Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кул эшләрендә - кояш яктысы

Гади, тыйнак, үзе бик уңган кыз ул Гүзәл Рәхимуллина. Кул эш-ләрен, аеруча бәйләүне ярата.

Моның белән кешене шаккаттырып буламыни, сатуда бәйләнгән киемнәрнең ниндиләре генә юк, дияр кайберәүләр. Тик бит алар компьютер технологияләре кулланып, махсус станокларда җитештерелгән. Ә Гүзәл бәйләгән свитерлар, джемперлар, түбәтәйләр, башлыкларның һәр күзәнәге аның күз нурларын, кулларының җылысын, күңел матурлыгын саклый.
Гаҗәпләнерлек түгел: Гүзәл көнне шушы яраткан шөгыленнән башлый икән. Вакытыннан иртәрәк торып, эшкә киткәнче азмы-күпме бәйләп өлгерә. Шуңа күрә аның кул эшләренә иртәнге кояш яктысы сеңәдер кебек тоела миңа.
Бәйләү энә белән кое казуга тиң. Ул зур сабырлык һәм бу эшкә чын-чынлап бирелгәнлекне сорый. Үзеңне мәҗбүр иткән очракта эшеңнең нәтиҗәсе булмаячак. Шуңа күрә мин Гүзәлне тырыш бал корты белән чагыштырам.
-Кул эшләренә кечкенәдән үк тартылдым, курчакларыма күлмәкләр тегә идем. 5 сыйныфта укыганда Кукмара үзәк китапханәсендә бәйләргә өйрәтүче түгәрәк оештырылганын ишетеп, шунда йөри башладым. Энәләр һәм ыргак белән бәйләү күнекмәләрен шунда үзләштердем, -дип сөйли ул. Аның ыргак белән үрелгән салфеткалары мәктәп күргәзмәләренә дә куелып, Мактау кәгазьләренә лаек булган. Киләчәктә исә тегүче булырга хыялланган. Кукмара 1нче урта мәктәбен тәмамлагач, һич икеләнмичә, Казан җиңел сәнәгать техникумына юл тоткан. Тик, заман таләп-ләрен искә алып, компьютерларны өйрәнү бүлегенә кергән.
Хәзер ул Кукмара элеваторы лабораториясендә эшли. Хезмәтеннән канәгать булса да, матур киемнәр тегәргә өйрәнү хыялы сүрелмәгән. Бәйләү дә гомерлек шөгыле булырга охшаган. Элеватор ашханәсендә икмәк пешерүче әнисе Халидә, газ оешмасында электрик вазыйфасын башкаручы әтисе, сеңлесе Рузилә дә ул бәйләгән киемнәрне яратып кияләр. Кызның осталыгын белеп алган дуслары-танышларыннан да заказлар җитәрлек. Хезмәттәшләренең дә үтенечләрен кире какмый. Бәйләү бизәкләрен кыз үзе уйлап таба яисә махсус журналлардан өйрәнә икән.
-Сатуда күңелгә ошаган киемне табуы кыен. Җылы булып күренгән свитерлар да синтетик материалдан булып чыга. Кибетләрдә исә хәзер үз илебездә җитештерелгән, сыйфатлы бәйләү җепләре күп, сайлау мөмкинлеге зур. Теләгең булганда, фантазияңне эшкә җигеп, үзенчәлекле кием бәйләп кияргә була. Гомумән, бу мавыгуым турында озаклап сөйләргә мөмкин, -ди ул.
Һөнәрле югалмас, ди халык мәкале. Хәтта танылган рус актрисасы Лия Ахеджакованың да үткән гасырның 90 елларында кыйммәтле кибетләр өчен киемнәр бәйләп көн күргәне билгеле.
Кул эшләренә осталыгы Гүзәлгә дә тормышында ярдәм итәр, шәт. Ә киләчәге аның бәйләгән әйберләре кебек матур булыр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk