Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда быел 4500 төп агач үсентесе утырту планлаштырыла

Көз - тирә-юнебезне яшелләндерү, агач һәм куаклар утырту өчен иң кулай вакыт. Һава торышы да бик уңай быел - инде ике атна рәттән бар җиһанны үзенең кояшлы, матур көннәре белән сөендереп, "Әбиләр чуагы" хакимлек итте. Табигатькә якынаю өчен төрле акцияләр дә оештырылып тора. Районыбызның оешма-предприятиеләре, белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре,...

Көз - тирә-юнебезне яшелләндерү, агач һәм куаклар утырту өчен иң кулай вакыт. Һава торышы да бик уңай быел - инде ике атна рәттән бар җиһанны үзенең кояшлы, матур көннәре белән сөендереп, "Әбиләр чуагы" хакимлек итте. Табигатькә якынаю өчен төрле акцияләр дә оештырылып тора. Районыбызның оешма-предприятиеләре, белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре, авыл җирлекләре дә, бердәм рәвештә "Көзге шәфкатьлелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясенә кушылып, агач үсентеләре утырттылар.

Табигатьне яшелләндерү максатында көзен районда 4500 төп агач утырту планлаштырыла. Узган атнада акция кысаларында поселокта 2500 төп туя, ак чыршы, нарат һәм яфраклы агач үсентесе утыртылган иде. Район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре тырышлыгы белән шушы көннәрдә поселокның Степан Разин урамы юл читендә дә яшь наратлар пәйда булды.

Әлеге изге эштән мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл җирлекләре дә читтә калмады.

-Агач үсентеләре утыртуның яшь буынга экологик тәрбия бирү, табигатькә сак караш тәрбияләүдә әһәмияте гаять зур, - ди Кукмара беренче гимназиясе директоры Васыйл Касыймов. - 10 сыйныф укучылары су зонасы территориясендә таралып үскән яшь миләш үсентеләрен саклык белән генә казып алып, Степан Разин урамы буйлап утырттылар. Өмәдән беркем дә читтә калмады. Кемдер казыды, кемдер үсентеләрне китереп торды, су сипте. Ул көнне чын мәгънәсендә бәйрәм иде. Көннәр матур торганда гимназия территориясен дә яшелләндерергә ниятлибез.

Байлангар мәктәбе коллективы да белем йортының тирә-юненә 50ләп яшь миләш үсентесе утыртырга өлгергән.

-Бу көннәрдә районда территорияләрне яшелләндерү юнәлешендә зур күләмле эш алып барыла. Узган атнада поселокның күп кенә урамнары да умарта күчен хәтерләтте. Өлкәннәрдән тыш, әлеге изге эшкә укучылар да җәлеп ителгән иде. Алардан күреп, үзебез дә өй каршыбызга ике миләш агачы утыртып куйдык, - ди Кукмарада яшәүче Рузилә ханым Галиева. - Юл читләрендә яшь үсентеләрдән барлыкка килгән яңа буразналарны күреп сөенмәү мөмкин түгел. Шифалы яңгырлар да явып, тамырлары ныгып китсә, инде берничә елдан берсеннән-берсе матур чыршы-нарат, миләш агачларына карап куана алырбыз. Үсентеләрне саклау да бик мөһим!

Әйе, чыннан да, булганны саклый белергә кирәк. Бала-чаганың шуклыгы, иреккә чыгарып җибәрелгән кәҗәләрнең яшь үсентеләр белән тамак ялгаулары нәтиҗәсендә поселокта моңа кадәр утыртылган бик күп агач үсентеләренең тамырлары төпләнеп китә алмыйча кибеп-кордылар. Мал-туар асрыйсың икән, аны тиешенчә арканлап куярга, я булмаса утар ясап шунда тотарга кирәктер ул, минемчә. Күрә торып, тырыш хезмәтне кәҗәләрдән юкка чыгарту бер дә матур күренеш түгел!

Чүлгә кое казыган - бер саваплы, сазга күпер салган - ике саваплы, юл читенә агач утырткан - өч саваплы, диелә халык мәкалендә. Изге гамәлләр кылырга ашыгыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk