Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара мәдрәсәсендә лагерь эшләде (фото)

Кукмара мәдрәсәсендә балалар өчен җәйге мөселман лагере эшләде. Балаларның җәйге чордагы ялын оештыруны, рухи-әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган лагерьда быел 8-15 яшьләрдәге 63 малай һәм 52 кыз - барлыгы 115 бала катнашты. Малайлар да, кызлар да өчәр төркемгә бүленде: өлкән төркемнәр - намаз укый белүчеләр, кече һәм уртанчы төркемнәр...

Кукмара мәдрәсәсендә балалар өчен җәйге мөселман лагере эшләде. Балаларның җәйге чордагы ялын оештыруны, рухи-әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган лагерьда быел 8-15 яшьләрдәге 63 малай һәм 52 кыз - барлыгы 115 бала катнашты. Малайлар да, кызлар да өчәр төркемгә бүленде: өлкән төркемнәр - намаз укый белүчеләр, кече һәм уртанчы төркемнәр - дин буенча әле бернәрсә дә белмәүчеләр. Алар махсус төзелгән программалар буенча гыйлем алдылар.

Дәресләрдән тыш лагерьның көн тәртибендә викториналар, вәгазьләр, спорт уеннары, ике тапкыр туклану да каралган иде. Шулай итеп, иртәнге сәгать 8дән көндезге 15 сәгатькә кадәр дәвам ителгән көн тәртибе тыгыз булса да, вакыт кызыклы һәм күңелле үтте.

Дәресләр өч юнәлештә алып барылды: намаз тәртибен өйрәнү, гарәп әлифбасы белән танышу һәм әдәп-әхлак. Сүрә-догаларны ятлаучыларга, гарәп хәрефләрен язып, өйрәнеп килүчеләргә һәм әхлак темасына кыска вәгазь сөйләүчеләргә мөгаллимнәр "Тырыш шәкерткә" дигән язулы медальоннар (баллар) бирделәр. 1, 5, 10 санына тәңгәл килүче шушы медальоннарны балалар лагерь дәвамында җыеп-туплап бардылар. Ахыргы көнне исә нәтиҗә ясалып, иң күп балл җыйган шәкертләр ачыкланды һәм аларга бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш төрле номинацияләр буенча да урыннар билгеләнде, мәсәлән, Коръәнне иң яхшы укучы, лагерь дәвамында Коръәнне иң күп ятлаучы, иң тырыш шәкерт, иң яхшы спортчы һәм башкалар. Дин темасына рәсем ясау, лагерь турында язма, курчакны мөселманча киендерү кебек конкурсларга да балалар битараф калмады.

Лагерьны ябу чарасына халык күп җыелган иде: балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары да килде. Әлеге чарада лагерьда 11 көн дәвамында өйрәнелгәнгә нәтиҗә ясалды: һәр команда үзе белән таныштырып чыгыш ясады. Ахырда барлык балаларга мәктәп кирәк-яракларыннан һәм тәм-томнан торган пакетлар өләшенде. Өлкәннәр сүз алып, мәдрәсә мөгаллимнәренә шушы кирәкле эшне башкарганнары өчен олы рәхмәтләрен белдерде, шундый файдалы лагерьлар киләсе елларда да оештырылсын иде, дигән теләкләрен җиткерде.

Ришат КУРАМШИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев