Мәмәширдә яшәүче Гөлсәрия Галимованың бакчасында 17 төр сорт җиләк үсә
"Бакчаны яңарта башлаган елны почта аркылы 67 мең сумлык орлыклар, тамырлар алдырдым, - дигән иде телефон аша сөйләшкәндә Гөлсәрия Галимова. Нинди була икән ул андый "кыйммәтле" бакча? Бу сорауга җавапны без Мәмәшир авылына килгәч таптык. Юк, мине беренче чиратта Гөлсәрия апаның бакчасының зурлыгы, җиләк-җимеш, яшелчә үсентеләренә, агач-куакларга байлыгы түгел, ә...
"Бакчаны яңарта башлаган елны почта аркылы 67 мең сумлык орлыклар, тамырлар алдырдым, - дигән иде телефон аша сөйләшкәндә Гөлсәрия Галимова. Нинди була икән ул андый "кыйммәтле" бакча? Бу сорауга җавапны без Мәмәшир авылына килгәч таптык.
Юк, мине беренче чиратта Гөлсәрия апаның бакчасының зурлыгы, җиләк-җимеш, яшелчә үсентеләренә, агач-куакларга байлыгы түгел, ә аның җиргә мөнәсәбәте, тырышлыгы сокландырды. Үзе 2 төркем инвалид, яше дә бар. Элеккеге бәрәңге бакчасын (ә авылларда аның күләме кечкенә түгел) тутырып, яшелчә, җиләк үстерү өчен күпме вакыт, көч сарыф итәргә кирәк бит.
-Җирдә эшләүне бик яратам мин, балам, - дип, йомшак тавыш белән күңелләргә үтәрлек итеп сөйли ул. -Ул безгә Аллаһ биргән иң зур бүләк, хәзинә бит. Аны чүп үләннәренә батырып, ничек буш, кадерсез тотмак кирәк? Туфракта эшләү миңа көч-куәт бирә, җирдән энергия алам.
Гөлсәрия апа бу якларга 13 ел элек кайтып төпләнгән. Аңарчы Яр Чаллыда яшәгән, өч бала үстергән, массаж ясау белән шөгыльләнгән. Алты дистәне ваклап килгәндә каты чир аяктан еккан аны. Табиблар: "Күп булса, бер тәүлек гомере калгандыр. Үз өендә җан бирсен" , - дигәч, улы аны фатирларына алып кайта.
-Бөтенләй хәрәкәтсез калган идем, керфегемне дә селкетерлек хәлем юк. "Якыннарыма артык йөк мин хәзер, хәлемне, аңласа, дин әһеле генә аңлый алыр" , - дип, тәмам төшенкелеккә бирелеп, уйлап ятам. Догалар укый торгач, йоклап киткәнмен. Төнлә яшен суккандай чәчрәп уянып киттем. Сизәм, аяк-кулларым хәрәкәтләнә башлаган. Көндез күрше хатыны мәчеткә барып, мине өшкертү өчен мулла чакырып кайтты. Бүгенге тормыш иптәшем - Мәмәширнең имам-хатыйбы Муллахмәт хәзрәт белән язмыш мине әнә шундый чагымда - якты дөнья белән хушлашырга җыенган мәлемдә очраштырды. Аның шәһәргә ике айлык курсларга укырга килгән чагы булган икән. Ул берничә тапкыр фатирыбызга килде, өшкергән саен хәлем җиңеләя барды. Шушы санаулы гына минутлар күңелебез җепләрен бәйләде: без хәзер 13 ел бергә. Аны очратуым өчен Аллаһы Тәгаләгә, мине аякка бастыруы, күңелемне аңлавы, ярдәм итеп яшәве өчен хәзрәтемә минут саен рәхмәт укып яшим. Бүгенге тормышымнан бик канәгать мин, -дип сөйләде Гөлсәрия апа.
Авылга кайткач та авыр операция кичерә әле ул. Гаҗәп, монысында да тиз аякка баса. Мондый авыру белән түбән карап, 10-15 минут чүп утау да мөмкин эш түгел кебек. Ә ул бакчачылык белән шөгыльләнүеннән туктамаган. Ишегалды инде күптән гөлбакчага әверелгән: монда берьеллык чәчәкләрне дә, күпьеллыкларны да күреп хозурланырга мөмкин. Ә бәрәңге кишәрлеген 17 төр сортлы бакча җиләге биләгән. Каен җиләгенә кадәр бар биредә. Алмагач, карлыган, крыжовник, кура җиләге кебек үз ягыбызның җиләк-җимеш куаклары янына абрикос, груша, слива кебек көньяк "кунаклары"да сыйган. Ә бәрәңге үстермиләр икән. "Колорадо коңгызыннан бик җирәнәм, ә агуласаң, зыяны үзебезгә дә тия бит, - ди йорт хуҗабикәсе.
Иртәдән кичкә кадәр бакчада кайнаша икән: язын утырткан кәлшә - үсентеләргә җәй буе су сибәсе, чүбен утыйсы, җирен йомшартасы, аннан уңышын җыясы.
-Кая куеп бетерәсез бу кадәр яшелчәне, җиләк-җимешне? - дип, берничектә сорамый кала алмадым биредәге муллыкны күреп.
-Сатам да, таныш-белешләргә күчтәнәч итеп тә бирәм, - ди ул.
Без килгәндә аның Кукмарага балалар приютына барырга җыенган чагы иде. Ниләр алып килергә мөмкин дип кызыксынып баруы икән. Әйе, бакча уңышны мул бирә, әмма Гөлсирия апа аны тырыш хезмәт белән генә бәйләми.
-Иң элек хезмәтне яратып, күңел җылысын биреп эшләргә кирәк. Шул чагында таш өстендә чәчәк үстерергә дә мөмкин. Сыкранып - сүгеп, мәҗбүри эшләгәнне Җир-Ана яратмый, уңышын да бирми, - ди ул.
Үзе дә бакчадан табыш алуны максат итеп куймый, аның өчен иң мөһиме - көч түккән хезмәтенең нәтиҗәсен күрү. Һәрхәлдә, безгә әнә шулай тоелды.
Гөлгенә ШӘРИПОВА
фото: http://www.wlgdh.com/chem-polezna-zemlyanika/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев