Көзге байлыклар
Мин үзем күп кенә бакча эшләрен көздән үк башкарырга тырышам. Менә быел да көздә дә кыяр, кабак түтәлендәге тиресне помидор, суган, кишер түтәлләренә таратып, кыяр-кабак түтәлен яңартып, эре терлек тизәген түгеп, өеп бардым. Карлыган, чия, алма, кура, слива, балан, миләш куакларының карт ботакларын кисеп, ташып-яндырып бардым, кәүсәләрен әйбәтләп бәйләп чыктым,...
Мин үзем күп кенә бакча эшләрен көздән үк башкарырга тырышам. Менә быел да көздә дә кыяр, кабак түтәлендәге тиресне помидор, суган, кишер түтәлләренә таратып, кыяр-кабак түтәлен яңартып, эре терлек тизәген түгеп, өеп бардым.
Карлыган, чия, алма, кура, слива, балан, миләш куакларының карт ботакларын кисеп, ташып-яндырып бардым, кәүсәләрен әйбәтләп бәйләп чыктым, алар ике йөз төптән артып китте. Язга чыккач, төпләре кипкәч, агартып чыгам. Араларын казып, бәрәңге утыртам, ә янәшәдәге бәрәңге җирен техникада эшкәртәм.
Үткән җәйдә үскән виноград сабагын 60-70 сантиметр озынлыкта кисеп алып, кара туфрак тутырылган тартмаларга, өч бөресен аста күмеп калдырып, яктырак, уңайлырак урынга куйдым, көнаралаш суын сибәм. Алар бөреләнә, яфрак яра башлыйлар, язга, җирләр кибүгә, әзер үсенте булалар. Язын исә җил тимәстәй, кояш төшә торган якка утыртам, шулай итеп, алар үрчи, үсә, уңыш бирә.
Болай эшләгәндә, язгы эшләр җиңеләя. Помидорларны җыеп алгач, 3-4 урыннан бәйләгән бауларын чишеп алып, бер урынга җыям, ә таякларын өеп каплыйм. Кыяр, кабак, борыч, баклажан, кабачки сабакларын өеп яндырып барам. Башкалар кебек елгага, су буена түкмим, пластик шешәләрне, төрле пакетларны калдык-постыкларны да яндырам, табигатьне пычратмыйм. Менә шулай үрнәк күрсәтсәң генә башкалардан: "Син, иптәш, нигә чүп-чарыңны бирегә түгәсең",- дип таләп итәргә була.
Шулай таләп иткәндә генә, бәлки, аңлар. Язмам башы җир эшләре, аны эшкәртү иде бит. Әйе шул, уңыш алу өчен зур хезмәт куярга кирәк, син хезмәт куйсаң, ул да җимешләрен бирә.
Авыл җирендә дә төрле бакчада төрле уңыш алалар. Билгеле, муллык өчен күп хезмәт куярга кирәк. Аны ашларга, үз вакытында казып, тырмаларга, чәчәргә, утыртырга, суын сибәргә, чүп үләннәреннән арындырып торырга кирәк.
Кайберәүләр бу эшкә сүлпәнрәк карый, аларның бакчасы да, җиренең уңдырышы да түбәнрәк була, чөнки ул аңа вакытын бүлми, йомшартмый, чүбен утамый, суын да чамалап кына сибә. Шулай булгач, хезмәтең ничек - уңыш та шулай була.
Аннан, чәчеләсе орлыкларны да үзгәртеп, төрләндереп торырга кирәк, бер түтәлгә бер үк культураны кабат утыртмыйча, урыннарын аралаштырып утырту да уңай нәтиҗә бирә, мин аны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм.
Нурислам ГАЛИЕВ, Зур Кукмара
фото: http://jpuz.ru/puzzle_go.asp?id=14753
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев