Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Музей – Лубян көллиятенең аерылгысыз өлеше

Лубян көллияте музее кызыклы экспонатларга бай булуы, төбәк табигатен барлык матурлыгы белән чагылдыруы белән үзенә җәлеп итә, табигатькә мәхәббәт тәрбияли. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар бирегә экскурсиягә еш киләләр, төрле дәрәҗәдәге кунаклар да музейны читләтеп үтми, фәнни хезмәт белән шөгыльләнүчеләрне дә кызыксындыра ул. Музей 1961 елда Алексей Кульгеев тарафыннан техникум...

Лубян көллияте музее кызыклы экспонатларга бай булуы, төбәк табигатен барлык матурлыгы белән чагылдыруы белән үзенә җәлеп итә, табигатькә мәхәббәт тәрбияли. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар бирегә экскурсиягә еш киләләр, төрле дәрәҗәдәге кунаклар да музейны читләтеп үтми, фәнни хезмәт белән шөгыльләнүчеләрне дә кызыксындыра ул.

Музей 1961 елда Алексей Кульгеев тарафыннан техникум директоры Иван Пономарев ярдәме белән оештырылган. Гомуми мәйданы 135 квадрат метр тәшкил итә, шуның 95 квадрат метрлы өлешендә табигать музее урын алса, 40 квадрат метрын туган якны өйрәнү музее били. Кызганыч, 1972 елда янгын вакытында экспонатларның бер өлеше юкка чыккан. Бүгенге көнгә бер меңгә якын экспонат тупланган. 1992 елда музей яңа уку корпусында торгызыла. Оештыру эшләре белән янә Алексей Кульгеев шөгыльләнә, ә эшләрнең башында директор Николай Кузнецов тора. Музейны бизәүгә 1949 елгы чыгарылыш студенты Эмма Василевская (Панкрухина) һәм Алина Матецкая үз өлешләрен кертә.

2004 елда Валерий Кульгеев тәкъдиме һәм директор Мулланур Гобәйдуллин ярдәме белән яңа уку корпусындагы төбәкне өйрәнү музее үзгәртеп корыла. Бизәү эшләрен укытучы Илнур Мозаффаров һәм рәссам Эдуард Муратовлар башкарган.

Экспонатларның бер өлеше техникумның укытучылары һәм студентлары тарафыннан эшләнгән. Хайваннарның чучелоларын укытучы Константин Замотин, директор Капитон Богомолов, баш урманчы Юрий Юматовлар ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев