Кукмарада узган ел котыру авыруының җиде очрагы теркәлгән
Котыру авыруыннан саклану турында газета битләрендә күп тапкырлар мәкалә-игъланнар бирелде. Ветеринария хезмәткәрләренең дә шәхси хуҗалыкларга, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә килеп, түләүсез профилактик чаралар үткәрүләрен беләбез. Әмма әлеге мәсьәлә актуальлеген югалтмый. -Йогышлы чирләрне - себер түләмәсе, туберкулез, котыру, лейкоз авыруларын кисәтү буенча районда күләмле эш алып барыла. Шуның иң киң таралганы -...
Котыру авыруыннан саклану турында газета битләрендә күп тапкырлар мәкалә-игъланнар бирелде. Ветеринария хезмәткәрләренең дә шәхси хуҗалыкларга, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә килеп, түләүсез профилактик чаралар үткәрүләрен беләбез. Әмма әлеге мәсьәлә актуальлеген югалтмый.
-Йогышлы чирләрне - себер түләмәсе, туберкулез, котыру, лейкоз авыруларын кисәтү буенча районда күләмле эш алып барыла. Шуның иң киң таралганы - котыру авыруы. Гомумән, республикада бигрәк тә безгә якын Саба, Питрәч, Балык Бистәсе, Биектау районнарында әлеге чир киң таралган. Безнең районда да үткән ел җиде очрак теркәлде. Прививка ясау тулысынча эшләнеп бетсә дә, авыру учаклары кабынып тора. Үткән ел соңгы тапкыр песи белән бәйле мондый хәл Зур Сәрдек авылында булды. Әлеге җирлектә дә без тулысынча вакцинация үткәрелде дип әйткән идек, әмма эт-мәчеләрне прививкалау иң авыр мәсьәлә булып кала бирә. Аларны тотып булмый, хуҗаларның да битарафлыгы күңелсез хәлләр килеп чыгуга сәбәпче була. Әлеге эшкә җитди карарга кирәк, кеше гомере белән шаярырга ярамый, - ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин.
"Вирус белән зарарланган хайваннар: төлкеләр, кыргый этләр авыру чыганагы булып, санала. Алардан бу куркыныч авыруның йорт хайваннарына һәм алар белән бәйләнештә булганда кешеләргә дә йогуы бар, - ди "Россельхознадзор" идарәсенең өлкән инспекторы Рәшит Хәйруллин. - Вирус организмнан селәгәй белән бүленеп чыга. Мондый хайваннар тешләгәндә, селәгәе тиеп киткәндә, шулай ук аларның селәгәе белән пычранган төрле әйберләр аша авыру белән зарарланырга мөмкин. Шуңа күрә сак булырга кирәк.
Песи һөҗүменә дучар булган райондашыбыз белән аралашырга туры килде.
-Әлеге хәлнең әллә ни зурлап сөйләрлеге юк дип уйлыйм. Песи - песи инде ул, юлбарыс түгел. Аннары ул тешләмәде, бераз тырмалады гына, селәгәе эләкмәгәндә куркыныч түгел. Бөтен гаилә белән дәваханә юлында йөрергә туры килде, табиблар чакырган саен укол кадатырга бардык. Ходай сакланганны саклармын дигән бит, шуңа күрә йорт хайваннарына прививкалар ясатып, саклану чараларын алдан күрергә кирәк. Без үзебезнең йорт хайваннарына вакцина кадаттык. Кайбер кешеләр миңа гаҗәпләнеп нәрсәгә һаман шул эт-мәчеләреңне күтәреп йөрисең диләр, ничек кайгыртмыйсың инде, алар өчен без җаваплы бит. Ә миңа ташланганы хуҗасыз песи иде. Хәзер урамнарда эт-мәчеләр күп йөри, балалыйлар да, хуҗалары чыгарып җибәрә яки үзләре башка хайваннарга ияреп чыгып китә. Шуннан урам этләре, песиләре барлыкка килә. Ә прививка ясату өчен аларны җыеп бетерү мөмкин түгел. Шул ук песиләр басу-кырлардан тычканнар тотып ашый, - дип сөйләде ул.
Әлеге әңгәмәдәшем әйтмешли, песи юлбарыс булмаса да, тешләсә, ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин. Күпләр азагын уйлап бетермичә, мәсьәләнең асылына җиңел карый. Котыру авыруыннан абзардагы терлекләр, зур мал зыян күрә. Тавыгың үлсә дә, әрәм бит. Ә иң куркынычы - аннан кешеләрнең гомере өзелергә мөмкин.
Тагын бер хуҗалыкта этнең кешегә сикерү очрагы теркәлгән. Монда шулай ук котыру факты раслана.
-Иртәнге якта 6 яшьлек оныгым күрше малае янына уйнарга кергәндә аларның бәйдән ычкынган этләре аңа ташлана. Бала куркып җиргә каплана. Аркасына, ботларына зыян килгән иде. Ярый әле хуҗалары күреп ала. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт, тиз арада беренче ярдәм күрсәттеләр, аннан соң да уколлар кадатырга йөрергә туры килде. Шул хәлдән соң бала бер көн бөтенләй сөйләшмәде, ике ай буе урамга чыкмады. Хәзер уңайланды инде, Аллага шөкер. Этне дә жәлләдек, гел бәйдә тора иде ул, бу юлы ничек ычкынгандыр, - диде оныгы өчен борчылган ханым.
Әйе, мондый хәлләр күршеләр, туганнар арасында да үпкә, ызгыш тудырырга мөмкин бит. Сәламәтлеккә зур зыян килеп, аяныч тәмамланса, гомер буена үкенече калачак. Эт-песи асраучы кешеләргә хайван асрау турындагы кагыйдәләрне төгәл үтәп, ел саен котыру авыруына каршы прививка ясатырга кирәк.
Котыру авыруы- кешеләргә хайваннардан йогучан, үзәк нерв системасын зарарлап, үлемгә илтүче йогышлы авыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев