Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыйнама мине, балам!

Соңгы вакытта көнкүреш җинаятьләре аеруча күбәйде. Радио-телевидениедә дә бу хакта сөйләп торалар, Интернет челтәрендә дә балаларны, өлкән әти-әниләрне кыйнау, хәтта үтерү кебек криминаль яңалыкларга еш юлыгасың. Район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә дә көн саен диярлек өйдәге үзара аңлашылмаучанлыклар нәтиҗәсендә килеп чыккан тавыш-гаугалар турында хәбәр алына. Узган ел бүлектә 84...

Соңгы вакытта көнкүреш җинаятьләре аеруча күбәйде. Радио-телевидениедә дә бу хакта сөйләп торалар, Интернет челтәрендә дә балаларны, өлкән әти-әниләрне кыйнау, хәтта үтерү кебек криминаль яңалыкларга еш юлыгасың. Район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә дә көн саен диярлек өйдәге үзара аңлашылмаучанлыклар нәтиҗәсендә килеп чыккан тавыш-гаугалар турында хәбәр алына. Узган ел бүлектә 84 көнкүреш җинаяте теркәлгән иде. Шуларның 21е - сәламәтлеккә зыян китерү, 23е - кыйнау, 39ы - үтерү белән янау. Шуларның берничәсенә тукталып узам.

Үзбәкстанда туып-үсеп, хәзерге вакытта Нырты авылында яшәүче 43 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылды. Ул узган елның 13 июнендә, кичке сәгать тугызынчы яртылар тирәсендә исереп өенә кайта, иң элек 17 яшьлек улын, аннары 16 яшьлек кызын кыйнап, аларның сәламәтлекләренә зыян китерә.

Балаларга гына түгел, хәтта үзләрен дөньяга китереп, җил-яңгыр тидерми үстергән өлкән әниләренә дә кул күтәрүчеләр бар. 22 июньдә, кичке сәгать дүртләр тирәсендә Кукмарада яшәүче 42 яшьлек Илдус Фатыховка әнисенең кисәтү ясавы ошамый, билгеле. Ул икенче төркем инвалид ананы идәнгә этеп ега, аны кыйный, үтерү белән яный. Даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланучы, даими эш урыны булмаган ир закон каршында җавап бирергә туры киләчәк. Кукмарадан икенче бер ир-ат - Юрий Денисов шулай ук инвалид әнисен кыйный, хәтта аяклары белән дә типкәли. Ул да җинаять җаваплылыгына тартылды.

Ә менә Лубянда яшәүче өч бала әнисе 85 яшьлек кайнанасын кыйный. Бу хәл 29 мартта, көндезге сәгать уннар тирәсендә була. Ике арада тавыш чыкканнан соң, элегрәк хөкем ителгән килен озак уйлап тормый, кайнанасына йодрыклары белән ташлана, йөзенә, иягенә һәм башка гәүдә өлешләренә суга.

Тулы булмаган, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы гаиләләр һәрдаим полиция хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә. Әмма андый гаиләләрне ачыклау, балаларның, пенсионерларның кыйналу, җәберләнүләренә юл куймас өчен район халкының, Башкарма комитет, социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләренең дә безгә теләктәшлек итүе кирәк. Мондый фактлар турында үзвакытында хәбәр итү күпләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклап калачак.

Район эчке эшләр бүлегенең дознание бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан узган ел 109 җинаять эше тикшерелеп судка җибәрелде, гаеплеләр тиешле җаваплылыкка тартылды. Гаиләләрендә кыйналып, рәнҗетелеп яшәүчеләрнең безгә курыкмыйча мөрәҗәгать итүләре сорала. Без аларга тиешле ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер.

Эльвира ЗАКИРОВА, район эчке эшләр бүлегенең дознание бүлекчәсе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев