Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рахман абый онытылмый

Язмам Сәрдекбаш авылында туып-үскән якташым һәм коллегам Рахман Шакировның батырлыгы, фидакарь хезмәте турында. Унөч ел элек вафат булса да, аның эшләре, яхшылыклары Удмуртиянең Можга шәһәре халкы күңеленнән җуелмый. Кукмарада яшәүче улы Ринат һәм килене Фирдәүсә (ул тумышы белән Тырыш авылыннан) әтиләре турында горурланып, эчке бер дулкынлану белән сөйләделәр. Рахман абый...

Язмам Сәрдекбаш авылында туып-үскән якташым һәм коллегам Рахман Шакировның батырлыгы, фидакарь хезмәте турында. Унөч ел элек вафат булса да, аның эшләре, яхшылыклары Удмуртиянең Можга шәһәре халкы күңеленнән җуелмый. Кукмарада яшәүче улы Ринат һәм килене Фирдәүсә (ул тумышы белән Тырыш авылыннан) әтиләре турында горурланып, эчке бер дулкынлану белән сөйләделәр.

Рахман абый 1921 елгы галәмәт ачлык елында дөньяга килеп, исән калган. Җидееллык белем алганнан соң, Арча педагогия училищесын уңышлы тәмамлап, районыбызның Көшкәтбаш авылына укытучы булып кайта. Әмма озак эшләргә насыйп булмый аңа: 1940 елда армиягә чакырыла. Офицерлар курсын тәмамлап, Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча көрәшә. Сталинградтан алып Берлинга кадәр утлы-канлы, гаять авыр юллар үтә, өч тапкыр яралана. Сугышны артиллерия батареясы командиры сыйфатында тәмамлый. Кырым ярымутравын һәм Севастополь шәһәрен азат итүдә, дошманның көчле Сиваш ныгытмаларын өзүдә күрсәткән каһарманлыгы өчен ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Боларга I Дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ундүрт медаль өстәлә. Дүрт тапкыр Югары Башкомандующий Иосиф Сталинның Рәхмәт хатларына лаек була!

Сугыштан соң Рахман абый Можга шәһәренә кайтып төпләнә. Арча педагогия училищесында укыганда ук танышып, хатлар аша гына хәбәрләшеп яшәгән Мөнәвәрә апа белән, ниһаять, кавышу бәхетенә ирешә. Кеше почмакларында яшәп арыгач, бурычка акча алып, шәһәр читендә кечкенә генә өй сатып алалар. Сөендереп, беренче балалары туа. Бу киң күңелле пар авылдан килгән кияүнең олы яшьтәге әнисен, апасының бер кызы Венераны, соңрак Мөнәвәрә апаның энесе Әбрарны үзләренә сыедыра. Кызны һәм егетне тәрбияләп кенә калмыйлар, техникум, югары уку йортларында укытып, вакыты җиткәч, туйлар ясап, олы тормыш юлына озаталар. Үз балаларының өчесе дә югары белемле: Лилия белән Ринат - табиблар, Роза - укытучы.

Рахман абыйның хезмәт юлына килсәк, аның тырышлыгын күреп, директор урынбасары, аннары Можга шәһәренең 5нче мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Аның җитәкчелегендә укучыларның белем дәрәҗәсе күзгә күренеп үсә, югары уку йортларына керүчеләр саны арта. Мәктәпнең матди-техник базасы ныгый, янкорма төзелә. Рахман абый озак еллар буе шәһәр Советының иң актив депутатларының берсе булып тора. Олыгайгач та өендә кул кушырып утырмаган: Можга мөселманнары өчен мәчет салдыруда башлап йөргән. Телләрен, динне онытып яшәүче милләттәшләребезне татарча укырга-язарга, сөйләм теленә өйрәтергә тырышкан. Шушы хезмәтләре өчен аңа "Шәһәрнең атказанган кешесе" исеме бирелә.

Мөнәвәрә апа аның һәр эшендә уң кулы була. Бөек татар шагыйрьләренең озын поэмаларын сәхнәдән иң оста укучы буларак хәтерлиләрдер аны. Балаларының да телебезне, милли көйләребезне бик яхшы белүләре шуннан киләдер. Өздереп гармунда уйнаган әтиләреннән дә уздырып, татар, рус, удмурт көйләрен баянда сыздыручы танылган һәвәскәрләр алар.

Гомере буе халыкка хезмәт иткән, яхшылык кылган Рахман абыйны исә Можгада әле дә сагынып искә алалар.

Салихҗан Әгъләмҗанов, Кукмара

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk