“Минем өч туган ягым бар”, - ди Приморье краенда гомер кичерүче якташыбыз Гүзәлия Куприянова (Хәлиуллина)
"Минем өч туган ягым бар: Манзарас, Кемерово һәм Находка. Дөньяга аваз салган, балачагым узган Кукмараны сагынып быел милли бәйрәмебез Сабантуйга кайта алдым. Бәйрәмне шулкадәр ошаттым, күңелемдәге хис-кичерешләремне сөйләп бетерлек түгел", - ди Приморье краенда гомер кичерүче якташыбыз Гүзәлия Куприянова (Хәлиуллина). Вакыт табып редакциягә кергән Гүзәлия ханым белән аның балачагы, яшьлеге,...
"Минем өч туган ягым бар: Манзарас, Кемерово һәм Находка. Дөньяга аваз салган, балачагым узган Кукмараны сагынып быел милли бәйрәмебез Сабантуйга кайта алдым. Бәйрәмне шулкадәр ошаттым, күңелемдәге хис-кичерешләремне сөйләп бетерлек түгел", - ди Приморье краенда гомер кичерүче якташыбыз Гүзәлия Куприянова (Хәлиуллина). Вакыт табып редакциягә кергән Гүзәлия ханым белән аның балачагы, яшьлеге, бүгенге көндәге эшчәнлеге хакында сөйләшеп алдык.
-Гүзәлия апа, язмыш җилләре Манзарас кызын ничек Находка якларына алып китте?
-Әтием Шамил тумышы белән Манзарастан, әнием Суфыя исә - Арча районының Утар-Аты авылыннан иде. Әтиемнең кечкенәдән белем алуга теләге көчле була. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, укуын кичке мәктәптә дәвам итә. Көндез аяк киемнәре тегүче булып эшли, кичен укый. Аның кулы алтын иде. Җитәкчеләрнең дә безнең өйгә аяк киемнәре тектерергә килүләрен хәтерлим. Әни Кукмарада озак еллар киномеханик булып эшләде.
Без гаиләдә өч бала үстек. Тугыз яшьлек чагымда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган әтиебезне, юллама белән, Кемеровога җибәрделәр. Мин ул вакытта мәктәпнең икенче сыйныфын тәмамлаган идем. Алдагы тормышыбыз зур шәһәр белән бәйләнсә дә, кендек каныбыз тамган җирләр, туган авылыбыз, аның искиткеч гүзәл табигате беркайчан хәтердән җуелмады. Беренче укытучым Анастасия Гордееваны, дусларымны бик сагына идем. Әби-бабайлар, туганнар белән һәрчак аралашып торырга тырыштык, хәзер дә вакыт һәм җай булу белән Кукмарага ашкынып кайтабыз. 1983 елда мин Находкада радист булып эшләүче егет белән танышып, аңа кияүгә чыктым һәм ирем белән бергә океан яр буена киттем. Ике кыз үстердек, бер оныгыбыз бар. Икътисадчы, баш бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыктым.
-Балаларыгыз татарча сөйләшәме?
-Кызганыч, кызларның икесе дә татар телен бөтенләй белмиләр. Находкада рус мохитендә тәрбияләнүнең йогынтысы инде бу. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә татар теле өйрәнелми. Ә менә оныгым Артемга әби дигән сүзне әйтергә өйрәттем. Урамда, я автобуста барганда ул миңа "әбием" дип дәшсә, шулкадәр сөенәм.
-Кемерово һәм Находкада яшәүче милләттәшләребез белән аралашасызмы?
-Ике шәһәрдә дә татарлар шактый, кукмаралылар да бар. Әти-әнием исән-сау вакытта, милләттәшләребез белән бер-беребезгә кунакка йөрешә идек. Хәзер дә әлеге матур традицияне дәвам итәбез. 2006 елда "Туган тел" дигән Находка татар-башкорт иҗтимагый оешмасы оешты. Мин әлеге оешма рәисенең урынбасары булып торам. "Океан яр буенда татар гасыры" дигән социаль проект кысаларында грант оттык. Ул акчага Находкада яшәүче татарлар турында видеофильм төшерелде, китап бастырып чыгару өчен дә материаллар әзерләдек. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чаралардан читтә калмаска тырышабыз. Приморьеның Артем, Уссурийск, Владивосток, Находка шәһәрләрендә Сабан туен ел саен бик матур итеп уздырабыз. Бәйрәм көрәш, аркан тартышу, көянтә-чиләк белән, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннар белән үрелеп бара, концерт та куябыз. Татар фольклор ансамблендә мин дә чыгыш ясыйм. Әнием ягыннан туганнарым барысы да җыр-моңга гашыйк. Бабам үзе ясаган скрипкада татар көйләрен уйный иде. Бертуганнарым аккордеонда уйныйлар, бик матур җырлыйлар.
2012 елда ирем белән бергә Владивостокта узган Федераль Сабантуйда катнаштык. Ул да бәйрәмне бик ошатты. "Эх, яшь вакытта миңа да татар телен өйрәнәсе калган", - дип кенә көрсенде.
-Сезнең шәһәргә татар артистлары еш киләме?
-Узган ел Сабантуйга яраткан җырчыларыбыз Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар килгән иде. Шулай ук Резидә Төхбәтуллина, Айдар Фәйзрахмановлар да үзләренең концерт программалары белән сөендереп киттеләр. Мәдәният йортында яшь җырчы Римма Никитина һәм аның иҗатташ дусларының концерты да тулы залда үтте, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.
Татарстаннан читтә яшәсәк тә, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклыйбыз, буыннан-буынга күчерергә тырышабыз.
Алсу ИДРИСОВА. Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев