Район Пенсия фонды җитәкчесе Әлфинур Сабитовага биш сорау
Районның Пенсия фонды җитәкчесе Әлфинур Сабитова күптән түгел "Россия Федерациясе Пенсия фондының мактаулы хезмәткәре" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. "Татарстанның атказанган социаль хезмәткәре" дигән мактаулы исемне йөрткән, Президентыбызның Рәхмәт хатына һәм башка мәртәбәле бүләкләргә ия булган җитәкчене шушы истәлекле вакыйга белән котладык һәм, форсаттан файдаланып, аңа пенсия өлкәсенә кагылышлы берничә...
Районның Пенсия фонды җитәкчесе Әлфинур Сабитова күптән түгел "Россия Федерациясе Пенсия фондының мактаулы хезмәткәре" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. "Татарстанның атказанган социаль хезмәткәре" дигән мактаулы исемне йөрткән, Президентыбызның Рәхмәт хатына һәм башка мәртәбәле бүләкләргә ия булган җитәкчене шушы истәлекле вакыйга белән котладык һәм, форсаттан файдаланып, аңа пенсия өлкәсенә кагылышлы берничә соравыбызны җиткердек.
-Әлфинур Гайсовна, узып баручы ел пенсия белән тәэмин итүдә нинди үзенчәлекләре белән тарихка кереп калыр?
-Үзенчәлекләрнең уңайлары да, ризасызлык тудырганнары да булды. Уңай яклары - безгә гариза кергәннән соң, пенсияләр ун көн эчендә билгеләнде һәм график буенча түләнде. Әмма декабрь аенда "Татфондбанк" белән килеп чыккан вәзгыять нәтиҗәсендә айның 13ендә пенсия алучы 350 пенсионерга пенсияләрне вакытында түләп булмады: банк алар исәбенә күчерелгән акчаларны бирә алмады. Яңа елга кадәр алар үз акчаларын ала алырлар дигән өметтә калабыз. Быелның тагын бер үзенчәлеге - 1 февральдә беренче тапкыр пенсияләр эшләүче һәм эшләмәүчеләргә бүленеп индексацияләнде. Моны бик үк дөрес дип әйтеп булмый, чөнки эшләүче пенсионерлар арасында да төрлесе бар бит: кемдер 15-20 мең сум хезмәт хакы ала, икенчеләре 5-6 мең сумга эшләп йөри, пенсиясе дә шуннан артык түгел. Бу хәл күп кенә өлкәннәрдә ризасызлык тудырды. Икенче индексация булмады. Аның урынына гыйнвар аенда һәр пенсионерга 5 мең сум күләмендә ярдәм акчасы биреләчәк. Бу сумма 16 гыйнвардан соң түләнә башлый.
-Пенсия фондында электрон хезмәт күрсәтелә башлауны да быелның уңай үзгәрешләре исәбенә кертергә мөмкиндер.
-Әйе, ел башында республика хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков пенсия органнары алдына ел ахырына барлык хезмәтләрнең яртысыннан артыгы электрон рәвештә булырга тиеш дигән бурыч куйган иде, без бу санны 51 процентка җиткердек. Кукмара халкы бик актив, безнең клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегендә дә кеше өзелеп торганы юк. Клиентлар белән эшне яхшырту өчен төрле формалар кертеп карыйбыз. Мәсәлән, алдан язылып килү, белешмәләргә телефон яки интернет аша заявка бирү, пенсия билгеләргә, түләргә, СНИЛС алырга, "Ана капиталы"на гаризаларны электрон юл белән кабул итү. Бүген безнең салым инспекциясе, социаль яклау бүлеге, суд приставлары, ЗАГС белән үзара хезмәттәшлек итүнең электрон варианты кешеләргә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга һәм шулай ук вакытны янга калдырырга ярдәм итә.
-2017 ел да пенсия фондына үзгәрешләр алып киләчәк: иминият кертемнәрен җыю салым инспекциясенә күчә дип ишеткән идек. Бу уңайдан сезнең фикерегез нинди?
-2001 елда без бу эшне салым инспекциясенә биргән идек инде, 2010 елда ул кабат безгә кайтты. Шундый зур тармакта яңадан реформалар үткәреп, көйләнгән эш тәртибен үзгәртү кирәкме икән? Бу бит әле пенсия фондында хезмәткәрләрне кыскартуга да китерә. Ә ул эш бирүчегә дә, хезмәткәрнең үзенә дә бик авыр. Никадәр җиңелрәк хәл итәргә тырышсаң да, эштән кыскарту күз яшьләрсез генә булмый. Яңа үзгәрешне иминият кертемнәрен күбрәк җыю белән бәйләп күрсәтәләр. Аны тәэмин итү өчен иминият кертемнәрен түләмәүчеләргә карата законны катыландырырга кирәк дип саныйм. Түләмәгән взнослар өчен йөзәр мең сум пени җыела, аларны түләмичә калып булмый. Бу - предприятиенең суга салган акчасы, чөнки ул акчалар эшчеләрнең лицевой счетларына керми. Ә җитәкче моның өчен бернинди дә җавап тотмый.
-2017 елда пенсияләр индексацияләнерме?
-Ил башлыклары барлык социаль гарантияләр дә үтәләчәк дип ышандырдылар. Ә социаль гарантияләрнең иң зурысы - пенсия һәм аны индексацияләү.
-Әлфинур Гайсовна, Яңа елга нинди уй-фикерләр белән чыгасыз, район халкына нинди теләкләрегез бар?
- 2016 ел белән мин үзем дә хезмәт юлымны тәмамларга булдым. 48 еллык хезмәтемнең 28 елы социаль сферада үтте. Халыкны, хезмәтемне яратып эшләдем, кешеләргә ярдәм итәргә тырыштым. Барлык кешегә дә ул теләгәнчә ярдәм итеп булмый, чөнки без закон кысаларында эш итүчеләр бит. Шулай да минем яннан рәнҗеп чыгып киткәннәр булмагандыр дип уйлыйм. Бүгенге һәм булачак пенсионерларның барысына да исәнлек-саулык, тазалык-байлык, алган пенсияләренең бәрәкәте булып, балаларының, туганнарының җылы карашын тоеп, тыныч күңел белән яшәүләрен телим.
Мин пенсионерлар союзының район бүлеген дә җитәклим әле. Аның бүлмәсе Пенсия фонды бинасында урнашкан. Пенсионерлар белән бергә-бергә шушы иҗтимагый оешмада эшләрбез дип уйлыйм. Яңа ел һәрберебезгә иминлек алып килсен.
Әңгәмәне Гөлгенә ШӘРИПОВА үткәрде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев