Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коррупция сазлыгы кибәрме?

9 декабрь - коррупциягә каршы халыкара көрәш көне Телевизорны кабызып, яңалыклар каналын ачкан саен, күңелгә ирексездән бер уй килә: бүген кем күпме акча урлап тотылды икән? Соңгы вакытта мондый вакыйгалар еш кабатлана башлады шул. Әллә закон сагында торучылар аяусызрак эшли башладымы, әллә дәүләтнең акча янчыгына якын торучыларның уяулыгы кимедеме -...

9 декабрь - коррупциягә каршы халыкара көрәш көне

Телевизорны кабызып, яңалыклар каналын ачкан саен, күңелгә ирексездән бер уй килә: бүген кем күпме акча урлап тотылды икән? Соңгы вакытта мондый вакыйгалар еш кабатлана башлады шул. Әллә закон сагында торучылар аяусызрак эшли башладымы, әллә дәүләтнең акча янчыгына якын торучыларның уяулыгы кимедеме - аңламассың. Коррупция сазлыгына баткан, берсеннән-берсе зуррак дәрәҗә биләүче кайбер чиновникларның кыланмышлары моннан ике-өч ел элек илнең саклык министрлыгы байлыгын үзләштерүдә гаепләнгән Евгения Васильева һәм моны "күрми-сизми" калган Сердюковларны да күләгәдә калдырды кебек. Гайзер, Белых, Никандров, Игнатенко, Данильченко кебек эре шәхесләр исемлегенә берничә атна элек икътисад үсеш министрлыгы башлыгы Алексей Улюкаев та өстәлде. Югыйсә, ни җитми инде аңа: узган елгы рәсми табышы 60 миллион сум тәшкил итә, Мәскәү янында һәм Кырымда уннарча җир участогына, 520 квадрат мәйданлы йортка, зур-зур фатирларга ия. Моннан тыш, элеккеге һәм хәзерге хатыны, улы, әтисе карамагында күпме мөлкәт бар. Булсын да ди - кеше кесәсендәге акчаны санау яхшы эш түгел, әмма нигә ришвәт белән буялырга? Берничә буынга җитәрлек моның кадәр байлыкны болай да инде берничек тә ашап-эчеп, киенеп, күңел ачып һәм башка рәхәтлекләр өчен тотып бетереп булмый бит.

Генпрокуратура белдерүенчә, быелның беренче яртыеллыгында гына да илгә коррупциядән 28,5 миллиард сумлык зыян килгән дип хәбәр итә ТАСС мәгълүмат агентлыгы. Ә икенче яртыеллыкта? Әле бит тикшерелмәгән, фаш ителмәгән фактлар күпме. Югарыда миллиардлар белән эш итсәләр, урта звенода - миллионнар, түбәндәрәк меңнәр белән урлашучылар, ришвәт алучылар да юк түгел бит. Болар барысы да эшнең көйләнгән тәртибенә, аның сыйфатына аяк чала, чын-чынлап эш белән мәшгуль булган һәм югары хезмәт хакына хокуклы кешегә тиешлесен алырга мөмкинлек бирми. Моннан матди зыян гына түгел, әхлакый зыян да күрелә - намуссызлык, икейөзлелек, кеше хакына керү кебек сыйфатлар чәчәк ата. Дөрестән дә, кемдер бу дөньяда авырлыклар, бәхетсезлек белән сыналса, кемнедер язмыш байлык, дәрәҗәле урын белән сынап карый. Кәнәфиле урын кешенең чын йөзен ачарга ярдәм итә дә инде: анда намуслылык, гаделлек орлыгы тишелеп чыгамы, әллә комсызлык үсентесе чәчәк атамы? Соңгысының баш калкытмавы өчен бәлки законнарны тагын да кырысландырырга кирәктер? Халык фикерен өйрәнгән төрле үзәкләр үткәргән социологик сораштыруда катнашучыларның да яртысына якыны шул фикердә. Бюджет средстволарын бүлүне һәм файдалануны нык контрольдә тотарга кирәк дип исәпләүчеләр респондентларның 40 процентын тәшкил итә. Урындагы затларның керем һәм чыгым динамикаларын күзәтү дә коррупциягә каршы көрәштә нәтиҗәле булыр иде дип өметләнә халык. Нинди юллар белән булса да коррупция, ришвәтчелек сазлыгын киптерергә вакыт җитте. Югарыда үзләштерелгән миллиардларның, чит ил банкларына агылган валютаның шаукымы гади халык кесәсендә сизелә бит. Иң аянычлысы - халыкның законнарның үтәлешенә, гаделлеккә ышанычы кими бара. Ә югалган ышанычны кире кайтару бик авыр.

Гөлгенә ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев