Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Конфет бирү коррупцияме?

Узган ел Татарстанда, көнкүреш һәм хезмәткә кагылышлы коррупциянең таралу дәрәҗәсен һәм асылын өйрәнү максатыннан, халык һәм эшмәкәрләр арасында социологик сораштыру үткәрелгән иде. Анда катнашучыларның 55 процентын хатын-кызлар, 45 процентын ирләр тәшкил иткән. Сораштыруда эшчеләр, студентлар, йорт хуҗабикәләре, авыл хуҗалыгы эшчәннәре, эшмәкәрләр, медицина хезмәткәрләре, җитәкчеләр, иҗади интеллигенция вәкилләре, югары уку йортлары...

Узган ел Татарстанда, көнкүреш һәм хезмәткә кагылышлы коррупциянең таралу дәрәҗәсен һәм асылын өйрәнү максатыннан, халык һәм эшмәкәрләр арасында социологик сораштыру үткәрелгән иде. Анда катнашучыларның 55 процентын хатын-кызлар, 45 процентын ирләр тәшкил иткән. Сораштыруда эшчеләр, студентлар, йорт хуҗабикәләре, авыл хуҗалыгы эшчәннәре, эшмәкәрләр, медицина хезмәткәрләре, җитәкчеләр, иҗади интеллигенция вәкилләре, югары уку йортлары укытучылары, пенсионерлар катнашкан.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, республикада яшәүчеләрнең күбесе (66,8 процент) коррупцияне ришвәтчелек, ягъни үз эшен башкарганда, теге яки бу хезмәт күрсәткәндә җитәкче затларның ришвәт алуы дип саный. Сораштырылган кешенең һәр икенчесе эш вазыйфасыннан явызларча файдалануны коррупциягә кертә. Акча таләп итү, вазыйфаи затларга бүләкләр бирү, вазифаи хәлне һәм дәүләт средстволарын үз максатларында файдалануны коррупция элементлары дип исәпләүчеләр дә аз түгел.

Республикада һәм аның муниципаль берәмлекләрендә төп проблемаларга халык түбәндәгеләрне кертә:

-базарда һәм кибетләрдә товарларга югары бәяләр (41,2 процент);

-эшкә урнашу (39 процент);

-юлларның һәм күперләрнең начар торышы (37,7 процент);

-түбән хезмәт хаклары (30,9 процент);

-торак-коммуналь тармактагы проблемалар (27,5 процент):

-экологик хәлнең начарлануы (25,1 процент);

-авыл хуҗалыгындагы проблемалар (20,8 процент).

Төп проблемалар рейтингында чиновниклар коррупциясе 12нче урында (13,1 процент) тора. 20 районда, халык фикеренчә, коррупция проблемасы бар, ләкин ул артык әһәмиятле түгел.

Кече һәм урта бизнесның үсешенә төрле проблемалар киртә булып тора икән. Эшмәкәрләр фикеренчә, аларның эшчәнлегендә салымнарның зурлыгы төп барьер булып санала. Һәр өченче кеше икътисадый тотрыксызлыкка һәм финанс средстволары җитмәүгә басым ясый. Дәүләт заказын тормышка ашыруда, коррупциягә юл куелу, контроль ясаучы һәм рөхсәт бирүчеләр тарафыннан акча таләп итү дә әлеге тармак үсешенә комачаулык тудыра.

Коррупцион хәлгә юлыккан респондентларның ришвәт бирү очраклары арткан. Шул ук вакытта 2009-2012 елларда коррупцион хезмәттәшлеккә әзер булган эшмәкәрләрнең артуы күзәтелсә, 2013 елда, киресенчә, вәкилләренең саны ришвәт бирүгә әзер булган бизнес вәкилләренең 39,8 процентка кимегән.

Көнкүреш коррупциясе өлкәсендә ришвәт күләме 34 мең сум дип бәяләнгән. Сораштырылучыларның 61 проценты рәсми булмаган түләү сыйфатында төрле бүләкләр тәкъдим иткәннәр. Иң киң таралган бүләк - бер тартма конфет һәм исерткеч эчемлек икән. Шулай ук һәр бишенче кеше бүләк сертификатлары тапшырган.

Коррупцион хәлгә юлыгып, ришвәт бирүдән баш тарткан кешеләр дә юк түгел. Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, халыкның 40,2 проценты, проблеманы чишүнең башка юлларын табып, коррупцион алыш-биреш ясаудан читләшкән.

ЮХИДИ (63,6 процент), табиблар (56,3 процент), югары уку йортлары укытучылары (47,7 процент) иң еш ришвәт алучылар сафында тора икән.

Коррупционерларга каршы ничек көрәшергә соң? Халык фикеренчә, законнарны кырысландыру, алар өстеннән гавәми судлар үткәрү, җитәкчелек вазыйфасыннан азат итү, мөлкәтне конфискацияләү, бюджет средстволарын бүлү һәм файдалануга катгый контроль булдыру, хокук саклау органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы көрәш чараларын киңрәк яктырту, халыкның хокукый белемен арттыру коррупция очракларын сизелерлек киметер иде.

Ә районыбызда эшмәкәрләрне сораштыру нәтиҗәләре буенча, җирле власть органнары белән мөнәсәбәтләрдән һәм бюрократлык барьердан канәгать булмаучылар 3 процент тәшкил иткән, контроль ясаучы һәм рөхсәт бирүче органнар тарафыннан акча таләп итү һәм коррупциягә юл кую барлыгын белдерүчеләр 1 процент булган. Республиканың кайбер районнарында бу күрсәткечләр 40-45 процентка җитә.

Гөлгенә ШӘРИПОВА

фото: http://www.panram.ru/ar_11194839

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев