Район үзәк китапханәсендә үз хезмәтенең осталары эшли
27 май - китапханәчеләр көне Сабыйларның мәш килеп китап сайлауларын күреп куану, күпләрнең серен йөрәгенә сыйдырып, китап сүзе белән юатып, укый башлагач, дөньяларын оныттыра торган, китап укучының холык-фигыленә килә торган әдәбият сайлап бирү, үзең шуннан куаныч табу - барлык китапханәчеләр өчен дә уртак сыйфатлар. Бөек шагыйребез Тукай да: "... Шул...
27 май - китапханәчеләр көне
Сабыйларның мәш килеп китап сайлауларын күреп куану, күпләрнең серен йөрәгенә сыйдырып, китап сүзе белән юатып, укый башлагач, дөньяларын оныттыра торган, китап укучының холык-фигыленә килә торган әдәбият сайлап бирү, үзең шуннан куаныч табу - барлык китапханәчеләр өчен дә уртак сыйфатлар. Бөек шагыйребез Тукай да: "... Шул вакытта мин кулыма китап алам", - дигән бит. Китап яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә.
Иртәнге сәгать сигездән алып кичке сәгать алтыга кадәр район китапханәсенең ишегеннән күпме кеше уза торгандыр, анысын төгәл генә әйтеп булмый. Әти-әниләр, укучы балалар, студентлар, пенсионерлар, укытучылар һәр кайткан китап белән кызыксынып тора, журнал-газеталарны яратып укый.
Китапханәләр кешелекнең меңъеллык ак-гыйлемен саклый. Алай гына да түгел, китапханә заман белән бергә атлый. Компьютерлар, 3D кинолар карау мөмкинлеге белән тәэмин ителү, халык өчен яңа мәгълүмати хезмәтләр кертелү моның ачык мисалы.
Китапханәчеләр кешеләрне тарихи һәм мәдәни байлыкка якынайта, аны гасырлар дәвамында күз карасыдай саклап, буыннан- буынга тапшыра, аң-белем тарата. Бу һөнәр җиңел кебек. Халык күзаллавы буенча укучыга китапны табып бирәсең, китергәч, урынына куясың. Ләкин китапханә эшенең нечкәлекләрен бер җепкә тезеп карасак, аның җаваплы, күп хезмәт таләп иткән һөнәр икәненә ышану авыр түгел. Аның күзгә күренми торган, әмма бик зур кыйммәткә ия ягы бар.
Гомере буе район балалар китапханәсендә эшләгән Зөлфия Хабибрахман кызы Гатауллина да китапханә бусагасын беренче тапкыр атлап керүче нәни укучыларны зур кунакны көткәндәй каршылый. Бу көн аның хәтерендә якты истәлек булып гомер буе саклансын, дип тырыша ул.
"Китап укырга килгән бала белән уртак тел табып, йомшак мөгамәләдә аралашырга кирәк. Хәзерге заман балалары икенче төрле, шуңа күрә аларга бигрәк тә якын килеп эшләү мөһим. Район китапханәсендә эшли башлавыма да 30 елдан артык вакыт үтеп киткән. Әле кайчан гына кулыма диплом алып, эшкә килгән идем. Ул вакытта балалар китапханәсе бүлеген Анна Петровна Федорова җитәкли иде. Беренче тапкыр эшкә килгәндә бөтен эш җаен да белеп бетерү мөмкин түгел. Миңа китапханәче эшенең асылын Анна Петровна тулаем аңлатып, үзенең төпле киңәшләрен бирде. Ә әлеге эшкә мәхәббәтне миндә 35 елдан артык вакытын китапханәдә эшләүгә багышлаган әнием Тәслимә уятты. Аның белән бергә китапханәгә бару, матур әдәбият белән танышу, аның китап укучылар белән эшләвен күзәтү мине әлеге хезмәткә алып килде дә инде. Ул вакытта башкалар эшен карап тору бик җиңел кебек тоелгандыр инде, ләкин эшли башлагач, китапханә эшенең төбенә төшкәч, бу һөнәрнең нинди җаваплы икәненә төшендем. Балаларны китап укырга кызыксындыру өчен күп тырышлык таләп ителә. Без китапханәчеләр белән бергәлектә, төрле әдәби иртәләр, викториналар, китап күргәзмәләре, әңгәмәләр үткәрәбез. Заман белән бергә атлаучы китапханәче өчен хәзер бик күп мөмкинлекләр бар. Китапханәбездә компьютер, проектор булу безнең өчен зур бәхет. Бәйрәм уңаеннан, гомерен галиҗанәп китапка хезмәт итүгә багышлаган ветеран китапханәчеләрне, барлык хезмәттәшләремне тәбрик итәм, эшләрендә зурдан-зур уңышлар телим", - ди ул.
Китапханә эшенә тугры булган китапханәчеләр арасында Зөлфия апаның курсташы, авылдашы Тәскирә Харис кызы Сәлимова да бар. Зөлфия ападан аермалы буларак, ул өлкән буын китап укучыларына хезмәт күрсәтә. Һәр укучының җаен табып соравын канәгатьләндерүне үзенең төп максаты итеп куя ул. Үзебездә булмаган китапны Казан китапханәләреннән соратып алырга да иренми. Татар театрына нигез салынуга 110 ел тулу уңаеннан, "Тылсым" тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләр өчен "Театр - киләчәккә күпер" дигән әңгәмә уздыруы, аның тәкъдиме һәм киңәшләре белән бу үзәккә йөрүчеләр күренекле язучы, драматург Галиәсгар Камалның "Беренче театр" әсәрен сәхнәләштерүе шуның ачык мисалы.
Алар белән аралашу дәверендә мин шуңа яхшы төшендем: гади китапханәчедән алып балалар китапханәсе бүлеге җитәкчесенә күтәрелгән Зөлфия апа да, тормыш юлын әлеге һөнәр белән бәйләгән Тәскирә апа да үз эшләренең чын остасына әверелгәннәр. Моның шулай икәнлеген аларның төрле конкурслардан җиңеп алган грамота, диплом, мактау кәгазьләре исбатлый. Җиңүләре алга таба да яхшырак эшләргә рухландырып тора.
Китапханәдә эшли башлаганда алар минем өчен дә ныклы терәк, остаз булдылар. Мин гомерем буе әлеге хезмәткә тугры калып, сабыр, кешелекле, ярдәмчел булуы белән күп укучыларны матур әдәбият укырга җәлеп итә алган Зөлфия, Тәскирә апа кебек хезмәттәшләремә сокланып карыйм. Алар үз хезмәтен яратуы белән укучыларда китапка мәхәббәт кенә тәрбияләп калмый, киләчәк буынның күңелен дә баета бит.
Илзия Харисова, үзәк китапханәнең балалар белән эшләү бүлеге методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев