Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һөнәргә тугрылык

-Сигезенче сыйныфта укыганда "Нинди һөнәр сайлар идең?" дигән темага инша язганда, "Мин төзүче-инженер булып, күп катлы йортлар салыр идем", - дип хыялланган идем. Әмма гаиләдә төпчек малай буларак, авыл җирендә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле бухгалтер-экономист һөнәрен сайладым. Һәм моңа бер дә үкенмим. Саннар белән эшләү үзе мавыктыргыч бит ул....

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Мирхәйдәр Рәшитов гомеренең 41 елын әнә шулай саннар дөньясында уздырган. Югары Өскебашта туып-үскән егет, Лаеш техникумын тәмамлагач, хезмәт юлын "Таң" хуҗалыгында баш хисапчы ярдәмчесе буларак башлап җибәрә. Авылда мәктәп ябылгач, балаларга уку өчен уңайлы булсын дип, гаилә Манзараска килеп төпләнә. Биредә дә инде шактый тәҗрибә туплаган белгечкә "Правда" хуҗалыгында баш хисапчы вазыйфасын йөклиләр. Ә 1998 елда аны авыл хуҗалыгы идарәсенә баш хисапчы итеп чакыралар. Федераль Казначылык оешкан чорда ул 5 ел әлеге оешмада да эшләп ала. Соңгы 5 елда, кабат авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә кайтып, аның финанс-икътисад бүлеген җитәкли. Әнә шулай гомере буена үз һөнәренә тугрылык саклый ул.
Нинди кеше соң ул Мирхәйдәр Рәшит улы? Дуслары аны ярдәмчел, ышанычлы иптәш, тугрылыклы гаилә башлыгы буларак югары бәяли. Хезмәттәшләре үз вазыйфасын бөртекләп, җиренә җиткереп башкаруы, югары һөнәри күнекмәләргә ия булуы өчен хөрмәтлиләр. Яшьләргә остаз да ул, кулдан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырыша, аңламаганнарына кызмыйча, йомшак итеп, әмма үтемле аңлата белә. Авыл хуҗалыгының бүгенге хәленә, әлеге тармак өчен белгечләр хәзерләүгә, кадрлар мәсьәләсенә дә битараф түгел ул.
-Яшьләрне авылда калдыру өчен аларга кечкенәдән үк игенче, терлекче һөнәренең кирәкле булуын төшендерергә, әлеге хезмәт ияләренең дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Урта һөнәри һәм югары уку йортларында хуҗалык исәбенә укыту практикасы бар иде, бу тәртип кайтарылса, күп урыннарда кадрлар мәсьәләсе берникадәр хәл ителер иде. Егетләр армия хезмәтеннән соң туган авылларына әйләнеп кайтсын өчен, солдат хезмәте чорында аларның саклык кенәгәсенә уртача хезмәт хакын күчереп бару да отышлы булыр иде дип саныйм. Һәм, әлбәттә, авылда яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылганда, хезмәт хаклары тотрыклы түләнеп барылганда берәү дә бәхет эзләп читкә китү җаен карамас. Эш сөйгән кеше авылда да үз тормышын көйли ала ул, - ди кайчандыр үзе Лаеш техникумында күмәк хуҗалык исәбенә югары стипендия алып укыган Мирхәйдәр Рәшит улы.
Техникум белеменең генә җитмәвен аңлап, читтән торып, Казан финанс-икътисад институтын да тәмамлаган ул. Балалары - Зөлфия белән Айдар да шушы уку йортында белем алганнар. Ә Илдар әтисенең балачак хыялын тормышка ашырып, төзүче һөнәрен сайлаган. Гөлфияләре медицина юлыннан киткән, хәзерге вакытта интернатурада укый.
-Мин әтием Габдерәшиткә, әнием Миннебануга бик рәхмәтле, безне укыттылар, кеше иттеләр, күңелләребезгә яхшылык орлыклары гына салырга тырыштылар, - ди юбиляр.
Мирхәйдәр абый белән Тәнзилә апага бүген бу сүзләрне үз балалары әйтә торгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk