Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Норвегиядә гомер кичерүче райондашыбыз Маргарита Александрова белән элемтәгә чыктык

Якташларыбыз дөньяның төрле җирләренә сибелгән. Без аларны барлап, хәл-әхвәлләрен белешеп торырга тырышабыз. Үзләре дә редакция адресына сагынулы истәлекләр белән сугарылган сәлам хатлары юллыйлар, туган җирләренә кайткач, килеп кичерешләре белән уртаклашалар. Бүгенге көндә Норвегиядә гомер кичерүче Маргарита Александрованың да балачагы Оштырма Юмья авылында үтә. Урау юллар үтеп булса да, без аның...

Якташларыбыз дөньяның төрле җирләренә сибелгән. Без аларны барлап, хәл-әхвәлләрен белешеп торырга тырышабыз. Үзләре дә редакция адресына сагынулы истәлекләр белән сугарылган сәлам хатлары юллыйлар, туган җирләренә кайткач, килеп кичерешләре белән уртаклашалар. Бүгенге көндә Норвегиядә гомер кичерүче Маргарита Александрованың да балачагы Оштырма Юмья авылында үтә. Урау юллар үтеп булса да, без аның белән элемтәгә чыга алдык.

-Исәнмесез, Маргарита Ивановна, әйдәгез, сезнең белән танышыйк әле. Сез ничек шулай еракларга барып чыктыгыз?

- Әтием Иван Александрович Польша чигендә хезмәт иткән. 1941 елның кышында барлык хәрбиләрнең гаиләләрен эвакуацияләгәч, әнием Вера Иванова Уфа шәһәренә абыйсы янына кайткан. Мин сугыш башланган көннәрдә - 10 июльдә Уфа шәһәрендә туганмын. Ә инде ай ахырына әнием Ош. Юмья авылына әти-әнисе янына кайтып киткән. Бабай Иван Трифонов - мәктәп директоры, әбием София Викторовна рус теле укыткан. Казан дәүләт университетында югары белем алган әни дә мәктәпкә эшкә урнашкан.

Мин Ош. Юмьядагы урта мәктәпне тәмамладым. Безгә бик белемне, җаваплы укытучылар белем һәм тәрбия бирде. Алар турында китап язарга булыр иде. Аннары Казанда югары уку йортында укып, Ленинград университетында эшләдем. Тормыш иптәшем хәрби кеше иде, шуңа күрә күп илләр гизәргә туры килде. Рига шәһәренә күченгәндә ике кызыбыз бар иде инде. Мин анда унбиш ел эколог булып эшләдем. Үзгәртеп корулар чоры башланды, кысрыклый башладылар һәм кызларым бу илдән күченергә булдылар, бу вакытта иремне югалткан идем инде, шулай итеп без Норвегиягә барып чыктык.

-Хәзерге вакытта ниләр белән шөгыльләнәсез?

-Мин китаплар укырга яратам, альтернатив медицина белән кызыксынам. Зур булмаган төркемдәге кешеләргә лекцияләр укыйм. Танышларымны дәвалыйм. Иң элек үземдә кулланып карыйм, аннары гына башкаларга тәкъдим итәм. Дәваханәләргә йөргәнем юк. Хатын-кызларның халыкара клубына һәм Яшелләр партиясенә язылдым.

-Ош. Юмьяга еш кайтасызмы?

-Әни исән чагында елга ике-өч мәртәбә кайта идек. Хәзер инде юлда йөрү алай җиңел түгел, билет бәяләре дә кыйммәтләнде. Шулай да дусларым белән араны өзмим, телефон аша аралашып торам. Үткән ел сыйныфташлар очрашуына кайткан идем, анда бик күп истәлекләрне яңарттык. Бигрәк тә укытучым Зоя Степанованы күрә алуыма шатландым.

-Норвегиядә турында ниләр әйтер идегез?

-Без Норвегиядә гади генә яшибез. Гәрчә, монда бай кешеләр бик күп, алар инде гомер буе биредә яшәп, мирас туплый алганнар. Нефть өлкәсендә эшләүчеләр бай, шулай ук алга киткән авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә бар - һәрбер илдәге шикелле үк. Норвегия - демократик ил. Биредә чит ил кешеләре бик күп. Халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча бик зур ярдәм оештырылган. Әмма, рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил дигәндәй, авылым, якташларым онытылмый. Оштырма Юмьяга һәрвакыт бик теләп, сагынып кайтам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев