Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда 439 кешегә социаль хезмәткәр ярдәм күрсәтә

Өлкән яшьтәге кешене еш кына сабый балага тиңлиләр, чөнки икесен дә тәрбияләү күп көч таләп итә. Башкалар ярдәменнән башка яши алмаган кешене карау-туендыру, юындыру, өс-башын чиста тоту белән генә чикләнми - ул рухи ярдәмгә дә мохтаҗ. Сабыр гына зарын тыңлап, тынычландыра белү, кәефен күтәрердәй сүзләр табу мөһим. Моның өчен чын...

Өлкән яшьтәге кешене еш кына сабый балага тиңлиләр, чөнки икесен дә тәрбияләү күп көч таләп итә. Башкалар ярдәменнән башка яши алмаган кешене карау-туендыру, юындыру, өс-башын чиста тоту белән генә чикләнми - ул рухи ярдәмгә дә мохтаҗ. Сабыр гына зарын тыңлап, тынычландыра белү, кәефен күтәрердәй сүзләр табу мөһим. Моның өчен чын мәгънәсендә изге җанлы, түзем, шәфкатьле булу кирәк.

"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүчеләр өчен дә бик кирәкле сыйфатлар бу. Бүгенге көндә поселокта һәм авыл җирлекләрендә 74 социаль хезмәткәр 439 өлкән кешегә хезмәт күрсәтә. Хезмәткәрләрнең күбесенең 10-15 ел эш стажы бар һәм бу өлкәдә очраклы кешеләр эшләми.

Үзәкнең психолог, шәфкать туташы, социаль хезмәт күрсәтү белгечләреннән торган мобиль бригадасы өлкәннәр декадасы кысаларында Өркеш якларында булып кайтты. Алар социаль хезмәткәрләр тарафыннан карала торган тугыз өлкән кешенең өендә булдылар. Бу җирлектә исә ике социаль хезмәткәр - Зөлфия Якупова һәм Марат Динмөхәммәтов өйгә йөреп ярдәм күрсәтә.

Каралучы өлкәннәрнең кайсысын алма - һәрберсе үзенчәлекле, алар үзләре бер тарих, яшәү үрнәге. Әйтик, тормышның ачысын, күп сынауларын үткән Шәйхулла абый Закиров турында сөйләп үтәсе килә. Кечкенәдән ындыр табагында әти-әнисе белән авыр эшләр башкаргангамы - кечкенә буйлы булып кала. Табибларга мөрәҗәгать иткәч, аның тумыштан инвалид икәнлеге ачыклана. Гомере буе ялгыз яшәп, авыру, язмыш авырлыкларына бирешмичә, авылдашларының хөрмәтен тоеп яши ул. Үзе һәрчак көр күңелле, тапкыр телле.

Шәйхулла абый инде ничә еллар дәвамында үзен тәрбияләп торучы Зөлфиягә бик рәхмәтле: "Ачык йөзле, тәмле телле, эшчән куллары белән тормышыма җиңеллек китерә", - ди ул.

Шушы авылның "Ак бабае" буларак, читтә төпләнгән якташларының төп нигезләрен, туган-тумачаларының кайсы зиратта җирләнгәннәрен дә белә. Күп вакытта шәҗәрә - нәсел агачын төзергә дә аңа мөрәҗәгать итәләр. Ул аны чын күңеленнән башкара, хәтерендә сакланганнарын, белгәнен башкаларга да җиткерергә авырсынмый.

Әле шушы арада гына Шәйхулла абыйның туган көне булды. Күңел көрлеген югалтмыйча. Исән-сау яшәргә язсын аңа.

Роза ФАЗЛЫЕВА, өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире

фото basenka.livejournal.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk