Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кукмара тавында яктыртылган трасса салына башлады (+Фото)

Узган елның декабрь ахырында Кукмара тавында зур күләмле эш - чаңгы һәм роллерспорт белән шөгыльләнү өчен 3 чакрым 360 метр озынлыктагы яктыртылган трасса салына башланды. Күз алдына китерү өчен иң элек кыскача мәгълүмат: трасса лицей янәшәсендәге Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионнан башлана. Нурминкә аша чыкканнан соң (бу турыда елга аша күперчек...

Узган елның декабрь ахырында Кукмара тавында зур күләмле эш - чаңгы һәм роллерспорт белән шөгыльләнү өчен 3 чакрым 360 метр озынлыктагы яктыртылган трасса салына башланды.

Күз алдына китерү өчен иң элек кыскача мәгълүмат: трасса лицей янәшәсендәге Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионнан башлана. Нурминкә аша чыкканнан соң (бу турыда елга аша күперчек салу планлаштырыла. -авт.), тау чаңгысы базасына таба юнәлеш ала һәм анда барып җиткәндәрәк, элеккеге буа янына әйләнеп төшә. Һәм трасса киредән тауга менеп киткәннән соң, стадионга әйләнеп кайта.

Әлеге проект бик күп көч сорый торган авыр эш - трасса юлындагы өрәңгеләрне, комачаулык тудырган агач ботакларын кисүдән башланды. Бүгенге көндә исә биредә "Средневолжсксельэлектросетьстрой" акционерлык җәмгыяте эшчеләре электр баганалары утырта, баганаларга яктырткычлар куя.

-План буенча без бу эшне апрель-май айларында башкарырга тиеш идек, район җитәкчелеге соравы буенча март аенда ук тотындык, - ди әлеге оешма җитәкчесе Таһир Кәримов. - Эшнең бәясе - ике миллион сумга якын. Бу суммага югары көчәнешле линия дә сузу, трансформатор урнаштыру да керә.

Электр линиясен төзү төгәлләнгәннән соң, Кукмара урманчылыгы хезмәткәрләре ярдәме белән агач тамырларын казып алу, трассада булган калкулыкларны тигезләү башланачак. Иң соңыннан трассага берничә метр киңлектә асфальт салу планлаштырыла.

Кыскасы, киләчәктә "Кукмара кышкы спорт төрләре үзәге" дип аталачак поселокның бу өлешен зур төзелеш һәм төзекләндерү көтә. Ул туристларның, спорт сөючеләрнең һәм һөнәри спортчыларның тагын бер яраткан урынына әверелер, дип ышанабыз.

Лилия НУРГАЛИЕВА, Артур Зәкиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев