Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лельвижлылар, сөт тапшырып, 8 миллион сумнан артык акча эшләгәннәр

Лельвиж җирлегендә бер генә авыл булса да, анда халык өчен кирәкле социаль учреждениеләрнең барысы да бар. Белем-тәрбия алу, рухи азык туплау, медицина, сәүдә хезмәтеннән файдалану өчен мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, китапханә, мәдәният йорты, чиркәү, өч кибет эшләп тора. Ә тормышның матди ягын тәэмин итүдә күбрәк Вахитов исемендәге хуҗалык ярдәменә таяналар:...

Лельвиж җирлегендә бер генә авыл булса да, анда халык өчен кирәкле социаль учреждениеләрнең барысы да бар. Белем-тәрбия алу, рухи азык туплау, медицина, сәүдә хезмәтеннән файдалану өчен мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, китапханә, мәдәният йорты, чиркәү, өч кибет эшләп тора. Ә тормышның матди ягын тәэмин итүдә күбрәк Вахитов исемендәге хуҗалык ярдәменә таяналар: авылда яшәгән 580 кешенең 105е авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәт куя. Узган ел аларга барлыгы 22 миллион сумлык хезмәт хаклары бирелгән. Моннан тыш, авыл халкы сөт сатып та керем ала. 2016 елда 4 мең 300 центнер сөт тапшырып, 8 миллион сумнан күбрәк акча эшләгәннәр. Сөт бәяләре чагыштырмача югары бит хәзер, ә декабрь аенда һәр литры өчен 22-23 сумнан исәп-хисап ясадылар. Шуңа Лельвижда да мөгезле эре терлекләр саны арта төшкән. Шулай ук һәр сыерга өчәр мең сум исәбеннән бирелә торган субсидия дә иш янына куш булып тора. Авыл буенча аның гомуми суммасы 424 мең сумга җыела.

Балалар өчен мәктәп, яшьләр өчен клуб, эшләү өчен хезмәт урыннары бар икән, нигә авыл җирендә төпләнеп калмаска? Биредә дә узган ел биш пар гаилә корган, ә аерылышучылар булмаган. 8 кеше якты дөньядан китсә, 12 бала туган.

Тормыш шартларын яхшыртуга, авыл проблемаларын хәл итүгә лельвижлылар үзләре дә өлеш кертә.

- Үзара салым акчаларына урамнарны яктырту, юлларны ремонтлау буенча шактый күләмдә эш башкарылды, балалар өчен уен мәйданчыгы ясалды. Ә быел акчаны һәр кешедән 600әр сум исәбеннән җыячакбыз, - диде авыл җирлеге башлыгы Рәис Хөсәенов.

Димәк, халыкны борчыган мәсьәләләрнең тагын берничәсе хәл ителәчәк дигән сүз. Әлбәттә, көндәлек мәшәкатьләрнең барысын да үзара салым акчасына гына хәл итеп бетерү мөмкин түгел. Кышын урам юлларын ачарга кирәкме, социаль учреждениеләр ярдәмгә мохтаҗмы, бәлки, спорт, мәдәни чаралар оештырасы бардыр - мондый чакларда аларга Вахитов исемендәге хуҗалык ярдәмгә килә. Бу хакта чыгышларда кат- кат әйтелеп, рәхмәт сүзләре җиткерелде. Хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов үзе дә лельвижлыларны мактап телгә алды:

- Удмуртлар - бик эшчән, тырыш халык. Аларның тырышлыгы белән кыр эшләре дә сыйфатлы итеп башкарыла, терлекчелектә дә күркәм нәтиҗәләргә ирешелә. Мондый авылда эчүчелек, урлашу, тәртип бозу кебек күренешләргә урын калмаска тиеш, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев