Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәннәт – әниләрнең аяк астында

Кулларың иң җылысы, Ашларың иң тәмлесе, Сүзләрең иң татлысы Үзең дә син бу дөньяның Иң асылы, затлысы! Җир йөзендә иң матур сүз - әни. Мин үземнең әниемне бик яратам. Чөнки әнием һәрвакыт бөтен шатлыкларымны, борчуларымны да белә һәм һәрвакыт ярдәм итә. Әнинең ягымлы тавышын ишетү, нурлы күзләренә карау - һәркем...

Кулларың иң җылысы,

Ашларың иң тәмлесе,

Сүзләрең иң татлысы

Үзең дә син бу дөньяның

Иң асылы, затлысы!

Җир йөзендә иң матур сүз - әни. Мин үземнең әниемне бик яратам. Чөнки әнием һәрвакыт бөтен шатлыкларымны, борчуларымны да белә һәм һәрвакыт ярдәм итә.

Әнинең ягымлы тавышын ишетү, нурлы күзләренә карау - һәркем өчен дә иң зур бәхеттер. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше. Әнинең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. Әни безнең иң яхшы кешебез һәм ул сөенеп елмайганда, күңелгә рәхәт була.

Әниләрне якларга һәм сакларга кирәк. Якларга - яман сүзләрдән, ә сакларга - борчулардан, кайгылардан. Безне үстергәндә алар күпме йокысыз төннәр, борчулы көннәр аша үткәннәр. Шулай итеп, алар безне җил-давыллардан саклаганнар. Үзләре ашыйсы ризыкны безгә биргәннәр. Әлеге чиксез яхшылыклары өчен рәхмәт әйтеп, саклыйк һәм яклыйк әниләребезне. Хәтта җәннәт тә әниләрнең аяк астында бит!

Ләйсән Сәмигуллина,

Кукмара 3нче урта мәктәбенең

8а сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев