Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды (җиңүчеләр исемлеге)

Зәңгәр күк йөзендә язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне җылытып туган ягыбызга апрель ае килде. Нәкъ менә шушы айда безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга аваз салган. Аның тууына быел 26 апрельдә 130 ел тула. Башкалабызда аның туган көненә багышлап төрле чаралар үтә. Районыбызның үзәк һәм балалар китапханәсе дә Тукаебызның туган...

Зәңгәр күк йөзендә язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне җылытып туган ягыбызга апрель ае килде. Нәкъ менә шушы айда безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга аваз салган. Аның тууына быел 26 апрельдә 130 ел тула. Башкалабызда аның туган көненә багышлап төрле чаралар үтә. Районыбызның үзәк һәм балалар китапханәсе дә Тукаебызның туган көнен зурлап искә алу максатыннан, 4 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар арасында "Тукайлы яз" дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде.

Конкурска 300дән артык бала катнашырга теләк белдергәч, без мәктәпләргә, балалар бакчаларына район бәйгесенә бары призерларны алып килергә дигән шарт куйдык, нәтиҗәдә әлеге көнне 111 бала үзенең сәләтен күрсәтте. Һәрберсенең дә җиңү теләге зурдан. Моның шулай икәнлеге балаларның китапханәдә чират торып, күпләп Тукай китапларын алуларыннан күрергә мөмкин...

Ниһаять, без көтеп алынган көн килеп җитте. Иртәнге яктан ук китапханә бинасы балаларның шат авазларына күмелде. Балалар бакчасыннан килгән нәниләргә карап сокланырлык. Тәрбиячеләре "Тукайлы яз" шигырь сөйләү бәйгесенә балаларны ныклы хәзерлек белән алып килгән. Мәктәп укучылары исә самими балачак иленнән ерак, алар йөзендә исә җитдилек чалымнары, ничек тә булса җиңәргә дигән өмет нурлары балкый.

Шөкер, балаларыбыз өчен бүгенге заманда үз тырышлыгын күрсәтү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Тукай айлыгы уңаеннан да без, китапханәчеләр, шигырь сөйләү бәйгесеннән тыш, "Тукай әкиятләре илендә" дип исемләнгән рәсем конкурсын да оештырыран идек. Бөек язучыбызның төрле шигырь, әкиятләрен тасвирлап ясаган 157 баладан эшләр кабул ителде. Район мәдәният йорты фойесында укучыларыбызның рәсемнәреннән, кул эшләнмәләреннән тезелгән күргәзмә бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр.

Кичәбезне Зур Кукмара урта мәктәбе укучысы Илзия Гомәрова башкаруында "И,туган тел" дип исемләнгән җыр белән ачып җибәрдек. Бу көнне бәйгене алып бару миңа бирелгәнлектән, һәр балага якын килеп, аларның психологиясен аңларга тырышып, шигырь сөйләгәндә буталып китүләр булганда, аларга булышып җибәрергә тырыштым. Конкурста 4 яшьтән генә балалар катнаша дисәк тә, без 2 яшьлек нәни дустыбыз Эльвинаның да теләгенә каршы килә алмадык. Ул сәхнәдә үзен чын артистларча тотып бездә соклану хисләре уятты. Бу кичәдә һәр баланың тырышып әзерләнүе, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүләре аерым игътибарга лаек. Шулай булмый ни, аларның һәр чыгышын мәртәбәле жюри әгъзалары күзәтте бит. Катнашучыларга урыннар 4 төркемдә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч, 5-7, 8-9 сыйныфлар арасында билгеләнде. Иң лаеклыларга һәр төркемнән 1, 2, 3 урыннар бирелде. Менә алар "Тукайлы яз" шигырь сөйләү бәйгесенең җиңүчеләре:

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында:

I урынны алучылар:

Тимергалиева Ралинә һәм Каримуллина Таңсылу (Янил балалар бакчасы);

Галимов Ирек (Мәмәшир балалар бакчасы);

Минимуллин Инсаф һәм Галимов Кәрим (Вахит балалар бакчасы).

II урынны алучылар:

Ашрапова Илфира һәм Шаехов Нурислам ("Ләйсән" балалар бакчасы);

Гиззатова Розалина ("Ләйсән" балалар бакчасы);

Шакиров Җәмил һәм Аяз (Купка балалар бакчасы).

III урынны алучылар:

Рәхимова Адилә һәм Фәйзуллина Алсу (Ядегәр балалар бакчасы);

Баһавиева Илүзә (Киндеркүл балалар бакчасы);

Хисматов Айрат ("Гөрләвек" балалар бакчасы");

Мортазина Сәмирә ("Кыңгырау балалар бакчасы);

Ибраһимов Мөхәммәт (Зур Сәрдек балалар бакчасы).

Башлангыч сыйныф укучылары арасында:

I урынны алучылар:

Шәйхетдинова Алинә (Ятмас-Дусай башлангыч мәктәбе);

Әхмәтгәлиева Гөльяз (Манзарас урта мәктәбе);

Гатауллин Нияз (Сәнгать мәктәбе);

Данильчук Лия (Сәнгать мәктәбе);

Гасыймова Динә (беренче гимназия).

II урынны алучылар:

Гаджиев Ислам (күппрофильле лицей);

Матвеева Юлия (Поч-Сутер урта мәктәбе);

Миннегалиева Әлфинә (беренче гимназия);

Миннебаев Дамир (беренче гимназия);

Исаева Дарья (Кукмара 3 нче урта мәктәбе).

III урынны алучылар:

Миннебаева Камиля (Ядегәр мәктәбе);

Фатыхова Сабина (Поч-Сутер урта мәктәбе);

Филиппова Регина ( Село Чура мәктәбе);

Назипова Адиля ( күппрофильле лицей).

5-7 сыйныф укучылары арасында:

I урынны алучылар:

Гаянова Сөмбилә (Чарлы мәктәбе);

Таҗиева Алия (беренче гимназия);

Шакирҗанова Зәринә (Кукмара 4 нче урта мәктәбе).

II урынны алучылар:

Нургаянова Алинә (Пычак урта мәктәбе);

Шарафиева Энҗе (Березняк мәктәбе);

Миннеханова Руфинә (Чарлы урта мәктәбе).

III урынны алучылар:

Хисамиева Айгөл (Янил урта мәктәбе);

Измайлова Гөлшат (күппрофильле лицей);

Сафаргалиева Зилә (Сәрдекбаш мәктәбе);

Шәрифуллина Алинә (беренче гимназия);

Хөсәенова Гөлназ (Оляз урта мәктәбе).

8-9 нчы сыйныф укучылары арасында:

I урынны алучылар:

Нәҗметдинова Ләйсән (Байлангар урта мәктәбе);

Зарипов Илсаф (күппрофильле лицей);

Хабибуллина Айгөл (Сәнгать мәктәбе)

II урынны алучылар:

Гыйләҗев Инсаф (беренче гимназия);

Габидуллина Физалия (Пычак урта мәктәбе).

III урынны алучылар:

Шангараева Айгөл (беренче гимназия);

Хабибрахманова Нәфисә (Кәркәүч урта мәктәбе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев