Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машиналарны гараждан да урлыйлар!

Республикада кыш көне кар автомобильләрен (снегоход) урлау очраклары арткан. Лаеш, Югары Ослан районнары җинаятьчеләрнең яраткан урыннарына әйләнгән. Быелның ике ае эчендә генә дә Татарстанда 7 каргизгеч хуҗасы тимер атларыннан колак каккан. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ярдәмендә аларның икесе хуҗасына кире кайтарылган. Хәер, хуҗалар да үзләренең җиһазларының иминлегенә бармак аша карый:...

Республикада кыш көне кар автомобильләрен (снегоход) урлау очраклары арткан. Лаеш, Югары Ослан районнары җинаятьчеләрнең яраткан урыннарына әйләнгән. Быелның ике ае эчендә генә дә Татарстанда 7 каргизгеч хуҗасы тимер атларыннан колак каккан. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ярдәмендә аларның икесе хуҗасына кире кайтарылган. Хәер, хуҗалар да үзләренең җиһазларының иминлегенә бармак аша карый: аларны кырда да, өй яннарында да калдырып китәләр икән.

Кар машиналарын генә түгел, җиңел автомобильләрне дә еш урлыйлар. Автомобиль урлау белән аны урлап китү очракларын бутарга ярамый - алар икесе ике нәрсә. Гадәттә, машиналарны 29-40 яшьлек гражданнар үзләренә файда эшләү максатыннан урлый. Ә яшьләр автомобильләрне кызык өчен, берәр кая барып җитәр өчен урлап китә.

- Быелның ике аенда машина урлау очраклары 27гә җитте. Былтыр бу күрсәткеч 21 иде. Ә автомобиль урлап китү очраклары исә, киресенчә, кимеде. Шул ук вакытта бездә мондый җинаятьләрне ачу күләме дә югары - 85 процент. Татарстан машина урлау, урлап китү очракларын ачу буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында тора. Ләкин шулай булса да, безгә җиңел суларга ярамый. Безнең эшебез тәүлек әйләнәсе дәвам итә, - дип белдерде журналистларга Татарстан Эчке эшләр министрлыгының автомототранспортны урлап китү һәм урлау кебек җинаятьләрне ачу бүлеге җитәкчесе Рафаэль Габбазов.

Татарстанда машина урлау, автомобильләрне урлап китү очракларының күбесе Казан шәһәренә туры килә. Башкаладан Әлмәт, Чаллы калалары да калышмый.

Машина урлау кризиска бәйле түгел

Рафаэль Габбазов фикеренчә, машина урлауларның дәвам итүе кризис белән дә, эшсезлек белән дә бәйле түгел. Быел, мәсәлән, караклар үзебездә җитештерелгән автомобильләрне аеруча күп күзләгән. Алар арасында ВАЗ-2106, ВАЗ-2107, ВАЗ-2109, ВАЗ-2115, Лада Калина, Иж Ода кебекләре аеруча күп. Күпкатлы йортлар ишегалларында инде берничә ел дәвамында урыныннан кузгалмаган, хуҗалары игътибарыннан читтә калган машиналарны урлау очраклары арткан. Еш кына аларны металл тапшыру пунктларына илтеп, акча эшлиләр. Ә менә урланган машиналарны автосервиска тапшыру очраклары кимегән. Чөнки автосервис хезмәткәрләре җинаятьчеләр белән эш итәргә теләми.

Шунысы кызык: быелның ике ае эчендә чит илдә җитештерелгән автомобильләрне урлау очраклары бик аз булган. Ләкин кайбер намуссыз хуҗалар үзләренең кыйбатлы машиналары ярдәмендә акча эшләү юлларын таба. Алар автомобильләрен тулысынча иминиятләштерә дә, аннан соң аны сатып җибәрә. Ләкин иминият компаниясенә, минем машинаны урладылар дип мөрәҗәгать итеп, алардан да акча ала.

Хәер, хокук сакчыларының мондый кешеләр белән дә эшләү тәҗрибәсе зур. Полиция хезмәткәрләре җиңел акча алам дип, мондый адымга бармаска өнди. Чөнки мондый төр хокукны бозган очракта рәшәткә артына озатулары бар.

Машинаны гараждан да алып чыгып китәләр

- Сакланыла торган "стоянка"ларга да тулысы белән ышанырга киңәш итмим. Ник дигәндә, анда эшләүче сакчылар да машинаны бөтенләй чит-ят кулына ышанып тапшыра. Җинаятьчеләргә шул гына кирәк. Әле күптән түгел "Вишневский" полиция бүлегенә машина урлау очрагы буенча мөрәҗәгать иттеләр. Элиталы йорттагы сакланыла торган стоянкадан машина тагылмасын (прицеп) урлаганнар. Бу җиһазны җинаятьчеләргә сакчы үзе алып чыгарга, аны автомобильгә беркетергә булышкан, - ди Рафаэль Габбазов.

Хәер, стоянкага гына түгел, хәтта үз гаражыңа да ышанырга ярамый. Ник дигәндә, җинаятьчеләр гараж ишекләрен дә пычкы ярдәмендә кисә, ачкыч яратып, йозакны да ачып керә, хәтта гараж диварын сүтеп, машина урлап киткән очраклар да бар икән. Мондый очраклар Бөгелмә, Яшел Үзән районнарында еш күзәтелә. Мисал өчен, 2015 елның ахырында Бөгелмә шәһәрендә гаражлардан дүрт машинаны урлап киткәннәр. Караклар 80нче елларда җитештерелгән чит ил машиналарын чәлдергән. Җинаятьчеләр кирпеч диварны сүтеп яки диварны җимереп гаражга кергән. Бу җинаятьне кылган өчен Алабугада яшәүче тоткарлана, февраль аенда аның эше судка тапшырылган.

Сакланганны Ходай саклар, ди. Шул сәбәпле, полиция хезмәткәрләре машина хуҗаларына куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен өстәмә блокираторлар алып, аларны педаль, руль, тизлекне алмаштыру тартмасына (коробка передач) урнаштырырга киңәш итә. Машинаны, гадәттә, 10-15 секунд эчендә урлыйлар. Билгеле, карак күп вакыт сарыф ителә торган автомобильне урларга тотынмаячак.

Гомумән алганда, автомобиль хуҗаларына берничә кагыйдәне истә калдыру да зыян итмәс:

1. Беркайчан да машина ишекләрен ачык калдырырга ярамый

2. Кулланылган, техник документациясе булмаган автобиль запас частьләрен сатып алмагыз. 90 процент очракта алар урланган булып чыга

3. Физик затлардан машина сатып алганда, техник документлар белән беррәттән, техник чара паспорты (ПТС) таләп итегез.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев