Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада төрле милләт вәкилләре бер-берсен хөрмәтләп яши

"Бер җепкә бергә теркәлеп..." (милли һәм динара мөнәсәбәтләр хакында) Элек-электән Татарстан Республикасы Русия һәм бөтен дөнья җәмәгатьчелеге алдында төрле милләтләрнең, төрле дин вәкилләренең дус-тату, тыныч яшәү эталоны, матур бер үрнәге булып торды. Әле берничә ел элек кенә АКШның дәүләт секретаре Хилари Клинтон Казанга эш визиты белән килгәч, Кремль кирмәнендә Кол...

"Бер җепкә бергә теркәлеп..."

(милли һәм динара мөнәсәбәтләр хакында)

Элек-электән Татарстан Республикасы Русия һәм бөтен дөнья җәмәгатьчелеге алдында төрле милләтләрнең, төрле дин вәкилләренең дус-тату, тыныч яшәү эталоны, матур бер үрнәге булып торды. Әле берничә ел элек кенә АКШның дәүләт секретаре Хилари Клинтон Казанга эш визиты белән килгәч, Кремль кирмәнендә Кол Шәриф мәчетенең христиан Соборы белән янәшә урнашуына, бер шәһәрдә, бер җирлектә христиан һәм мөселман мәдәниятләренең "күршеләрчә" аралашып яшәвенә гаҗәпләнеп, соклануын белдергән иде.

Хәзер дә бу вәзгыять үзгәрмәде: руслар һәм татарлар, мари һәм чувашлар, мордва һәм удмуртлар милләт - диннәренә карамыйча, үзара бик тату-дус, бер-берсен хөрмәтләп яшиләр. Шулай да, соңгы вакытта республикабызда күпләрне сагайткан, хәтта хафаландырган бик күңелсез вакыйгалар булып узды: берничә районда чиркәүләр яндырылган...

Кукмара Үзәк мәчетендә айга бер мәртәбә үткәрелә торган район имамнары җыелышларының соңгысында шушы мәсьәлә буенча да сүз кузгатылган иде. Бу хакта районның имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин болай диде:

-Ислам дине ул - игелек, мәрхәмәтлелек дине. Аның нигезендә - башкаларга гел яхшылык эшләү, күршеләрнең, якташларның - бөтен кешеләрнең үзара тату, тыныч яшәвен, бәхетле булуларын теләү. Мөселманнар - берАллалык дине тарафдарлары, шулай да Коръәндә башка диннәр вәкилләренең храмнарына зыян китерү генә түгел, хәтта аларны ачулану да тыела ("Әл-Әнгам" сүрәсе, 108нче аять). Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм дә: "Мөселман ул - башкаларга кулы һәм теле белән зыян китермәгән кеше", - дип өйрәткән. Шуңа күрә кайдадыр нәрсәдер шартлатудан яки яндырудан динебезгә дә, мөселманнарга да бернинди файда булмый, ә зарары күп булырга мөмкин. Алай гына да түгел, мондый гамәл кылучы кеше ислам диненә һәм Аллаһы Тәгалә билгеләгән канунга каршы чыгучы була. Белемгә ия, азмы-күпме фикерли алган мөселман беркайчан да бу эшне эшләмәс..."

Район имамнары җыелышында полиция бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев та катнашты. Мәхәлләләрнең эшчәнлеге, документациясе юридик яктан рәсмиләштерелүе турында искәртеп, Рамил Нургалиев: "Сайланып куелган, Указлары булган имамнарга эчке эшләр органнары, гомумән, дәүләт ярдәм күрсәтергә әзер", - дип ышандырды. Полиция вәкиле билгеләп үткәнчә, дин әһелләре дә җинаятьчелекне, шул ук эчүчелекне киметү эшенә саллы өлеш кертә ала. "Һәрхәлдә, без аңлашып, ярдәм итешеп эшләргә тиешбез, - дип дәвам итте сүзен Рамил Ришат улы. - Чиркәүләргә ут төртү белән бәйле соңгы вакыйгаларга килгәндә, бу республикабызда динара һәм милләтара низаг кабызыр өчен махсус эшләнмиме икән, дигән шик туа... Кемгәдер, күрәсең, бездә төрле диндә булган, төрле милләтле кешеләрнең дус-тату яшәүләре ошамый. Мондый низаг кабынып китүгә, һичшиксез, юл куймаска кирәк. Бу мәсьәлә буенча да, башка проблемалар буенча да фикер алышыйк, киңәшик. Без, полиция, дәүләт вәкилләре, дин әһелләре (мөселманнар һәм христианнар) белән һәрвакытта да очрашырга, сөйләшергә әзер. Һәрхәлдә, аңлату эшләре алып барганда, халыкка нәсихәтләрегезне җиткергәндә, төрле милләтләр һәм диннәр әһелләре арасында күршеләрчә дустанә һәм игелекле мөнәсәбәтләрне саклап калырга ярдәм итүче сүзләр табарсыз, дип өметләнәбез..."

Декабрь башында Казан шәһәрендә узган социаль юнәлешле, коммерцияле булмаган оешмаларның II Республика Форумында да милли һәм динара мөнәсәбәтләргә багышланган аерым секция эшләде. Бу нисбәттә Русия гражданнарын борчыган проблемалар арасында шундый 3 мәсьәләне аерып билгеләп үттеләр:

1).Милләтара мөнәсәбәтләрнең сәясиләшүе; 2) Илгә чит дини агымнарның үтеп керүе; 3) Мигрантлар һәм миграцион процесслар белән бәйле булган проблемалар.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров билгеләп үткәнчә, илебезнең киләчәге шушы өч мәсьәләнең ничек хәл ителүенә дә бәйле. Диния Нәзарәте ошбу юнәлештәге эшчәнлек кысаларында "Социаль ислам доктринасы" дигән проектны тормышка ашыра. Аның нигезендә - янәшәдә булган кешегә миһербанлык һәм мәхәббәт хисләре белдереп яшәү идеясе. Шул уңайдан быелгы ураза аенда да "Рамазан - игелекле эшләр ае" дип аталган акция үткәрелгән, Корбан бәйрәме көннәре исә "Фида кылырга - димәк, яратырга" дигән шигарь астында үтте. Моңа бәйле рәвештә кардәшеңә, якыннарыңа мәхәббәт һәм кайгыртуны белдерү темасын чагылдырган махсус видеороликлар төшерелеп, гает көннәрендә алар "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалыннан күрсәтелеп торган.

Сүз уңаеннан, Форумда чыгыш ясаучылар илебездәге милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең нинди булуында матбугат, мәгълүмат чаралары гаять зур роль уйный, дип ассызыклап әйттеләр. Чыгыш ясаучыларның берсе исә мондый фикер белдерде: экстремизмны җиңәр өчен, дини белем дәрәҗәсен арттыру таләп ителә - гади дин тотучыларныкын гына түгел, дәүләт хезмәткәрләрнекен, дөньяви уку йортларында эшләүче укытучыларныкын, гомумән, халыкның... Бу бер-беребезне аңларга, һичшиксез, ярдәм итәр иде, яшьләрне хаталы адымнардан, ә җәмгыятьне - нигезсез гаепләүләрдән туктатыр иде.

"Бүлмәләр" сүрәсенең 13нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: "Мин сезне төрле халыклар итеп яраттым - сез бер-берегезне танып өйрәнер өчен". Бүген республика мөселманнары тәкъдим итә торган "бер-береңне аңлау һәм күршеләрчә игелекле мөнәсәбәтләр" концепциясе шушы аять эчтәлегенә бик тә тәңгәл килә. Иншә Аллаһ, коткы салучы аерым кешеләрнең акылга ятышсыз гамәлләре республикабызда яшәүче төрле халыкларның дустанә мөнәсәбәтләренә зыян сала алмас һәм алга таба үзебезнең уртак Йортыбызда без дуслык, бердәмлек һәм тынычлыкны саклап кала алачакбыз.

Әле XX гасыр башында, рус һәм татар халкының мөгамәләсе хакындагы фикерен белдереп, мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукай болай дигән:

"Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? -

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп..."

Дөрестән дә, бу тарихи бергәлекнең бетмәячәгенә ихластан ышанасы килә, һәм шагыйрь бик тә мәгънәле, тәэсирле итеп искә алган "җеп", өметләнерлек нык булып, әле бик озак вакыт дәвамында, шәт иншә Аллаһ, төзек хәлдә сакланыр.

Ришат КУРАМШИН, Кукмара мәдрәсәсе мөдире

фото: http://www.mol-pol43.ru/news/915

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk