Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарадагы “Элита Трэвэл” туристлык агентлыгы хыялларны чынга ашыра

Салкын карлы кышкы көннәрдә көньякка, экзотик илләргә барып диңгез киңлекләрендә рәхәтләнеп су коенып, сихри пляжларда кояшта кызынып, туйганчы бер ял ит идең ул! Кышкы чорда әнә шундый хыялларга бирелмәгән кеше бармы икән? Юктыр, мөгаен. Ә нигә хыялларны чынга ашырмаска?! Моның өчен бары тик бистәбезнең Ленин урамындагы "Пассаж" сәүдә комплексының икенче...

Салкын карлы кышкы көннәрдә көньякка, экзотик илләргә барып диңгез киңлекләрендә рәхәтләнеп су коенып, сихри пляжларда кояшта кызынып, туйганчы бер ял ит идең ул! Кышкы чорда әнә шундый хыялларга бирелмәгән кеше бармы икән? Юктыр, мөгаен.

Ә нигә хыялларны чынга ашырмаска?! Моның өчен бары тик бистәбезнең Ленин урамындагы "Пассаж" сәүдә комплексының икенче катында урнашкан "Элита Трэвэл" туристлык челтәренә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк бит. Анда исә нинди ел фасылы булуга карамастан, тиз арада кулай һәм ташламалы бәяләргә дөньяның теләсә кайсы почмагына юллама алырга мөмкин. Әле ул гынамы...

-Бездә юллама бәяләрен алты айга кадәр процентсыз кичектереп түләргә һәм хәзердән үк май-сентябрь айлары өчен юллама, теплоход круизларын "броньләп" куярга була, - ди туристлык челтәренең туризм буенча белгече Ильвира Корбангалиева. - Ике төрле паспорт (Рәсәй һәм чит илнеке) алып агентлыкка гына килергә кирәк. Бергәләп күңелегезгә ошаган илне һәм сез теләгән вакытка булган турларны сайлап алабыз да, юлламаның ярты бәясен түләгәннән соң, җәйне көтәсе генә кала. Калган хак исә бары тик сәяхәткә китәр алдыннан гына түләнә. Җәйгә Төркиягә 7-8 көнлек юлламаларны - 12 мең сумнан, ә кышкы айларда Мисырга 10 мең сумнан башлап табарга мөмкин. Юлламалар , әлбәттә, юл бәясе, туклану, трансфер, иминиятләү һәм биш йолдызлы кунакханәдә яшәүне үз эченә ала.

"Элита Трэвэл" хезмәткәрләре шактый очсыз бәягә чит илләргә Яңа ел турлары, балалар өчен төньякта, Себер урманнары эчендә урнашкан Бөек Устюг - "Кыш бабай йорты" на бару өчен дә махсус программалар тәкъдим итәләр. Каникуллар чорында укучыларны автобуслар белән Түбән Новгород, Мәскәү, Чебоксар, Санкт-Петербург, Болгар һәм башка тарихи истәлекле шәһәрләргә экскурсияләргә алып барырга теләүчеләргә дә юлламалар алу өчен бары тик туристлык челтәренә генә килергә кирәк. Тарихи һәйкәлләре белән дан тоткан, дөньядагы иң матур шәһәрләренең берсе булып саналган Санкт-Петербургка барып-кайту, кунакханәдә биш көн яшәү, туклану һәм барлык экскурсияләр өчен юллама бәясе ни бары 8700 сум тора.

Ял итеп, дөнья күреп, сәяхәт итеп кайткан яшьләр әти-әниләре, өлкән туганнарын да онытмыйдыр, билгеле. "Элита Трэвэл"да Татарстан һәм Рәсәй буенча кайсы гына шифаханәгә юллама юк! Удмуртия республикасының Варзи-Ятчи шифаханәсендә ял итүнең бер көне - 1900, Васильево, Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Азнакайдагы шифаханәләрдә 1000-1500 сум тора. Юлламага биш тапкыр туклану, яшәү һәм дәвалану керә. Кулларында пенсия кенәгәсе булганнар исә Марий-Элдагы "Кичиер", "Кленовая гора" шифаханәләрендә көнен 1150 сумнан рәхәтләнеп ял итеп, дәвалау сеанслары алып кайта ала.

"Элита Трэвэл" туристлык челтәре аша быел районыбызда 158 кеше дөньяның төрле шәһәрләрендә урнашкан ял йортларында булып кайткан. Юллама алучыларның барысын да 25 декабрьдән соң Яңа ел бүләкләрен алу өчен поселокның Ленин урамы, "Пассаж" сәүдә комплексында икенче катта урнашкан агентлыкта көтәләр. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-86-06, 89050220009.

Бәяләр:

Мисыр (ике кешегә, 7 көнгә) - 21 мең сум

Тайланд (ике кешегә, 10 көнгә) - 31 мең сум

Гарәп Әмирлекләре ( ике кешегә, 7 көнгә) - 24 мең сум.

Алсу ИДРИСОВА

фото: http://tudas.ru/leisure-ativities/weddings/item_542

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X