Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олыяз егете Марат Мөхәммәтшин авылдашларын “Авыл киче”нә җыйды

Үзләренең изге гамәлләре белән дөньяны яктыртырга теләүчеләр күп безнең арада. Шундыйларның берсе - Олыяз авылы егете Марат Мөхәммәтшин. Ул районыбыз халкына таныш. Җырга-моңга һәвәслек белән бергә башкаларга карата миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатлары да янәшә яши аның күңеле түрендә. 28 март киче Олыяз һәм тирә-як авылларда яшәүчеләрне матур концерт-тамашага җыйды. Олыяз мәдәният...

Үзләренең изге гамәлләре белән дөньяны яктыртырга теләүчеләр күп безнең арада. Шундыйларның берсе - Олыяз авылы егете Марат Мөхәммәтшин. Ул районыбыз халкына таныш. Җырга-моңга һәвәслек белән бергә башкаларга карата миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатлары да янәшә яши аның күңеле түрендә.

28 март киче Олыяз һәм тирә-як авылларда яшәүчеләрне матур концерт-тамашага җыйды. Олыяз мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы, анда бүген Хәйрия концерты. "Авыл киче" дип исемләнгән әлеге шоу-тамашаның үзәгендә Марат үзе һәм аның иҗатташ дуслары.

Концерттан җыелган акча районыбызның Тырыш авылы сабые - 3 айлык Динә Хәбибуллинаны сәламәтләндерү өчен тотылачак. Тамаша һәркемдә уңай тәэсир калдырды. Уянырлык та, уйланырлык та иде ул. Маратның бу изге эшен һәркем хуплап кабул итте, аңарга зур рәхмәт белдерелде.

Әйе шул, яхшылык кылып яши белүләргә ни җитә! Яхшылыкның иге-чиге, иртәсе-киче юк, диләр. Кешегә үзеңне күрсәтү өчен түгел, нәкъ менә йөрәгең кушуы буенча эшләнгән изгелек - үзе зур савап. Яхшылык эшлә дә - суга сал, халык белмәсә - балык белер", дип, тикмәгә әйтмиләр шул.

Яхшылыклар гына кылып, дөньяны яктыртып яшәсәк иде!

Рәсүлә ШАКИРОВА, Олыяз авылы

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxbER6R2pxTUlMMktsX1ZJNVBXNTlleVlGS2Q2LVBMMjJBdWtneE9BUi1jM3NILU9xLW5FaV9HQzczVTBMeGNjUjY2anlMc3FVZVJpSnRxdXljUmE2YlowUG5pdVlLQWh3RVo0ZmxBR2gtMzdlWlZRY19IcTg4UmJEeHBYTWNlTVRXaFZreDFaOHpudVNRdV9hendaZ2tV&b64e=2&sign=42756b2b10def3944f44b8b1542c3f2e&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X