Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге " проектына нәтиҗә ясалды

2014 ел Мәдәният елы кысаларында Татарстанда 12 ноябрьдән "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дип исемләнгән мәдәни-мәгариф проекты старт алган иде. Китапханәдә укучыларга аны ничек кулланырга кирәклеген аңлатып, районыбызның 611 укучысына әлеге көндәлекләр тапшырылды. Проектта беренче сыйныф укучылары үзләре генә түгел, ә аларның әти-әниләре дә катнашу мөмкинчелегенә ия булды. Проект ике...

2014 ел Мәдәният елы кысаларында Татарстанда 12 ноябрьдән "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дип исемләнгән мәдәни-мәгариф проекты старт алган иде. Китапханәдә укучыларга аны ничек кулланырга кирәклеген аңлатып, районыбызның 611 укучысына әлеге көндәлекләр тапшырылды. Проектта беренче сыйныф укучылары үзләре генә түгел, ә аларның әти-әниләре дә катнашу мөмкинчелегенә ия булды.

Проект ике төрле номинациядән торды: "Иң әйбәт беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге", "Иң әйбәт мәдәни әти-әни". 2015 елның 26 маенда проектка нәтиҗә ясалды. Шул вакыт аралыгында, укучы мәдәни көндәлеген чиста, пөхтә итеп сакларга, бирелгән биремнәрне төгәл үтәргә, әти-әниләре белән бергәлектә музейлар, театрлар, китапханәләр белән танышып, үзләренең алган тәэсирләрен көндәлек битенә теркәргә тиеш иде.

Проектка нәтиҗә ясалу уңаеннан, китапханәчеләр, район мәдәният йортында, 21-25 майда районыбызның барлык беренче сыйныф укучыларын "Матурлык иленә сәяхәт" ("Путешествие мир прекрасного") дип исемләнгән әдәби кичәгә җыйды. Әлеге кичәне сәнгать мәктәбенең театр бүлегенә йөрүче укучылар алып барды. Алар мәдәни көндәлекнең аерым битләренә тукталып, укучыларны Татарстан тарихы белән таныштырып, бай мәгълүмат бирделәр. Театрлар, музейлар, китапханәләр, һәйкәлләр, кыскасы Татарстаныбыздагы истәлекле урыннар белән таныштырдылар. Әлеге кичәдә укучылар дәррәү кычкырып табышмакларга, викторина сорауларына җаваплар бирделәр, игьтибар белән һәр нәрсәне тыңлап, күзәтеп утырдылар.

Регина Исмәгыйль кызы Ваккасова җитәкчелегендәге балалар Урбанның "Тычканнар сыр ярата" ("Все мыши любят сыр"), Дания Расыйх кызы Хабибуллина җитәкчелегендә "Әй, гөмбә, сикер минем авызга" ("Эй, грибок прыгай в роток") дип исемләнгән әкиятләрен карау бәхетенә ирештеләр. Янил авылы китапханәсендә, Гөлнур Ваккас кызы Галимуллина җитәкчелегендә, "Тылсым" курчак театры уңышлы гына эшләп килә. Әлеге төркемгә йөрүче укучылар Х.Ибраһимовның "Канатлы бозау" әкиятен тәкьдим иттеләр. Һәр бала да зур кызыксыну белән ясалма курчакларны күзәтте, әкият барышында укытучыларга балалар тарафыннан бер-бер артлы сораулар яуды.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Резидә Хакимулла кызы Касыймовна беренче сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен җиткерде, укуларында зурдан-зур уңышларга ирешүләрен теләде.

Конкурс булгач аның җиңүчесе дә булу мөһим. Менә әлеге вакыйгага нокта куяр чак җитте. Алып баручылар берәм-берәм җиңүчеләрне сәхнә түренә дәште, җитәкчебез Резидә Хакимулла кызы укучыларны зур җиңүләре белән тәбрик итеп, дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырды. Укучылар белән шыгрым тулган зал көчле алкышларга күмелде. "Иң әйбәт беренче сыйныф укучсының мәдәни көндәлеге" номинациясендә 4 нче мәктәпнең 1 "б" сыйныф укучысы Зәкиева Азалия, Нырты урта мәктәбенең Ятмас Дусай филиалында белем алучы Шәйхетдинова Алинә, Янил урта мәктәбенең Вахит филиалы укучысы Ранил Хөсәенәвлар җиңүчеләр исеменә лаек булдылар. Ә "Иң әйбәт мәдәни әти-әни" номинациясендә җиңүче булып Рәйхана Сәхәп кызы Степанова танылды. "Минем кызым Ильвира Степанова 1 нче гимназиядә белем ала. Әлеге көндәлекне кулыбызга алуга ук, аның һәр битен карап, биремнәре белән танышып чыктым. Ярты ел эчендә кызым белән көндәлекне даими тутырып, биремнәрен төгәл үтәп бардык. Аллага шөкер, тырышлыгыбыз юкка китмәде", - дип сөенече белән уртаклашты Рәйхана апа.

Моннан тыш, 26 майда проектта актив катнашкан 30 укучы, җиңүчеләр белән бергә, башкалабызга юл тоттылар. Китапханәчеләр балаларны "Әкият" курчак театрында узган бәйрәм тантанасына алып бардылар. Биредә җиңүче исеменә лаек булган укучыларга кечкенә Апушның язмышын тасвирлаган спектакль карау, дипломнар, бүләкләр тапшыру оештырылган иде. Ә калган 30 укучы исә "Әйт әле, күбәләк" дип исемләнгән спектакль карау бәхетенә иреште, кызыклы китаплар, журналлар белән бүләкләнү балалар күңеленә хуш килде.

Шулай итеп, әлеге проектка нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр мәртәбәле жюри әгъзалары тарафыннан сайлап алынды. Кичәне күзәтергә дип килгән беренче сыйныф укучыларының гына таралышасы килмәде. Һәрберсенең кәефе шат, күңеле күтәренке. Бу көнне китапханәчеләргә әлеге бәйрәмне күңелле, мавыктыргыч итеп оештырулары өчен, әти-әниләр тарафыннан да рәхмәт сүзләре җиткерелде. Киләчәктә әлеге проект барлык башлангыч сыйныф укучылары өчен дәвам итәчәк. Укучылар гына түгел, әти-әниләр дә актив катнашырлар дип ышанып калабыз.

Илзия Харисова китапханәнең балалар белән эшләү бүлеге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk