Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кукмарада яшәүче Рафилә Фәттахова көн дә төш күрә

Төшләр, төшләр! Ниндиләре генә юк. Елатып, көлдереп, хәтта бик нык куркытып уята торганнары да бар. Аларның күбесе нигә юрасаң - шуңа, бигрәк тә иртәнге якта күргәннәре дөрескә туры килә. Кайбер кешеләр төшләрне бик сирәк күрәбез, ә кайберәүләр төш күрмичә йоклаган төнем дә юк, диләр. Мин дә төшләрне көн дә күрүчеләр...

Төшләр, төшләр! Ниндиләре генә юк. Елатып, көлдереп, хәтта бик нык куркытып уята торганнары да бар. Аларның күбесе нигә юрасаң - шуңа, бигрәк тә иртәнге якта күргәннәре дөрескә туры килә. Кайбер кешеләр төшләрне бик сирәк күрәбез, ә кайберәүләр төш күрмичә йоклаган төнем дә юк, диләр. Мин дә төшләрне көн дә күрүчеләр рәтендә. Алар бик күп, берничәсен генә язып үтим әле.

Үзем белгән бер ханымның кызы югалды. Айлар, бер ел үтте. Мин төш күрдем. Төркиягә барганмын икән (минем анда булганым юк). Югалган кыз юлымда очрады. "Апа, әнигә әйт, мин исән-сау, хәзергә Төркиядә", - диде дә юкка чыкты.

Бу төш турында кызның әнисенә сөйләдем. Ун ел үткәч, югалган кыз исән-сау әнисе янына кайтты.

Быел җәй аенда төш күрдем. Актанышка барганмын икән. Иң беренче итеп безгә ботка ашаттылар. Аннан соң бер генә кулланыла торган пакетка өч аш кашыгы бал салып, һәммәбезгә бүләк иттеләр. Бу төш турында иртәнге сәгать алтыда иптәшемә, сәгать 8дә дус хатыныма сөйләдем. Ә инде сәгать унда, миңа Актанышка барачагымны җиткерделәр. Актанышның Тәләкәй авыл җирлегендә исә һәрберебезгә бал бүләк иттеләр. Бу төшем турында алдан кешегә сөйләмәгән булсам, бер кеше дә ышанмас иде.

Барысын да язып үтсәң, бик күпкә китә. Кыскача гына язам. Биш сумлык тимер акчалар күрсәм - көтмәгән җирдән байлык, идән юсам - юл төше, бура күрсәм, мәет чыгасын көт тә тор. Бәрәңге чүпләсәм - сүзгә, салам күрсәм - исәп-хәсрәт, чи ит күрсәм - чиргә, янгын күрсәм - сөенечкә, эт таласа, кем беләндер сүзгә киләм. Тизәккә бассам, уйламаган җирдән керем була. Тешләрем коелып кулыма алсам - сөенечкә, җиргә төшеп китсәләр, көенечкә була.

Үзем белгән берәүләргә бик зур, озакка сузыла торган кайгы килде. Мин аларны төштә күрдем. Өй түбәләре янып бетте. Төшемне үземчә юрап, аларга сөйләдем. "Исәбегез тиздән бетәр. Төшемдә өегезнең түбәсе генә янды, өй эченә кермәде", - дидем. Чынлыкта, минем юраган төшем дөрескә чыкты.

Менә бүген дә төшемдә гөл бүләк иттеләр һәм үзем чәчемне бик матур итеп үреп куйдым. Нигә булыр?

Төшләрнең кайберләрен юрамаска, тизрәк онытырга тырышасың. Ә инде ниндидер яхшы, я булмаса начар вакыйгалар белән очрашсаң, төшемдә кисәткәннәр иде дип уйлап куям.

Һәрберегезгә тыныч йокылар, бары тик шатлыкка гына юрый торган төшләр керүен теләп Рафилә Фәттахова, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев