аеруча шук булып чыкты: "Без сезнең кем булуыгызны беләбез. Бар тормышыгыз күз алдына килеп басты. Кулларны алтынлатсагыз, букчага бераз чыңлап һәм кыштырдап торучы акчалар салып җибәрсәгез, киләчәк язмышыгызны багачакбыз", - дип Боз сарае кызларын урап та алдылар. Чегәннәрнең кармагына бер капсаң, һич кенә дә ычкынам димә! Кесә төпләрендәге, акча янчыкларындагы тиеннәрне чүпләп бетермичә, урыннан да кузгалмый алар. Бераз шаярып алганнан соң, залда урын алган мәһабәт чыршы тирәсенә Кыш бабай белән Кар кызына шигырь сөйләүчеләр җыелды. "Суык бабай", "Чыршы", "Кыш килә" дигән һәм башка бик матур шигырьләрне тыңлап, бүләкләрне өләшеп, теләкләр теләп, юлыбызны дәвам иттек.
Кибетчеләр гадәттә шук булалар иде, тик менә "Мир техники" егетләре әллә оялчан булып чыктылар шунда, әллә... эшләре тыгыз, вакытлары юк - багучыларга һич исләре китмәде, Кыш бабайга сөйләр өчен шигырьләре дә онытылган. Әфлисун-мандариннар, Яңа ел бүләкләре шыплап тутырылган капчыкны аркага асып, бинаның икенче катына күтәрелдек. "Сакура" чәчтарашханәсендә бәйрәм диярсең: шау-гөр киләләр, бүләмәдән күңелле көй агыла, гүзәл затларның кайсы чәч кистерә, кайсы буята, маникюр ясатучылар да бар... "О-о-о, кемнәр килгән безгә?! Әйдәгез, түрдән узыгыз", - дип үз якыннарыдай каршы алды кызлар. Багучылар исә шул арада эшкә дә кереште:
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев