Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әлеге диагнозны ишеткәч, йокым качты, башыма нинди генә уйлар кермәде”

Әни кеше өчен баласы авырганны күрүдән дә кыен нәрсә юк. Дөньяга килүен түземсез­лек белән көтеп аласың да, ә аннары аның елмаюына, һәр адымына, яңа шөгыленә сөе­неп туя алмыйсың. Үсә төшкәч, аларга карап киләчәк­кә планнар корасың. Әмма авыру ди­гәне сорап килми. Казанда яшәүче Ләйсән Сабирова кызы Лилианага ничек тә ярдәм итәргә...

Әни кеше өчен баласы авырганны күрүдән дә кыен нәрсә юк. Дөньяга килүен түземсез­лек белән көтеп аласың да, ә аннары аның елмаюына, һәр адымына, яңа шөгыленә сөе­неп туя алмыйсың. Үсә төшкәч, аларга карап киләчәк­кә планнар корасың. Әмма авыру ди­гәне сорап килми. Казанда яшәүче Ләйсән Сабирова кызы Лилианага ничек тә ярдәм итәргә тели.

"Ике кызым өчен сөенеп туя алмадым. Икесе дә гимнастика белән шөгыльләнде, спортны яраттылар. Бер дә авырып карамадылар. Бар да яхшы иде", - дип искә ала Ләйсән ханым. Әмма быелның 21 апреле аларның тормышын икегә бүлә. Беренчесендә - чәчәк кебек үскән сәламәт Лилиана, икенчесен­дә - куркыныч авыруга каршы кө­рәш.

"Быел яз кызымның борыныннан кинәт кенә кан китте. Мин аны ничек тә туктатырга тырыштым. Әмма үземнең генә хәлемнән килмәгәч, табибларга мөрәҗәгать иттем. Алар кызымны тикшерде, анализлар бирдек. Аннары Лилианада куркыныч авыру барлыгын әйттеләр. Әле дә куркыныч төш кебек искә алам. Кызымда Фанкони анемиясе икән. Икенче төрле әйткәндә, кан рагының бер төре дигән сүз бу. Башта әлеге диагнозны ишеткәч, бөтенләй югалып кал­­дым. Йокым качты, башыма нинди генә уйлар кермәде", - ди Ләйсән Сабирова.

Лилианада сирәк очрый торган авыру тапканнар. Татарстанда аны дәвалый алмыйлар. Чир чи­генергә уйламый, киресенчә, организмга һөҗүм итә. Баланың гемоглобины, тромбоцитлары төшә икән. Авыруын ахыргача тикшереп тә бетермәгәннәр. Баланы бары тик сөяк җелеген күчереп утыртып кына коткарып калып була. Әмма моның өчен донор кирәк. Андый кеше Лилиананың туганнары арасыннан да табылмаган. Чит­тән эзләве дә җиңел түгел. Рос­сиядә донор көтүче балалар шактый күп. Еллар буе чират торучылар да бар. Ә Лилиана очрагында вакытны сузарга ярамый.

"Кызыбызны коткарып каласыбыз килә. Чит ил клиникалары белән элемтәгә кердек. Алар Лилианага ярдәм итәргә әзер. Әмма донор һәм операция ясату 11 миллион сумга төшәчәк. Бу санны ишет­кәч, егылып китә яздык. Безнең гаилә өчен генә түгел, хәтта байлар өчен дә зур акча бит бу. Нишләргә дә белмибез. Бер-ике ай эчендә шушы сумманы җыйсак, Лилиана­ның тереләсенә өмет бар. Тик акчаны каян аласы? Шуңа да мәр­хәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык. Балабызның гомерен озынайтырга булышсагыз иде", - ди Ләйсән ханым.

Ярдәм сорап ялваручы ханым кызы терелер һәм үзенең хыялына ирешер - гимнастика ярышларында биш алтын медаль отар дип өметләнә.

Лилианага булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Әнисе - Сабирова Ләйсән Йолдызовна исемендәге
Сбербанк картасы 4276620037962796
"Ак Барс" банкы картасы 4244369515186887

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев