Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кукмара районында штрафларын түләмичә йөргән 540 кеше җаваплылыкка тартылган

Закон таләпләренең елдан-ел катгыйлануына карамастан, адинистратив штрафларын үзвакытында түләмәүчеләрнең саны һич кенә дә кимеми. Агымдагы елда районыбызда штрафларын түләмичә йөргән 540 кешенең җаваплылыкка тартылуы да шул хакта сөйли. 185 кешегә җәмәгать судьялары тарафыннан административ тоткарлану, 56сына штрафны икеләтелгән суммада түләү, ә 155енә мәҗбүри эшләү карары чыгарылды. Россия Федерациясе административ хокук...

Закон таләпләренең елдан-ел катгыйлануына карамастан, адинистратив штрафларын үзвакытында түләмәүчеләрнең саны һич кенә дә кимеми. Агымдагы елда районыбызда штрафларын түләмичә йөргән 540 кешенең җаваплылыкка тартылуы да шул хакта сөйли. 185 кешегә җәмәгать судьялары тарафыннан административ тоткарлану, 56сына штрафны икеләтелгән суммада түләү, ә 155енә мәҗбүри эшләү карары чыгарылды.

Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 20.25 маддәсе буенча билгеләнгән көндә штрафларын түләмәүчеләргә әлеге сумманы икеләтелгән күләмдә, ләкин мең сумнан да ким түгел итеп түләү яисә 15 тәүлеккә кадәр административ тоткарлану, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.

Кодексның 32.2 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә штрафны карар чыгарылганнан соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Штрафларны барлык банк бүлекчәләрендә, терминалларда, интернет челтәре аша usluqi.tatarstan.ru сайтында банк карточкалары ярдәмендә түләргә мөмкин.

Светлана МОДИНА, административ закончалыкны башкару буенча өлкән инспектор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев