Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның Киндеркүл авылы янындагы сусаклагычны капиталь төзекләндерү эшләре бара(+ФОТО)

Ямьле җәй аена керергә дә санаулы көннәр калып бара. Һава температурасы күтәрелеп, кызу көннәр башланса, яшьләр елга-күл буйларына ашыгыр. Районыбызда әлегә кояшта кызыну һәм су коену өчен махсус билгеләнгән урыннар булмаса да, буаларның берсенең дә буш торганы юк. Әмма шулай да халык чиста сулы, төзекләндерелгән сулыкларда ял итүне кулайрак күрә....

Ямьле җәй аена керергә дә санаулы көннәр калып бара. Һава температурасы күтәрелеп, кызу көннәр башланса, яшьләр елга-күл буйларына ашыгыр. Районыбызда әлегә кояшта кызыну һәм су коену өчен махсус билгеләнгән урыннар булмаса да, буаларның берсенең дә буш торганы юк. Әмма шулай да халык чиста сулы, төзекләндерелгән сулыкларда ял итүне кулайрак күрә.

Киндеркүл авылы янындагы сусаклагычның да гөрләп торган вакытлары булган. Җәй буе шунда су коенып, рәхәтләнеп кояшта кызыналар, ял итәләр иде, дип искә алалар өлкәнрәк буын кукмаралылар. Күптән түгел биредә ремонт эшләре башланып китү, киләчәктә аның ял итү өчен тиешенчә җиһазландырылачагы барыбыз өчен дә сөенечле хәл.

-Плотинага төзелгәннән бирле ремонт ясалганы булмаган. Плитәләр җимерелгән, әйләнә-тирәсен агачлар баскан. Без узган атнада төзекләндерү эшләренә керештек. Сусаклагычның шандор өлешенә бер миллион 79 мең сумлык ремонт ясалачак. Димәк, яз көне су кирәк кадәрле җыела, ә көзен исә җибәрелә торган була, - ди Сабаның "ПМК - Мелиорация" оешмасы прорабы Илсур Мөбарәкшин

Сусаклагыч янында эш кайный. Егетләр территорияне җыештыру, агачларны, куакларны кисү, чистарту белән мәшгуль. Җимерелгән плитәләрне алыштыру, сылау, яңадан сүтеп кору, металл конструкцияләрне монтажлау өчен шактый вакыт кирәк булачак.

-Егетләрнең барысы да тәҗрибәле. Хәзерге вакытта унлап кеше, биш данә техника эшли. Краннар, экскаваторлар, КамАЗлар да бу эшкә тартылды. Дилүс Зарипов, Марат Мәгъсүмов, Рамил Мәүлитовлар үз хезмәтләренең осталары, - дип сүзен дәвам итә прораб. - Без узган ел сезнең районының Кара Елга, Югары һәм Түбән Чура, Туембаш авылларында эшләп, сусаклагычларны төзекләндердек, Камышлыдагы лагерьга бару юлындагы күперне яңарттык. Ә бу сусаклагычтагы ремонт эшләрен бер ай эчендә төгәлләргә планлаштырабыз.

Быел Пычак авыл җирлегенә керүче Арпаяз авылы сулыгында да капиталь-төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Рашидә ХӘБИБУЛЛИНА, Манзарас авыл җирлеге башлыгы:
-Җирлегебезгә керүче Киндеркүл буасының төзекләндерелүе бик уңай күренеш. Әмма булганны саклап та тотарга кирәк. Ял итәргә килүчеләрнең күбесе үзләренең артыннан тәртипләп, җыештырып китмиләр, барлык чүп-чар сулык янында, яр буенда өелеп кала. Төзекләндерелгән, икенче "яшьлеге"н кичергән әлеге сусаклагыч та мондый проблема белән көрәшергә туры килмәсен, ул чын мәгънәсендә ял итү урыны булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X