Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнар Әшрапова - “Яшел ут” конкурсы җиңүчесе

Яшел Үзәндә "Яшел ут" республика бәйгесенең финал өлеше үтте. Әлеге чарада "Ләйсән" балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы Гөлнар Әшрапова катнашты һәм 52 тәрбияче арасында икенче урынны алды. Гөлнар безнең бакчада быел өченче елын эшли. Хезмәтенең беренче көннәреннән үк ул үзен тыйнак, гади, гадел, таләпчән, энергияле, оптимист, киңкырлы шәхес итеп танытты....

Яшел Үзәндә "Яшел ут" республика бәйгесенең финал өлеше үтте. Әлеге чарада "Ләйсән" балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы Гөлнар Әшрапова катнашты һәм 52 тәрбияче арасында икенче урынны алды.

Гөлнар безнең бакчада быел өченче елын эшли. Хезмәтенең беренче көннәреннән үк ул үзен тыйнак, гади, гадел, таләпчән, энергияле, оптимист, киңкырлы шәхес итеп танытты. Гөлнар, физик тәрбия инструкторы буларак, һәрдаим балаларның сәламәтлеге турында кайгырта. Шулай ук ул әти-әниләрне, балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү эшенә дә зур игътибар бирә. Тәрбияче "Автоурындык", "Игьтибар, балалар" акцияләре, "Светофор" стена газеталары, рәсем, плакат бәйгеләре, төрле бәйрәмнәр, күңел ачу кичәләре оештыра, балалар белән Бөтенрәсәй, регионара бәйгеләрдә актив катнашып, призлы урыннар яуларга да вакыт таба.

Интерактив технологияләр кулланып әзерләнгән мавыктыргыч уеннар, презентацияләрнең балаларны кызыксындыруда өлеше зур. Гөлнар Әшрапова "Яшел ут" бәйгесенең пленар өлешендә "Уйнап юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез" дигән методик кулланма тәкъдим иткән иде. Әлеге хезмәт Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов тарафыннан да уңай бәяләнде. Гөлнарның тырышлыгын район мәгариф идәрәсе, ЮХИДИнең пропаганда бүлеге дә күрә. Ул Рәхмәт хаты, Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Зөлфия НИГЪМӘТУЛЛИНА, "Ләйсән" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев