Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар электрон түләүләргә өстенлек бирә

Моннан берничә ел элек электрон хезмәтләр хакында ишетеп кенә белә идек. Хәзер исә күпчелек үзенең барлык төр түләүләрен вакыт әрәм итмичә, почта, банкларда озын-озак чиратларда тормыйча, өйдән генә түли. Чыннан да, кулыңда пластик картаң бар, кәрәзле телефоның яисә компьютерың Интернет челтәренә тоташкан икән, нигә дип үзеңә артык мәшәкатьләр тудырырга?! Бер...

Моннан берничә ел элек электрон хезмәтләр хакында ишетеп кенә белә идек. Хәзер исә күпчелек үзенең барлык төр түләүләрен вакыт әрәм итмичә, почта, банкларда озын-озак чиратларда тормыйча, өйдән генә түли. Чыннан да, кулыңда пластик картаң бар, кәрәзле телефоның яисә компьютерың Интернет челтәренә тоташкан икән, нигә дип үзеңә артык мәшәкатьләр тудырырга?! Бер дә хафаланмыйча гына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында исәп-хисап эшләрен башкарырга мөмкин.

Статистика мәгълүматларыннан билгеле булганча, агымдагы елның беренче яртыеллыгында татарстанлыларга 24,9 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу сан узган ел белән чагыштырганда 75 процентка күбрәк икән. Безнең районда исә халыкка электрон хезмәтләр күрсәтү бер мең кешегә 535,8 туры килә. Татарстан дәүләт хезмәтләре порталының битләрен әлеге чорда 116,5 миллион кеше караган, шәхси кабинетларның саны да 1,38 миллионга арткан. Бүгенге көндә Татарстанда 222 хезмәт һәм сервисның түләүләрен электрон юл белән башкарырга мөмкин. Халык арасында иң киң таралган электрон хезмәтләр булып, торак-коммуналь хуҗалыгы, дәваханәдә табибка язылу, ЮХИДИ хезмәтләре, балалар бакчаларына электрон чиратлар, шулай ук элемтә һәм Интернет өчен түләүләр тора.

-Кулга кәгазь тотып чиратлар торырга күнеккәнгәме, электрон түләү мөмкинлеге хакында ишеткәч тә, беренче айларда ничектер куркып калдык. Иң элек өйдән, Интернет аша гына коммуналь хезмәтләр өчен түләдем дә, икенче айны көтә башладым. Янәсе, нинди сумма килер, минем түләвем тиешле оешмага барып җиттеме икән, дим. Бар да яхшы, хәтта түләнгән тиененә кадәр күрсәтелгән иде квитанциядә. Шуннан соң барлык түләү кәгазьләре килеп беткәннән соң, рәхәтләнеп өйдә генә түли башладым. Халык өчен мондый мөмкинлекләр тудырылганга сөенеп бетә алмыйм, - ди Кукмарада яшәүче Рашидә ханым Әхмәтҗанова. - Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан дәүләт хезмәтләр порталының хәзер куркынычсызлык системасы да бар. Банк картасы мәгълүматлары серверда сакланмый, бу исә мәгълүматларның чит кешеләр кулына күчүдән өстәмә рәвештә саклау булып тора.

Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында түләүләрне башкару өчен нибары шәхси кабинет булдырга гына кирәк. Моның өчен бары тик сайтта кәрәзле телефон номерын күрсәтеп, җибәрелгән парольне генә куллану сорала. Әлеге хезмәттән пенсия яшендәгеләр бик файдаланмыйдыр, аеруча яшьләр тартыладыр, дип уйлаган идек. Баксаң, аларның күбесенә электрон түләү беренче чиратта кәрәзле телефон балансын тулыландыру өчен кирәк икән.

-Мин әти-әнием белән яшәгәнлектән, әлегә бернәрсә өчен дә түләгәнем юк, әзергә-бәзер булып яшим, - ди Алмаз исемле егет. - Әмма киләчәктә үз гаиләм булгач, әлбәттә, электрон хезмәтләргә өстенлек бирәчәкмен. Хәзер бит балалар бакчасына да, табибка да Интернет аша языласы.

Мәктәп укучылары арасында баручы республикакүләм "IT-чемпион" бәйгесендә катнашып та, балалар өлкәннәрнең шактый күбесен электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәттеләр. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә бәйгедә республикабыз мәктәпләреннән 40 меңгә якын укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 45 763 шәхси кабинетта сакланган.

Иң актив Топ-10 мәктәп укучысы исемлегенә районыбыз укучылары да кергән. 1 августтан әлеге бәйгенең өченче этабы башланды.

-Кызым Лилия Кукмара беренче гимназиясендә укый. Бәйгедә даими катнашып килеп, ике тапкыр җиңүче булды, планшет һәм ноутбук белән бүләкләнде, - ди Кукмарада яшәүче Ифтария ханым Вәлиуллина. - Әлеге бәйгенең укучылар өчен дә, өлкәннәргә дә файдасы зур. Хәзер үзебез дә барлык түләүләрне, шул исәптән ЮХИДИ штрафлары, салымнарны да Интернет аша гына башкарабыз.

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша түләүләрне комиссиясез дә башкарып була. Моның өчен бары тик виртуаль дәүләт хезмәтләре картасын рәсмиләштерергә һәм аннан файдаланырга гына кирәк. Виртуаль карта бер елга чыгарыла. Аны комиссиясез теләсә кайсы банк картасыннан 5 мең сумнан башлап тулыландырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk