Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Орденлы Дилбәр

Өлге авылында яшәүче Халисә апа Зарипова авылдашы Дилбәр апа Гарифуллина турында сөйләп, инде күптәннән кунакка чакырган иде. "Озак еллар терлекчелектә эшләде, 80 яшен тутырса да, әле һаман да сыер, мал-туар тота, яшь кызларга биргесез әле", - диде ул озак еллар бергә гомер иткән күршесе турында.

Дилбәр апаларга килеп кергәч, урамдагы көннең салкынлыгы да, өй хуҗасының инде 80 яшьлек әби икәнлеге дә онытылды. Ялт итеп җыештырылган, җылы, якты өйдә каршы алды ул безне. Дөресен генә әйткәндә, җор сүзле Дилбәр апаның кайчан шаяртып, кайчан дөресен сөйләгәнен аңламассың да. Әмма туры сүзле, эш сөючән, кулында ут уйната торганлыгы әллә каян күренә. Чыннан да картлык аңа килеп җитәргә әллә оныткан, әллә бүген дә җир җимертеп эшләп йөргән Дилбәр апа янына килергә оялып тора.
Элек-электән терлекчелектә эшләгән хатын-кызларга зур хөрмәт белән карыйм. Бар кеше изрәп, тәмләп йокысын туйдырганда, җылы түшәгеңнән торып, таң сызылыр-сызылмас малкайлар янына ашыкканнарга ничек баш имисең инде. Әле бит аның элегрәк хезмәт шартлары да ничек авыр булган?! Әмма 40 елдан артык ферма юлын таптаган Дилбәр ападан бер зарлану сүзе дә ишетмәдем мин. "И-и, яшь вакытым булса, тагын эшләр идем әле. Колхозны, фермаларны сагынам. Өйдә тик ятуы рәхәт түгел", - диде ул.
Фермага беренче тапкыр 7 сыйныфны тәмамлагач, 14 яшендә бозаулар карарга килә ул. Сугыштан соңгы авыр еллар, әтиләре яуда үлеп калган, ашарга юк...
-Ул вакытта фермаларда ут та янмый, су да акмый иде әле. Әмма ябышып эшләдек, суын зур чиләкләр белән коедан ташыдык, тиресне сәнәкләп чыгардык. Бозауларны бала урынына тәрбияләдек, чөнки үлмичә, исән-сау үстерә алсак, бер бозау бирәләр иде. Соңыннан сыер саварга күчтем - 19ар сыерны кул белән саудык. Иртәнге сәгать 4тә китеп, кичке 4тә кайта идек, эшкә мавыгып, көннең үткәне сизелми дә иде. И-и, тәмам эшләп күрсәткәнбез икән, - дип искә ала хәзер ул чакларны хезмәт ветераны.
Тырыш кеше кайда да тырыш инде. Көне-төне фермада эшләве белән беррәттән, Дилбәр апа биш бала да алып кайтырга өлгерә. Ярый әле кайнанасы аларны үстерергә, тәрбияләргә булыша. Чөнки, сабыйларын тапкач та, ике атналап кына аларны өйдә карарга өлгерә ул. "Әйдә, Дилбәр, тизрәк эшкә чык, малларың ачтан үлә бит", - дип фермадан килеп ала торган булганнар аны.
Әңгәмәдәшем хезмәт елларын сөйләгәндә элек кара-каршы бергә эшләгән, инде мәрхүм булган Нурания апа Мозаффарованы бер дә теленнән төшермәде.
...Кустанайдан саламга кадәр алып кайтып ашаткан заман. Тагаракта маллар авызына керергә бер бөртек салам, печән юк. Ә Нурания белән икесенә 102 баш мал карап тора. Үзләренә тиешенчә бүлеп, үлчәп бирелгән саламнан тыш, төннәрен, кеше-кара күрмәгәндә кем фермада салам, басудан чөгендер урлап, тагаракларны тутыра дисезме? Нурания белән Дилбәр инде, колхоз маллары ач булмасын, сөтләре, авырлыклары артсын, кешедән ким эшләмик дип тырышулары. Ким генә түгел, артыгы белән булдыралар әле. Хәтта җитәкчеләрне дә уздырып, айга 150 сумнан да ким хезмәт хакы алмыйлар алар. "Мал караганда көнлек артым 900-1200 граммлап булса, сыер сауганда бер сыердан елга 3600 килограмм сөт саудык, рәхәтләнеп эшләдек, рәхәтләнеп ашадык", -ди Дилбәр апа.
Пенсиягә чыккач та, малларыннан тиз генә аерылмаган әле ул. Фермадан ничә яшендә киткәнен хәтерләми. Тагын да эшләргә теләге булган әле, әмма үзе дә терлекче булган тормыш иптәше Рәкыйп абый гына "эшне бозган". Әллә чынлап, әллә шаяртып Дилбәр апа бу турыда елмаеп болай дип искә алды: "Нурания белән беркөнне эшкә килгән идек, Рәкыйп: " Җиттеме инде сезгә, юкмы!", дип арттан сәнәк белән куды. Башка менмәдек инде".
Әйе, Дилбәр апа Гарифуллинаның хезмәтен күрә дә, бәяли дә белгәннәр. Төрле бәйрәмнәр, юбилейлар уңаеннан бирелгән мактау грамоталары, медальләре шактый аның. Алдынгы терлекче икәнен раслап, колхоз идарәсе янында аның хөрмәтенә даими флаг күтәрелгән, рәсеме район почет тактасына эленгән. Мәскәүдә ВДНХда булып кайткан көннәре дә күңелендә якты хатирә булып саклана. Ә иң зур бүләкне - Почет билгесе орденын үзенең яшьлегенең иң күкрәп торган чагында - 34 яшендә ала. Аннан соң да үрләр арты үрләр яулана, мактаулы терлекче дигән исемне озак еллар югары йөртә әле ул.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X