Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләбибә апа белән Рәкыйп абый Нигъматуллиннар - үрнәк гаилә

Чуар төсләргә кереп балкыган, алтын нурлары белән табигатьне җылыткан, кояшлы, якты, муллык көзен хәтерләтүче гомер көзендә яшиләр минем дустым һәм элеккеге хезмәттәшем Ләбибә апа белән Рәкыйп абый Нигъматуллиннар. 40 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, лаеклы ялга чыккач та халыкка дини тәрбия бирүдә зур өлеш кертүче, берсеннән-берсе уңган дүрт бала...

Чуар төсләргә кереп балкыган, алтын нурлары белән табигатьне җылыткан, кояшлы, якты, муллык көзен хәтерләтүче гомер көзендә яшиләр минем дустым һәм элеккеге хезмәттәшем Ләбибә апа белән Рәкыйп абый Нигъматуллиннар.

40 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, лаеклы ялга чыккач та халыкка дини тәрбия бирүдә зур өлеш кертүче, берсеннән-берсе уңган дүрт бала үстереп, гаиләдә, авылда үрнәк ана һәм дәү әни булып торучы Ләбибә апа август аенда җиденче дистәне түгәрәкләде. Яшьтән үк уңганлыгы, тырышлыгы белән дан тоткан, алтын куллы, 70 төрле һөнәр иясе Рәкыйп абый хәзер дә сафта: калайдан бизәкле тәрәзә кырлары ясый, машина-тракторлар ремонтлый, балта эшенә дә осталыгы кимемәгән.

Гаилә коруларына да 50 ел аларның. Авылда бу гаиләгә сокланмаган кеше юктыр. Алма агачыннан ерак төшмәгән: балалары да үзләренә охшаган - нәрсәгә тотынсалар, шуны эшлиләр, миһербанлы, ярдәмчел. Вахит мәктәбендә укытучы булып эшләүче, якты йөзле, һәр эшкә дә өлгер килене Раилә һәм әтисе кебек алтын куллы кече уллары Фәнис белән чөкердәшеп яшиләр алар.

Ләбибә апа һәм Рәкыйп абыйның дәү әни, дәү әти, дип өзелеп торучы 11 оныгы бар. Шәфкатьлелек, игелеклелек, бар кешегә дә сүз һәм эш белән ярдәм итәргә әзер булу әлеге гаиләдә һәркемнең канына сеңгән. Акыллы, төпле киңәшләре белән бик күп гаиләләрне саклап калучы да әле ул Ләбибә апа.

Исеме җисеменә туры килүче кешеләр күп түгел. Ләбибә исеме акыллы, зирәк, үткен, зиһенле, тапкыр дигәнне аңлата. Чыннан да, акыллы да, тапкыр да ул, сүзгә дә оста. Юкка гына авылыбызның шагыйрәсе түгелдер. Бик матур, йөрәккә үтеп керерлек шигырьләр дә яза Ләбибә апа.

Нәзилә ТИМЕРГАЛИЕВА,

Вахит авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk