Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пешекче буласым килә

Кукмара аграр көллиятенең икенче номерлы уку бинасында 120 студент укый. Гомумтөзелеш эшләре мастеры, тегүче, пешекче, чәчтараш, электр җайланмаларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер һөнәрләрен үзләштерәләр алар. -Безгә укырга Кукмарадан гына түгел, күрше Саба, Мамадыш районнарыннан, Киров өлкәсеннән дә киләләр. Студентларның күбесе урта белемле. Тугызынчыны бетергәннәр исә өстәмә рәвештә кичке...

Кукмара аграр көллиятенең икенче номерлы уку бинасында 120 студент укый. Гомумтөзелеш эшләре мастеры, тегүче, пешекче, чәчтараш, электр җайланмаларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер һөнәрләрен үзләштерәләр алар.
-Безгә укырга Кукмарадан гына түгел, күрше Саба, Мамадыш районнарыннан, Киров өлкәсеннән дә киләләр. Студентларның күбесе урта белемле. Тугызынчыны бетергәннәр исә өстәмә рәвештә кичке мәктәптә дә укый. Укытучы-мастерлар тырышлыгы белән егет-кызларыбыз бер ел эчендә тормыш өчен аеруча кирәк булган хезмәтләргә өйрәнә. Төрле һөнәрләр буенча мастер-класслар да еш уза, - ди бүлек мөдире Юрий Терентьев.
Тагын берничә айдан кулларына пешекче дипломы алачак кызлар-егетләр тарафыннан оештырылган мастер-класс та бары тик мактауга лаек иде. Өстәлдә нинди генә сый-нигъмәт юк! Төрледән-төрле кабымлыклар, чәй ризыклары, җиләк-җимешләрдән тыш, табынны кызарып пешкән бәлеш тә бизәп торды. Боларның барысын да студентларга производствога өйрәтү буенча мастерлар Ләйлә һәм Миннегөл Барыевалар өйрәткән.
-Нинди генә ризык хәзерләүгә алынсак та, укучылар игътибар белән тыңлыйлар, күңелләренә сеңдереп барырга тырышалар. Салкын һәм кайнар, беренче ашлар, балык, кош итеннән пешергән ризыклар һәркемнең күңеленә хуш килерлек. Французча ит, люля кебаб (әзербайҗан ашамлыгы), гөбәдия, чәк-чәк - боларның барысын да студентлар әзерләде. Укыту программасында ачы һәм катламлы камыр ашлары пешерү, җиләк-җимешләрне фигуралы итеп кисү, аларны тәлинкәләргә тезү, өстәл бизәү һ.б. каралган. Шулай ук санитар таләпләргә туры килү, чисталык - пешекче белергә тиешле иң мөһим моментлар. Дәресләр практик өлеш белән бәйләп алып барылганлыктан, тиз үзләштерелә, - диләр алар.
Студентлар укудан тыш калган вакытларында туйларда да хезмәт күрсәтәләр. Айлык стипендиягә азмы-күпме өстәмә бит! Аннары үзең эшләп тапкан акча кадерлерәк тә була әле ул.
Кызларның кайсыннан гына сорасак та, пешекче һөнәре турында бары тик уңай җаваплар гына ишеттек. Марина Кузьмина - Чарлы авылы кызы. Ә Миңсылу Гыйләҗева исә Пычак урта мәктәбен тәмамлап килгән.
-Гомердә дә ишетмәгән ризыклар әзерләргә өйрәндек, табын серләренә төшендек. Укытучыларыбызга моның өчен зур рәхмәт, - диләр алар. - Биредә үзләштергән белемнәр безгә, һичшиксез, алдагы тормышыбызда ярдәм итми калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk