Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кызларыбыз булдыра

Югары Арбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Энҗе Гайнетдинова, Нурфия Тимербаева, Энҗе Шәмсемөхәммәтовалардан башка авылның мәдәният йорты эшчәнлеген күз алдына китерү кыен. Нинди генә чаралар уздырмый алар. Бер бәйрәмнең дә концертсыз узганы юк. Иң мөһиме: бу кичәләргә яшьләрне, өлкәннәрне, укучы балаларны да җәлеп итә беләләр. Олы яшьтәгеләр өчен түгәрәкләр эшләп килә. Дөнья...

Югары Арбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Энҗе Гайнетдинова, Нурфия Тимербаева, Энҗе Шәмсемөхәммәтовалардан башка авылның мәдәният йорты эшчәнлеген күз алдына китерү кыен. Нинди генә чаралар уздырмый алар. Бер бәйрәмнең дә концертсыз узганы юк. Иң мөһиме: бу кичәләргә яшьләрне, өлкәннәрне, укучы балаларны да җәлеп итә беләләр. Олы яшьтәгеләр өчен түгәрәкләр эшләп килә. Дөнья яңалыклары турында сөйләшә-сөйләшә, алар кул эшләре башкаралар. Ял да итә беләләр, җырлап-биеп күңел ачалар. Гөлчәчәк Хаҗиева - аларның алыштыргысыз артистлары. Минем үземнең дә алар чакырган бер кичәдән дә калганым юк.

Моннан тыш, авыл клубына башкала артистлары килә, Кенәбаш, Ятмас Дусай, Зур Кукмара авыллары үзешчәннәре дә концертлар куйдылар.

Мәдәният йорты директоры Энҗенең кулыннан килмәгән эше юк: бәйләү, чигү, тегү, дисеңме! Кичәләр өчен костюмнарны да үзе тегә. Нурфия исә өстәмә рәвештә китапханә эшен дә алып бара. Бер елдан артыграк кына хезмәт куйса да, үз эшенең остасы икәнен күрсәтте: төрле конкурсларда катнашып, Мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләкләнеп тора. Энҗе Шәмсемөхәммәтова да кичәләрдә активлык күрсәтә, матур итеп җырлый, сәхнәдә рольләрне оста башкара. Тәмле телле, мөлаем йөзле техник хезмәткәр Фирая да барлык тамашаларда катнаша, тәрәзә төпләрен тутырып, гөлләр үстерә.

Мәдәният йортының мәктәп янында булуы тыгыз мөнәсәбәттә эшләү өчен уңайлы. Укучылар - безнең артистларыбыз, булышчыларыбыз, ди мәдәният хезмәткәрләре.

Алда әйтелгәннәрдән тыш, кышкы ягу сезонына әзерләнү, мичләргә ягу, ремонт эшләре, мәдәният учагының әйләнә-тирәсен тәртиптә тоту, чәчәкләр, агачлар утырту, авыл җирлеге йөкләгән эшләрдә катнашу - боларның барысын алар тиешенчә башкара.

Гадилә МОРАТОВА, Югары Арбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев